Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 34687 articles
Browse latest View live

Хәния Фәрхи концертын оештыручыларны һәм җырчының кызын гаепләүчеләргә Зәмирә Рәҗәпованың ҖАВАБЫ

$
0
0
25.09.2017 Шоу-бизнес
Билгеле булуынча, Казанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертлар булды. Әлеге чараның сценарий авторы һәм режиссеры – Зәмирә Рәҗәпова. Концерт турында күпләр ризасызлыгын белдерде. Зәмирә андыйларга үзенең Инстаграм аккаунтында “шартлатып” җавап язган:
“Әлеге концертка бер ай әзерләндек. Хәния Фәрхинең якты исәлегенә багышланган җылы һәм ихлас концерт ясыйсы килде. Иң кызыгы: бернинди рекламасыз билетлар өч көн эчендә сатылып бетте. Тамашачылар соравы буенча, тагы бер көн өстәргә булдык.
Бүген иртән бер газетаның сайтында комментарийлар укып утырам. Халык, нәрсә язганыгыз хакында башта уйлагыз әле! Нинди акча җыю ул, нинди пиар? Кемгә кирәк ул пиар? Программа үзәгендә булган Хәния Фәрхигәме? Аның гаиләсенәме? Кызынамы? Ышаныгыз, кызына танылу бөтенләй дә кирәк түгел. Сәхнәгә чыгар өчен аңа хәтта ялындык. Кемдер яза, янәсе, Алия сәхнәдә бер тамчы яшен дә төшермәгән. Репетиция вакытында нәрсә барганын күрдегезме соң?! Алия дистә тапкыр “Утыр әле, әни, яннарыма”ны җырлый башлый да, үкереп, сәхнә артына кереп китә. Бу вакытта репетициядә катнашкан хәтта ир затлары да күз яшен яшерә алмый иде. “Алия, бәлки бу җырны җырлап тормассың?” – дип сорадым аннан. “Миңа концертка кадәр рәхәтләнеп еларга кирәк, соңыннан үземне кулга алачакмын”, - дип җавап бирде ул.
Аннары, һәйкәл темасын күтәргәннәр. Янәсе, концерт куеп, һәйкәлгә акча җыялар икән. Концерт вакытында мондый мәгълүмат бөтенләй дә булмады! Ә менә китап турында сөйләдек. Хәния Фәрхи кебек дәрәҗәдәге җырчы турында бүгенге көндә бер басма да юк”.
       
Зоя СОЛОШИНА

--- | 25.09.2017

Кыргыйлык: бер гаилә 30 кешене тураклап ашаган

$
0
0
25.09.2017 Криминал
Хәзер бу факт буенча Тикшерү комитеты эш алып бара. Авыр җинаять һәм каннибализмда Краснодар краенда яшәүче гаилә гаепләнә. 1999 елдан башлап 20 ел дәвамында алар 30 кешене урлап, үтереп, тураклап... ашаган.

Кеше итеннән гаепләнүчеләр ашамлык әзерләгән. Бу хакта хокук саклау органнарына алар үзләре сөйләгән. Хәзер бу кыргый хәлне тикшерү дәвам итә.

Тулырак: Семейная пара призналась, что за почти 20 лет они убили и съели 30 человек


---

--- | 25.09.2017

Дуслык булса, яшәү дә күңелле

$
0
0
25.09.2017 Мәдәният
Алтын көзнең кояшлы ял көнендә Самараның Волгарь бистәсендә Дуслык көне гөрләп үтте. Бу бәйрәмнең өченче мәртәбә уздырылуына карамастан, халыкның кызыксынучанлыгы кимеми, киресенчә, арта гына бара. Бигрәк тә бәйрәмдә яшьләрнең күп булуы куандыра.

Моны өлкә Халыклар дуслыгы йорты идарәсенә яшь җитәкчеләр килү белән, ә халыкта фольклорга карата кызыксынучанлык арту белән дә аңлатырга буладыр. Яшьләр социаль челтәрләрдә дә күп аралаша, бүген модада булган музыка төркемнәрен дә яхшы белә, төрле чараларны да ничектер җитезрәк, кызык¬лырак итеп оештыра, матур итеп алып бара. Карагыз әнә, бәйрәмдә катнашучы музыкаль төркемнәрнең исемнәрендә русча бер генә сүз дә юк. Хәтта “БалаLike” сүзен генә дә авыз тутырып “Балалайка” дип укырлык түгел бит. Яшьләр! Кыланып калсыннар инде, ярар.

Бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге Геройлар Аллеясенә чәчәкләр китерүдән һәм төрле милләт вәкилләре утырткан агачларга су сибүдән башланып китте. Аннары милли оешмалар җитәкчеләре һәм әгъзалары, өлкә районнарыннан килгән вәкилләр, мәктәп укучылары, сафларга тезелеп, Осетинская урамының икенче очында куелган сәхнә янына юл тоттылар. 

Сафта баручылар армрестлинг, гер күтәрүдә ярышучы ир-егетләр төркеме яныннан узып барганда фотохәбәрчебез һәм мин, туктап, араларында татарлар бармы икән дип кызыксындык. Ярыш судьясы Роман Авинников “татарлар” сүзен ишетү белән җанланып китеп: “Әнә, әнә теге егет 16 килограммлы герне башта уң кулы белән, аннары сул кулы белән 37шәр мәртәбә күтәрде. Әле¬гә аны уздыручы юк”, - дип төртеп күрсәтте. Ул егет Иске Похвистнево авылыннан килгән Шамил Шакиров булып чыкты. “Мин гер күтәрү спорты бе¬лән үзлегемнән шөгыльләнәм. Дө¬¬¬рес, ярышларда катнашканда оештыручылар моңа ышанмый-лар, тренерың кем,  дип со¬рыйлар”, - дип үзе белән таныштырды. Соңрак билгеле булганча, гер күтәрүдә аны уз¬дыручы ахыргача табылмаган һәм нәкъ аны җиңүче дип игълан иткәннәр. Афәрин, Шамил!     Ә армрестлингта милләт¬тәш¬ләребез Руслан Вәлиев, Ильяс Атяшев, Рамин Касыймов һәм башкорт егете Азамат Салихов призлы урыннарны яуладылар. Бигрәк тә Русланны билгеләп үтәсе килә, чөнки ул 90 килограммнан авыррак үлчәүдә беренче урынны алды. Моңа кадәр Шенталы егете ике ел рәттән өлкә Сабан туйларында җиңүче итеп танылган булган.    Бу вакытта сәхнәдә төрле милләт коллективлары концерты бара иде инде. Биредә башкортларның “Ләйсән” бию ансамбленең башкорт кызлары биюе, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию коллективы башкарган “Ярмәк вагы”, белорусларның “Каданс” җыр коллективының дәртле җырлары, “Амонд” осетин бию төркеменең кылычлар уйнатып биегән лезгинкасы, Вьетнам кызлары биюе  һәм “БалаLike” рус профессионал коллективы чыгышлары бәйрәмгә Россия халыклары дуслыгы төсен өстәп торды.   Осетинская урамы буйлап халык агыла да агыла. Инә төртергә дә урын юк. Инде әйт¬кәнемчә, күбесе - яшьләр. Ата-аналар балаларының маймыллар кебек баудан үрелгән баскычлар буйлап үрмәләп йөрүләрен, робототехника мәй¬данчыгында роботлар акылына соклануларын, аттракционнарда мәтәлчек атуларын карап сөенделәр. Яшүсмерләр лазер тирында төз атарга өйрәнделәр, авыз ачып рус баһадирларының кул көче белән йөзле кадак¬ларны турайтканнарын, цинк чиләкләрне кәгазь кебек ертып ташлауларын, тимер арматураларны муеннарына урап куюларын күзәттеләр. Интеллектуаль уеннар тирәсендә дә кеше күп булды. Әйтим инде: миңа ияреп килгән тугыз яшьлек оныгым Сережа шахмат уйнаучылар яныннан китмәде дә. Ахырда түзмәде, такта артына утырды да үзеннән күпкә олы абзыйларга өч мәртәбә шах һәм мат куйды.    Быел милли оешмаларга уртак зур чатыр бирелгән иде. Өстәлләрдә Коръән, Тора, Биб¬лия, һәр милләтнең язучылары һәм тарихчылары язган китап¬лар, милли газета-журналлар, кул эшләре, милли ашлар һәм эчемлекләр урын алган. Карап йөрүчегә кызык: берәүләр баллап чәй эчә, икенчеләре төрле сыралардан авыз итә...     Шунда ук төркем-төркем басып фотога төшәләр, җырлап йә биеп китәләр, ә урам өстендә әләмнәр һәм Россия флагы төсендәге шарлар чайкала.  Өстебездән очып йөргән квадрокоптердан караганда Осетинская урамы аклы-кызыллы-зәңгәрле төсләр өере булып күренгәндер, мөгаен. Чү, яныбыздан Самара кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Кәш¬шаф улы Бульхин узып бара түгелме? Аның йөзендә шатлык уйный, ә янында оныгы Сергей һәм тагын бер кеше атлый.   - Исәнмесез, Әнвәр Кәшша¬фович! Кәефләр ничек?  - Әйбәт кенә. Менә дус¬тымны очраттым әле. Чечен милләтеннән булган Чапай Хаджиев белән әллә инде егерме ел танышбыз, әллә күбрәк тә инде. Ышанычлы кеше һәм яхшы дус ул, - дип, бер-берсенең җилкәләреннән кага-кага үз юлларында булдылар.   Юл буена тезелеп баскан сатучылар янында халык аеруча күп. Ләкин аларның әйберләре гадәти кибет тауарлары түгел, борынгы кәсепчелек эшләре. Ни генә сатмыйлар монда! Агачтан ясалган шкатулкалар, уенчыклар, савыт-саба һәм уенчык сугыш кораллары, пыяла муенсалар һәм колак алкалары, хохлома рәсемнәре бе¬лән бизәлгән тәлинкә-кашыклар һәм башка кирәк-яраклар. Тал¬кыш-каләвә осталары Римма һәм Мәүлет Низамовларның да эше яхшы бара, алар янында шәрык тәм-томнарын сатып алырга теләүчеләрдән зур гына чират тезелгән.  Ә сәхнәдә инде котлаулар башланды. Бүләк алучылар, әлбәттә, халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән кешеләр. Араларында татарлар да бар. Менә, мәсәлән, Губернаторның Рәхмәте белән бүләкләнгән Лилия Вәлиева “Губерния” телеканалы өчен “Дом дружбы” дип аталган атналык программа әзерләп, анда төрле милләт халыкларының мәдәниятен, тормыш рәвешен яктырта. Безнең  татар оешмалары эшләгән эшләр турында да телесюжетлар төшереп тора. Самара татарлары тарихына кагылышлы урыннарга эленгән истәлек такталары турында да, калфак һәм изү чигү буенча “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, талкыш-каләвә ясау буенча Римма һәм Мәүлет Низамовлар үткәргән мастер-класслар турында да тапшырулар әзерләде инде ул. Ниһаять, аның эшенә дә тиешле бәя бирелде.    Ә менә Диана Галиуллина исемле кыз¬ны без әле белми идек. Тольяттидан килеп педагогия уни-верситетының культурология факультетында укучы бу кыз “Диалог культур – основа мира”  студентлар фестивалендә катнашып, татар милли ашлары пешерү буенча призлы урын алган икән. Диана киләчәктә дә шундый ук милли җанлы булып калыр, дип ышанасы килә.   ...Бәйрәм «COMEDOZ», «CHE¬E¬SE PEOPLE», «Fernan¬dez Band», «BeLLini» коллек¬тивлары чыгышы белән дә-вам итә. Яшьләр аларны рок-фестивальләрдәгечә кем үләнгә  утырып, кем биеп тың¬лый. Музыка белән кызыксынмаучылар рәтләр буйлап кызык эзләп йөриләр. Әнә ретро-автомобильләр тезелеп киткән. Олырак ирләр яшьлекләрен сагынып, “Победа”, “Запорожец”, “Москвич”, “ЗИЛ” машиналары янында таптаналар, ә хатын-кызлар “Без барыбыз да - Россия!” мәйданчыгында милли аш рецептларын язып алалар, төрле милләт халыкларының баш киемнәрен киеп фотога төшәләр.   Ниһаять, яшьләр биеп-җыр¬лап туйдылар ахыры, мик¬ро¬фоннардан Россия гимны яңгырады. Аны бөтен халык белән бергә өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин, губерна Думасы рәисе  Виктор Федорович Сазонов, шәһәр башлыгы Олег Борисович Фурсов  һәм “Самара өлкәсе халык¬лары Союзы” рәисе Ростислав Эрастович Хугаев та җырлады.    - Бөек Идел буенда төрле милләт халыклары яхшы кү𬬬шеләр кебек дуслыкта, бер-берсенең телен һәм го¬реф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр. Шушы уңай тәҗ¬рибә, зирәк акыл ата-ба¬бବлବрыбыздан килә. Без бер-б嬬ребезне тулыландырабыз, тәҗ¬рибә уртаклашып яшибез, һәм илебез дә шуның белән көчле.   Шәһәребезнең иң матур урыны булган Волгарь бистәсендә без Дуслык паркы утырттык, шунда ук милли йортлар корабыз. Киләсе елда Дуслык бәйрәме 10 - 15 мең кеше сыешлы парк¬та тагын да матуррак, тагын да күңеллерәк узачак. Нинди мил¬ләттән булуыгызга ка¬ра¬мастан, яратышыгыз, өй¬лә¬нешегез, илебез киләчәге өчен акыллы һәм зирәк балалар үстерегез! - диде Николай Иванович үзенең котлау сүзендә. Ахырда ул милли оешмалар тәкъдим иткән бер төркем активистларга өлкә хөкүмәте бүләкләрен тапшырды. Милләтара дуслыкны ныгыту эшенә керткән өлеше өчен Губернаторның Мактау билгесе белән күп еллар өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты булып эшләгән Әнвәр Бульхин бүләкләнде. Милләттәшебез сәхнәгә күтәрелгәндә Николай Иванович аны якын туганын күргән кебек җылы итеп сәламләде, әле Советлар чорында ук танышулары, күп еллар хезмәттәшлек итүләре турында әйтеп үтте. “Бульхин промышленность үсешенә дә зур өлеш кертә, милләтара дуслыкны үстерүгә дә көч куя”, - диде ул хезмәт ветеранының күкрәгенә Губернатор билгесен беркеткәндә.    Әнвәр Кәшшаф улы моңа бик шат иде: “Бу бүләк минеке генә түгел, әти-әниемнеке дә. Алар мине шундый итеп тәрбияләделәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын дуслык кына җиңә алды. Дошман безнең илебезне төртсәң аварга тора, дип уйлагандыр. Ләкин аларча барып чыкмады. Бүген дә без, Россия халыклары, бер гаилә булып яшибез. Мин үзем – татар, хатыным - рус, ә дусларым – төрле милләт кешеләре”, - дип сөйләде.   Губернаторның Мактау грамоталары белән өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Ыргыз” өлкә башкорт газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова, Самара милли тикшеренү университетының культурология һәм социология факультеты доценты Михаил Федоров, “Пайванд” таҗик милли оешмасы җитәкчесе урынбасары Баранжол Турголов,  «Самаряночка” рус халык җыры коллективы җитәкчесе Виктория Рогова, “Масторава” мордва милли үзәге әгъзасы Вера Алексеева  һәм башка милләт вәкилләре бүләкләнде.     Николай Иванович Меркушкинга да бүләк бар иде. Ростислав Хугаев аңа “Самара өлкәсе халыклары союзы”ның беренче санлы Дуслык ордены белән бүләкләде. “Халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән өлешегез өчен”, - дип тапшырды ул бүләкне. Николай Иванович җавап сүзендә: - Матурлыгы буенча башка орденнардан ким түгел, ләкин әһәмияте барысыннан да зуррак. Чөнки халыклар дуслыгы – киләчәгебезнең нигез ташы. Самара халкына туг¬ры хезмәт итәргә сүз бирәм, - дип, бәйрәмне югары нотада тәмамлады.   Яшьләр әле тиз генә таралыша алмадылар. СМС тавыш бирү ысулы белән сайлап алынган җиде кеше Волгарь экошәһәрен төзүче “Амонд” төзү фирмасы вәгъдә иткән соңгы модель айфон белән бүләкләнгәннән соң, алар яңа танышлары белән аралаштылар, кафеларда утырдылар, паркларда күңел ачтылар. Кем белә бит, бәлки, шул көнне яңа гаиләләргә дә нигез салынгандыр...                     Елена ВАРФОЛОМЕЕВА фотосурәтләре.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 25.09.2017

Рәнис Габбазовның туенда кунакларга уенчыклар алып килүне шарт итеп куйганнар (ФОТО)

$
0
0
25.09.2017 Мәдәният
Рәнис Габбазов башлы-күзле булды – ул Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гөлия дә җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты. Димәк, татар дөньясында тагын бер җырлы-моңлы гаилә туды.

Шунысы игътибарга лаек, туйдагы килгән кунаклардан күп итеп уенчыклар алып килү соралган. Соңрак бу уенчыкларны балалар йортына тапшырганнар.


---

--- | 25.09.2017

Татарстанның бер мәктәбендә илкүләм җәнҗал чыккан

$
0
0
25.09.2017 Мәгариф
Кукмара районы мәктәбендә, балаларны ашханәдә тукландыру өчен, әти-әниләрдән мәҗбүри бәрәңге җыйганнар. Бу хакта хәтта илкүләм ришвәт­челеккә каршы көрәшү оеш­масының “кайнар элемтә”сенә үк хәбәр иткәннәр. Әлеге гаугадан соң, мәктәп директоры эштән киткән, дигән хәбәрләр дә ишетелде. Балалар авызына керәсе бәрәңге ник тавыш чыгарган?
160 түгел, 16 гына...   – Кукмара районы прокуратурасы әлеге мәсьәләне тикшерү эшенә кереште. Әти-әниләрдән сораштыру үткәреләчәк. Закон бозу очрагы ачыкланса, чаралар күре­лә­чәк. Моңа кадәр мәктәп­ләрнең  авыл хуҗалыгы продукциясен сораганын хәтерләмим, – дип бел­дергән Татарстан проку­ро­рының  өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.   Без дә үз чиратыбызда “бә­рәңге гаугасы”на ачыклык кер­тергә булдык. Директор эштән киткән дигән сүз дөреслеккә туры килмәде.   – Без ел саен бәрәңгене сатып алабыз. Әти-әниләр комитеты аның күпмедер өлешен өйдән алып килергә килеште. Күбесе риза булгач, каршы килмәдек. Барлыгы ике тонна бәрәңге җый­дылар. Бер бәрәңге дә китер­мәүчеләр булды. Чөнки бу эш мәҗбүри түгел. Бәрәңге читкә китми бит. Укучыларны ел буе ашату өчен 7 мең тонна кирәк. Кемдер әнә шул хәл турында “кайнар элемтә”гә җиткер­гән. Бу мәсьәләне прокуратура да тикшерде. Бернинди хилафлык­лар да тапмады, – ди  Кукмараның 4 нче мәктәбе директоры Азат Хөсәенов.   Узган ел да әти-әниләр, балаларны ашату өчен, бәрәңге җый­ган, ләкин  шикаять язучы булмаган. Мәктәптә барлыгы 467 бала белем ала. Бүген укучылар көнгә ике мәртәбә туклана. Һәр әти-әнидән аена 200 сум акча җыялар икән. Бу – көнгә 10 сум дигән сүз. Моңа дәүләт биргән 6,85 сум өстәлә. Билгеле, әлеге акчага әллә ни кыландырып булмыйдыр. Мәк­тәп яны бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш кенә җитми.   Кукмара вакыйгасыннан соң әти-әниләр социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерергә кереште. Янәсе, бистәнең башка мәк­тәпләрендә дә шундый ук хәл икән. “Әти-әни имзасын куйгач, барысы да иреклегә әйләнә инде. Балалары өчен борчылалар. Шуңа күрә ике генә түгел, өч капчык та алып килергә риза бу­ласың”, – дип яза исемнәрен яшер­гән кешеләр. Икен­челәр моңа каршы чыга. “Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, көне-төне интернетта шикаять язып утыручы кавем барлыкка килде. Аларга язарга гына булсын, – ди алары. – 16 кило бәрәңгене 15-20 сумга тапкырласаң,  250-320 сум чыга. Шуннан бөлгенлеккә төшә­ләр­ме? 160 кило сорамыйлар бит. Әллә директор аны өенә алып кайта дип уйлыйсызмы?”   Гошер диясе генә калган   Кемдер бәрәңге җыйса, Балтач районының Бөрбаш мәктәбе  укучылары ел саен  1  кило миләш һәм балан китерә. Аңа карап, беркем дә тавыш чыгарып йөр­ми. “Витамин бит ул. Аны суыткычта тотып, яз көне компотка кушып бирәбез. Йөрәккә бик фай­далы. Бәйрәм­нәрдә балан бәлеше пешереп, укучыларны сыйлыйбыз, – ди мәктәп директоры Гүзәл Бариева.   – Бәрәңге җыйган юк,  аны үзебез үсте­рәбез, колхоз да бир­гәли. 16 кило бәрәңге җый­ган өчен проблема ясарга ки­рәкми. Шунда бер акыллысы гошер сә­дакасы булсын дип әйтә бел­мә­гән. Төн буе шул хакта уйлап яттым. Безгә дә китергә­лиләр”.   Бөрбаш мәктәбендә 124 бала белем ала. Монда укучылар хә­ләл ризык ашый. Әти-әни­ләрдән айга 500 сум җыялар. Ике ел элек ике мәртәбә туклануга күчкән­нәр. “Баштарак акчасын кызганучылар да булган иде. Аның каравы балалар мәктәптән тук кайта. Икенче ашауга бераз гына соңга калсак: “Кайчан ашыйбыз инде?” – ди башлыйлар. Иртәнге ашта ботка, чәй бирсәк, төшкесендә ашы да, җи­ләк-җимеше, яшел­чә­се дә бар. Ит, балык мәсьә­лә­сен­дә дә проблема юк”, – ди Гүзәл Бариева.
Ашадың, тамагың туйдымы?
Узган уку елында мәктәп аш­ханәләрен кем генә  тикшер­мәде! Депутатлар, җитәк­челәр дә, бел­гечләр дә. Ризыкның күләме ким­лектән, яшелчә, җиләк-җи­меш­ләр­нең аз булуыннан, менюлардан гаеп таптылар. Тик­шерүне дә­вам иттерә­чәкбез, дигәннәр иде. Дөрес, әле уку елы башланды гына. Казан әти-әниләре арасында ризыктан зарланучылар булса да, акча күп китә дип дәгъва белде­рүче күренми.   Казан мәктәпләрендә ашау бәясе үзгәрмәде. Узган елдагы ке­бек  ике мәртәбә  тукланган башлангыч сыйныф укучылары  көнгә – 80, ә бер ашау белән чик­ләнгәннәр 58 сум түли. Шәһәр әти-әнисенең  айга  2 мең сумлап  акчасы китә. Тик мәктәп ризыгына риза булмыйча, кибеткә йөге­рүчеләр дә очрый. Ашаганнары салкын, тәмсез, җитмәсә, чират та көтәсе бар икән. “Баланың туклану картасына акча салмыйча, кулына гына бирсәң, җыен шыр­дый-бырдый ала. Чират күп дип, кибеттән генә алып ашый”, – ди ике бала атасы Рәшит Минһаҗев. Сүз уңаеннан, ил укучыларының яртысы гына мәктәп ашханәлә­рендә туклана, аларның 65 проценты кайнар азыктан баш тартмый.  Узган ел Казанның 20 мәк­тәбендә “Поел и доволен” дигән  мобиль кушымта булдырылган иде. Аның ярдәмендә укучылар атна дәвамында нәрсә ашыйсын, ризыкның күләмен белеп тора. Риза булмаганнар ка­нә­гать­сез­лек тә белдерә ала. Ел дәвамында барлыгы 400 шикаять килгән.   – Элек әти-әниләрнең моң-зары ике атнадан гына килеп җитсә, хәзер 15-20 минуттан ук беләбез. Вакыт узгач, тикшереп йөрүдән файда юк. Хәзер департамент белгечләре шундук шикаятьне тикшерергә чыга, – ди Казан Азык-төлек һәм социаль тук­лану  департаменты директоры Гүзәл Ананьева. – Хәзер бу мөм­кинлектән барлык укучылар да файдалана ала.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 25.09.2017

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев киләсе кышка ФАРАЗ ясады

$
0
0
26.09.2017 Экология
Газета укучыларыбызга халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исеме яхшы таныш. Суык көннәр артык озакка сузылса, яңгырлар бертуктамый ява башласа, берәр өметлерәк сүз ишетмәбезме дип, аңа шалтыратабыз. Әйткәннәре рас килеп бара.
Пасхада суык булды, салкыннар 40 көнгә кадәр барачак әле, дигән иде, чынлап та, шулай булды. Июньнең салкын киләсен май башында ук юрап куйган иде. Хәвеф-хәтәрләр, җил-бураннар да шактый булачагын, яшелчәләрнең артык уңмаячагын да кисәткән иде. Аның белән телефоннан еш аралашсак та, үзе белән шәхсән очрашкан юк иде. Балтач районына юлыбыз төшкәч, Янгул авылына барып, халык синоптигының үзе белән күрешеп чыктык.     Әнвәр Шәрәфиев тумышы белән Арча районының Урта Пошалым авылыннан булса да, гомер буе Балтачта яши. Пединститутның география факультетын тәмамлап, үз районына эшкә кайта, 1971 елда исә Балтачка килеп төпләнә, география, биология, музыка дәресләрен укыта, мәктәп директоры булып та эшли. «Җәлил хәзрәт Фазлыевны да укыттым әле мин», – дип горурланып әйтеп куя ул. Үзе эшләгән мәктәпләрдә, һава торышын күзәтеп тору өчен, метеорологик мәйданчыклар ясаган. Әмир абый безгә зур-зур гына амбар кенәгәләрен күрсәтә. 1978 елдан бирле бөтен күзәтүләрен шунда язып бара икән. Шушы көнгә кадәр, бер генә көнен дә калдырмыйча, теркәп барган. Ул анда көннең иң югары һәм иң түбән температурасын яза һәм шуларның уртачасын чыгара. Шунда ук җилнең юнәлешен, явым-төшемнәр турында да теркәп куйган. Соңгы елларда фенологик күзәтүләрен: кайчан җиләк өлгерә башлавын, кошларның кайсылары кайтканын, чәчүгә кайсы көнне чыгуларын да терки башлаган. Авылларындагы үлем-китемнәр турында да белешмә табарга була. Элек, интернет булмаган чорларда, Әмир абыйның әлеге дәфтәрләрен колхоз рәисләре, агрономнар да алып торгалаган.     Аларга карап, чәчүгә, урып-җыюга әзерләнгәннәр. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, һава торышы 33 елдан 33 елга кабатланып тора, әйтик, 1984 елгы җәй быелгы җәй кебек булган, бу зур цикл булса, 11 елдан 11 елга якынча охшап килүе кечкенә цикл дип атала. Алты елдан алты елга кыш җәйгә яки җәй кышка охшап килә икән. Халык арасында кәбисә елы начар килә дигән ышану бар. Әмир абый исә аны кире кага. Дөресрәге, кәбисә елыннан соң килгән ел хәвеф-хәтәрле була, ди ул.   Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмәдәшем халыкның бәрәңгене елдан-ел иртәрәк алырга керешүенә борчылуын белдереп куйды. – 14 сентябрь көнен элек картлар симәнә көне дип атап йөртте. Шул көннән соң гына бәрәңге казырга керешә идек. 14е бер чиләк бәрәңге казып алып, аны базга урнаштыралар һәм бер атнадан төсен үзгәрткәнме-юкмы икәнен карыйлар. Үзгәрсә, казымый торалар.   Хәзер исә бәрәңгене ашык-пошык казып алалар да бәрәңге начарайды дип зарланалар. Ул өлгереп җитә алмый кала. Бәрәңге чыныгырга, суык алып калырга тиеш. Өч-дүрт елдан, бәрәңге сорты бозыла, дибез. Ни өчен бозыла? Бәрәңгегә суык керми кала, кабыгы калынаерга өлгерми. Элек хәтерлим әле: кар яуганда да казыйлар иде аны. Менә дигән бәрәңге була, авыруларга да бирешми иде. Лорх дигән сортны 50 ел утырттылар, берни дә булмады, сорты үзгәрмәде.   Голландиядән иртә өлгерә торган дип башка сортларны алып кайттылар да лорх турында оныттылар. Ә тегеләре бернигә ярамый, безнең җирлеккә дә туры килми. Шунысын да әйтим әле: авылларга әллә нинди токымлы кыйбатлы сыерлар алып кайталар. Алар капланмыйлар, бозауламыйлар да, йөгермиләр дә. Үзебезнең сыерларның да нәселе бозылып бетте. Безнең сыерлар башак ашап сөт бирә иде. Ә хәзер аларга нишләптер башак бирмиләр. Чынлыкта арыш саламында тимер бик күп була. Тимер җитмәгәннән авырулар барлыка килә, буыннары тишелеп ага. Аның каравы, силос, сенаж ашаталар. Әче әйбер ашаганга, кислоталылыгы югары була. Аны ашату исереккә суган ашаткан кебек, – ди ул.   Әмир абыйдан авылдашлары ел фасылларының гына түгел, иртәнге сәгать белән көннең ничек булачагын да сорашалар. – Күрше көтүгә чыгып бара, мине күрде дә, Әмир абый, бүген яңгыр явамы, дип сорады. Мин, әзер булып тор, көне буе явачак, дип җавапладым. Чынлап та, көн дәвамында койды яңгыр. Күршем көне буе күпер астында утырып торырга мәҗбүр булган. Кайткач: «Әмирнең авызын төяргә кирәк аның», – дигән. Икенче вакыт тагын көтүгә чыгып бара бу. Бу юлы да, яңгыр явачакмы, дип сорады. Ә мин бер сүз дә эндәшмәдем. Тагын көне буе яңгыр яуды. Уен-көлке белән, вәт юньсез, белгән бит явасын, әйтмәгән генә, дип зарланган ди, – дип елмая ул.     Ул, гомумән, шаян сүзле, әллә никадәр мәзәк белә. Алар барысы да авылдашлары белән бәйле. Мәзәкләрне аерым туплап та бара икән. Гармунда уйнарга да оста үзе. Мич тә чыгара икән. Бакчачылык турында әйткән дә юк. Тормыш иптәше Гөлзада ханым белән әллә никадәр яшелчә утыртканнар. Ишегалларындагы чәчәкләрнең нинди генә төре юк. Киләсе ел уңышы турында хәзердән үк кайгырта башлаганнар. Бөтен яшелчәнең орлыкларын үзләре әзерли. Әмир абый сер итеп кенә әйтте: кыяр орлыгының узган елгысын түгел, аннан алдагы елгысын утыртырга кирәк. Ни өчен дигәндә, кысыр чәчәге шактый булып, кыяры күп булмый. Бу фәкать кыярларга гына кагыла, дип кисәтә халык синоптигы. Помидор орлыгын базардан алмаска киңәш итә ул. Күпләр тозлы помидорның орлыгын сата икән, ул тишелүен тишелеп чыга, әмма помидор бирми. Кыраулар турында сүз чыккач, бакчачылар өчен мөһим мәгълүматын җиткерде: безнең җирлектә кырауларның 8 июньгә кадәр булу куркынычы бар.   – Күпме сынаганым бар: 8 июньнән соң кырау төшми, – ди ул.   Саубуллашыр алдыннан, халык синоптигыннан кышның ничек киләсен дә сораштык.   – Декабрь уртача җылы киләчәк, суыклары булса да, ике-өч көнлек кыска вакытлы һәм кисәк кенә булачак. Гыйнварның яртысында җылы, калган яртысында суык, ә февральдә коры суык булачак, – диде Әмир абый.   Көн кинәт җылытып куйгач, әбиләр чуагы башлана бугай дип юраган идек, ә ул исә, киләсе атнага гына көтелә, диде. – Әле бер тапкыр суытып, яңгыр явып аласы бар. 14ләреннән соң көтәргә дә була әбиләр чуагын, – дигән иде ул. Икенче көнне үк көн суытты, яңгыры да яуды. Юраганы юш килде.  
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, Балтач, Янгул

--- | 25.09.2017

Кияүне күргәч әнинең беренче сүзе: “Бик ябык, ашатырга кирәк!” - булды

$
0
0
26.09.2017 Җәмгыять
Галия балачагыннан кояшка, диңгезгә һәм җиләкле болыннарга гашыйк. Туган йортының тәрәзәсеннән Фин култыгы күренеп тора диярлек. Диңгез үзенең сихри көче, ачылмас серләре белән тарта аны. Яр буенда тынычлык тапкан дулкыннарны сәгатьләр буена күзәтә ул. Кулына каләм алып, бу сихри гүзәллекне рәсемнәрендә дә чагылдыра.
Ләкин туып-үскән Санкт-Петербург шәһәрен кояш нурлары артык иркәләми. Тирә-юнь еш кына томан эчендә эреп югала. Балтыйк диңгезе ягыннан искән җилләр дә салкынча.    Җәйге кояш нурларында рәхәтләнеп коеныр өчен, каникулларын Галия Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче туганнарында үткәрә. Бигрәк тә тау итәкләрендә кызарып пешкән җиләк чорын үз итә. Картәнисе белән чиләк-чиләк җиләк җыеп, кышкылыкка тәмле кайнатма, как әзерлиләр.   Җәй тәмен, кояш нурын саклаган күчтәнәчләр Санкт-Петербургка юл тота. Көзге моңсу көннәрдә күңелләрне җылытырлык көчкә ия алар.     Яңгырларын мул яудырса да, үзенең туган шәһәрен Галия бик ярата! Тирән тарихлы  газиз Питерын бернигә дә алыштырмас иде ул. Әмма мәхәббәт канатлары көчлерәк була, 2015нче елны кызны туган төбәгеннән 4 мең чакрым ераклыкка алып китәләр. Булачак тормыш иптәше белән Португалиядә таныша ул. Язмышы аңа Атлантик океанны, назлы җилләрне бүләк итә. Яшьләр үз нигезләрен Лиссабон шәһәрендә кора.   Ләкин оҗмахтай гүзәл диңгез буенда да туган төбәген сагына һәм төшләрендә күрә Галия, күз алдында картәнисе белән бергә йөргән яшел тугайлыклар, кечкенә авыл урамындагы хәтфә үлән, иреннәрендә - җиләк тәме...    Быел җәй Галия Сафина ерак җирләрдән җиләк җыярга дип, Башкортстанга кайтты. Мөмкинлектән файдаланып, аны “Диләфрүз”гә кунакка чакырдык. Бүгенге сәхифәбездә кадерле кунагыбыз безне Португалиягә сәяхәткә алып барыр һәм бу илдә бик популяр аш-су рецептлары белән бүлешер.   БЕЛЕШМӘ Туган көне: 1 октябрь, 1990 ел Туган җире: Ленинград шәһәре Гаилә хәле: кияүдә, тормыш иптәше Мигель Афонсо - дизайнер Яраткан ашы: кыстыбый, бишбармак, там-ян (тай аш-суы) Яраткан чәчкәсе: гортензия (япон гөле) Яраткан шөгыле: рәсем төшерү, кабырчык (ракушки) җыю     - Галия, әңгәмәбез башында: “Кояшны... яратам”, - дидегез. Якыннарыбыз безгә кояштай кирәк, туган җир кояштай бер генә. Сүзебезне туган төбәктән, гаилә турында сөйләшүдән башлыйк әле. - Санкт-Петербург – искиткеч гүзәл шәһәр. Әмма бездә елына кояшлы 60 көн генә. Шуңа күрә җәйге каникулларымны я Татарстанда, я Башкортстанда картәниләремдә үткәрә идем. Әтием – Башкортстан егете, әнием – Әлмәт кызы. Алар Уфада танышалар. Өйләнешеп, гаилә коргач, Санкт-Петербург шәһәрендә төпләнәләр. Мәхәббәт җимешләре - апам белән мине бик яратып, тәрбияләп үстерделәр.  Әйе, әти-әни – безнең кояшыбыз. Газиз кешеләребезнең йөрәк җылысына коенып яшибез. Безнең әни йомшак холыклы, әти таләпчән. Бәләкәйрәк чакта әтине сирәгрәк күрә идек, ул һәрвакыт эштә булды. Үсә-үсә, ул безне тормыштагы, эшендәге хәл-вакыйгалар, бизнестагы мисаллар белән тәрбияләде. Сынаулар каршында югалып калмаска, нык булырга өйрәтте. Санкт-Петербургның татар оешмалары оештырган бар чараларга йөртте. Ул татар тарихын яхшы белә, кызыксына. Мин инде әти-әниемә португал телен өйрәнү белән, туган телем - татар телен дә ныклап өйрәнергә сүз бирдем. Бүгенге көнне инглиз телендә иркен аралашам. Чит телне гимназиядә тирәнтен өйрәндем. Аннан Русия президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Русия академиясен тәмамладым. Укыганда, әти-әнинең шәхси оешмасында эшләдем. Аннан үз эшемне дә ачып карадым. Диңгез буендагы кызу кояш нурларын үз итәм. Балачактан гаиләбез белән бергә диңгез буендагы ялларны көтеп ала идем. Әле дә, буш вакыт булу белән, тормыш иптәшем белән ялыбызны диңгез буенда үткәрәбез. Португалиянең истәлекле урыннарын, крепость, замокларын карарга барабыз.    - Галия, язмыш шаяртуымы, Порту+галия сүзендә Сезнең исемегез дә бар. Үз бәхетегезне бик еракта тапкансыз. Португалия – Европаның иң көнчыгыш дәүләте. Хәтта дөнья чите дияргә мөмкиндер.  - Әйе, язмышым исемемә дә бәйле булган, күрәсең. Португалия – Атлантик океан буена урнашкан ил. Чигендә бер генә дәүләт – Испания. Ун миллион кеше яши монда. Португаллар - ачык һәм кунакчыл халык. Елына 10 миллионга якын туристны кабул итәләр.  Минем Мисыр һәм Төркиядә ял иткәнем булды. Инглиз телен камилләштерү максаты белән Англиядә, Швейцариядә булдым. Әти белән эш буенча Германиягә бардым, әни белән – Италиягә. Финляндиядә күп тапкырлар булдым. 2014 елны Америка Кушма Штатларына барырга тиеш идем. Көтелмәгән каршылыклар туды һәм дус кызым белән Португалиягә юл тоттык. Лиссабон шәһәрен бик ошаттым. Ахирәтемә: “Бервакыт баесам, мин монда фатир алачакмын”, дигән идем, шул кичне Мигельне очраттым. Тышкы кыяфәте белән башкаларга охшамаган иде ул. Неформал. Бу мизгелдә ул да мине башкаларга охшатмаган булган. Соңыннан: “Ни өчен минем белән танышырга булдың?” дигән сорауга “Кояш төсендәге сары чәчләреңә игътибар иттем”, диде.   - Димәк, зур мәхәббәтегезне очратуыгызда да кояшның тәэсире бар? - Португалиянең кояш нурлары астында чәчләрем тагын да ныграк саргайган иделәр. (Көлә).  Мигель бер күрүдән үзенә ышаныч тудырды. Итагатьле, артык йомшак, басынкы холкы белән дә җәлеп итте. Бик тәрбияле гаиләдә үскән. Бердәнбер бала. Әмма туганнары күп, якын аралашып яшиләр. Әтисе сеньор Жозе -  су асты көймәсендә хезмәт итүче, әнисе сеньора Элизабет – проектлар җитәкчесе. Мигель үзе - дизайнер. Манга (япон комикслары) төшерүче оешмада эшли. Аның белән интернет аша аралаша башладык. Аннан минем туган көнгә Санкт-Петербургка килде ул. Үзенчәлекле тартма белән кабырчыклар (ракушки) бүләк итте. Ә мин балачактан кабырчыклар җыярга яратам, шәхси коллекциямдә аларның ниндиләре генә юк.   - Булачак кияү егетен әти-әниегез ничек каршы алды? - Бик яхшы. Әни токмач кисеп, аш пешерде. Винегрет һәм оливье әзерләдек. Португалиядә гомумән салат ясамыйлар. Мичтә бәлеш өлгерде.  Мигель гәүдәгә ябык һәм аз ашый. Аны күргәч, әнинең беренче сүзе: “Бик ябык, ашатырга кирәк!” - булды. Ул кичне артыгын ашап, Мигель үзен начаррак та хис итте. “Мин бервакытта да бу кадәр ашаганым булмады. Тәлинкәгә бүлгәнне ашап бетмәсәм, әниеңне үпкәләтермен”, - дип курыктым”, - диде ул.  Әти белән дә тиз уртак тел таптылар. Апам еш кына минем дусларны тәнкыйтьли иде, Мигельне ул да ошатты. Бер елдан 25 августта – танышкан көнебездә өйләнештек. Туемны замокта үткәрәсем килә иде. Чынлап та мондый мөмкинлек туды. Диңгез буенда урнашкан борынгы крепостьтә балдаклар алыштык. Туй йолалары әллә ни аерылмый диярлек. Бизәлештә тере чәчәкләр күп кулланалар. Тамада чакырмадык. Ике як туганнарга аралашу мөмкинлеге бирдек.  Көн бик эссе иде. Безнең сөнечкә, яңгыр да явып үтте. Санкт-Петербургта яңгыр көн дә ява. Ә монда бик сирәк күренеш. Португалиядә дә туй көнендә яңгыр яву шулай ук яхшы сынамыш.     - Мигельнең якыннары Сезне ничек кабул итте? - Үз туганнарыдай якын итеп. Картәнисе минем португал телен тизрәк өйрәнүемне көтә. “Рәхәтләнеп сөйләшер идем”, - ди. Мигель белән без инглиз телендә аралашабыз. Ул картәнисенә тәрҗемә итә.  Бүгенге көнне минем яраткан ике шөгылем бар: португал телен өйрәнү һәм рәсем төшерү. Электән рәсем төшерә идем, әмма җитди тотынганым булмады. Мигель бу өлкәдә профессионал, оста. Минем эшләремне уңай бәяли. Ул – минем илһам чыганагым. Кулыма пумала һәм буяулар алырга да ул мәҗбүр итте.   - Португалиядә яши башлагач, нинди үзәнчелекләр Сезне гаҗәпләндерде? - Эш хакы Русия белән чагыштырганда югарырак, әмма Европа белән чагыштырганда азрак. Ил икътисади кризис кичерә.  Ял көне кибетләр эшләми. Көндезге тәнәфесләр - ике сәгать ярым. Бер генә даруханә тәүлек әйләнәсенә эшли.  Таныш булмаган кешеләр кул биреп күрешә. Якын аралашканнар биттән ике тапкыр үбеп, бер-берсен сәламли. Ир-атларга килгәндә, гадәттә ата улы яисә картәтиләре белән күрешкәндә, биттән үбү гадәте бар. Бер җенес вәкилләре законлы никахлаша ала. Әмма тирә-юньдәгеләр аларны хуплап бармый. Португалия хатын-кызлары ир-егетләр кебек үк футбол ярата. Футбол командаларын һәм футболчыларны яхшы беләләр. Русия белән чагыштырганда, хатын-кызларга монда түләүле декрет ялы юк диярлек. Яшь аналар дүрт айлык баласын калдырып, эшкә чыга.  Португаллар бәйрәмнәрне бик ярата. 25 декабрьдә Раштуага җыелалар һәм бар туганнар шунда бүләкләр белән алыша. Ә менә Яңа ел бездә күңеллерәк үтә кебек. Быел Мигельгә чын Яңа ел, чыршы, Кыш бабайны күрсәтергә телим. Ул беренче тапкыр карны да 17 яшендә генә күргән.  Португалиядә Президент котлавын беркем дә көтми. Андый әйбер гомумән юк. Табынга тәрәч (треска) балыгы, диңгез кысласы (креветка), күркә әзерлиләр. Сәгать телләре уникене сукканда, 12 йөзем ашап, 12 теләк телиләр. Бу гадәтләре миңа бик ошады. Бездә бит бары бер теләк язып, кәгазьне яндырып, шампан шәрабына салалар. Сигезенче Март бәйрәмендә шулай ук хатын-кызларга чәчкәләр бүләк итәләр. Әмма 8 март ял көне түгел. 25 апрель – Ирек көне, 1 май – Хезмәт көне, 10 июнь – Португалия көне, 5 октябрь – Республика көне, 1 декабрь – Бәйсезлек көне. Дини бәйрәмнәрне зурлап билгелиләр.   - Чит ил аш-суын үз иттегезме? - Португаллар чәй эчмиләр, ә менә кәһүәне бик күп эчәләр. Кичке ашка шәраб эчү гадәти күренеш. Кибеттә бары “пакетик” чәйләр. Мин яраткан тәмле чәйләрне әни посылка белән җибәрә. Аш пешермиләр. Яшелчәдән аш-су кабымлык урынына әзерләнә. Балык ризыклары күп. Әмма мин балыкны бик яратам дип әйтә алмыйм. Диңгез кысласының хакы очсыз. “Паштел де Ната” кексын һәр ашханәдә тәмләргә мөмкин. Аның рецептын укучыларга тәкъдим итәрбез. Португалиядә ир-егетләр дә аш-су бүлмәсендә кайный. Көнемне өйдә үткәргәндә, әлбәттә, иремнең эштән кайтуына ашарга мин әзерлим. Әмма мондый очракта да ир-ат хатын-кызга йорт хуҗалыгында ярдәм итәргә тырыша, мәсәлән, табак-савытны Мигель юа.   - Гадәттә, чит илдә, яисә диңгез буенда яшәүчеләрне бәхетле кешеләр дип уйлыйбыз. Сез бәхетлеме? - Әлбәттә! Әкияттәге принцымны очраттым. Матур гаиләгә килен булып төштем. Әти-әнием белән бәхетлемен. Туган шәһәрем Питер белән бәхетлемен. Португалияне мин ничек үз итсәм, Мигель Санкт-Петербургны яратты. Киләчәктә Русиядә дә яшәргә ниятлибез.  Мигельгә безнең ил киңлекләрен күрсәтергә телим. Һәр җирнең үз гүзәллеге. Португалия диңгезе, таулары белән матур. Безнең якларның кабатланмас үз яме бар. Санкт-Петербургтан машина белән Казан аша Башкортстанга кайту ниятебез бар. Картәниемне кияве белән таныштырмакчымын. Фәһимә нәнәем минем бик үзенчәлекле, әмма алдынгы карашлы кеше. Аңа исәнлек телим һәм кайнар сәламнәремне юллыйм.
- Галия! Без Сезгә гаилә иминлеге һәм иҗади уңышлар телибез. Һәр иртәгез кояшлы булсын! - Рәхмәт! Үз чиратымда “Диләфрүз” укучыларыннан гафу үтенәсем килә. Гаилә архивыннан фотосурәтләребезне тәкъдим итмим. Мине аңларлар дип уйлыйм.  Һәр гүзәл затка янәшәсендә аның кешесе, аның ярытысы булуын телим. Ике милләт, ике дин, ике ил кешесе кавышырга мөмкин, иң мөһиме – арада мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт булсын!   - Ә хәзер гүзәл затларыбызны Португалиянең аш-су бүлмәсенә чакырабыз.   ИТ ҺӘМ МИДИЯ БЕЛӘН КАТАПЛАНА КАТАПЛАНА – аш-су савыты, Португалиядә бу чүлмәктә милли ризыклар әзерләнә. Аларны шулай ук “катаплана” дип атыйлар. Катаплана урынына тирән чүлмәк кулланырга мөмкин.      Кирәк булачак: 500 г сөяксез ит, 2 аш калагы зәйтүн мае, 1 баш вак итеп туралган суган, 250 мл ак шәраб, 250 г кабырчыктагы мидия, 1 бәйләм петрушка.   Маринад өчен: 1 сарымсак тырнагы, 1 аш калагы паприка, ярты бал калагы ачы борыч, тәменчә тоз, 150 мл зәйтүн мае.   Килегә сарымсак, паприка, ачы борыч, тоз, зәйтүн мае салып, паста барлыкка килгәнче килесап белән төяргә. Итне зур булмаган кисәкләргә бүлеп, әзер маринадны коярга һәм суыткычта 4-6 сәгать тотарга. Төнгелеккә калдырсагыз, тагын да яхшырак. Вакыты-вакыты белән бутарга онытмагыз. Катапланада 2 аш калагы май кыздырып, ит һәм маринадны салырга, бутый-бутый, 5 минут тирәсе кызу утта кыздырырга. Сөзгеч ярдәмендә итне алырга һәм тәлинкәгә салып, читкә алып куеп торырга. Чүлмәккә суган салып, шулай ук кызу утта кыздырырга һәм шәраб коярга. Кайнап чыккач, 5 минут пешерергә. Катапланага итне янә салабыз, яхшылап бутыйбыз һәм мидияләр өстибез. Капкачы белән каплап, 5 минут тирәсе пешерергә. Мидияләрнең кабырчыклары ачылырга тиеш. Ачылмаганнарын алып ташлагыз һәм туралган петрушка өстәп, табынга чыгарыгыз.   “ПАШТЕЛ ДЕ НАТА” ДЕСЕРТЫ     ПАШТЕЛ ДЕ НАТА - Португалиянең иң тәмле камыр ашы. Аның рецептын монахлар беркемгә дә чишмәгән. Бүгенге көнне паштелне Бразилия, Кытай, Сингапур, Таиланд һәм башка илләрдә авыз итәргә мөмкин.   Кирәк булачак: 600 г әзер катлы (слоеный) камыр, 500 мл сөт, лимон тышы, дарчин таякчыгы, 60 г он, 500 г шикәр, 250 мл су, 7 йомырка сарысы.   Әзер камырның бер өлешен җәеп, рулет ясагыз һәм 1,5 см калынлыктагы кисәкләргә бүлегез дә кекс өчен формаларга салыгыз (савытларны алдан майларга онытмагыз). Ике баш бармак белән формаларны бер якка гына әйләндереп, камырны савыт эчендә җәегез. Савыт төбендәге җәймә калынгы читләренә караганда нечкәрәк булырга тиеш. Формаларны мич табасына куегыз. Табакка он салып, әзрәк сөт коегыз. Төерләр калдырмый бутагыз. Калган сөтне дарчин таякчыгы һәм лимон тышы белән кайнатыгыз һәм, табактагы онлы сөтне кушып, бутый-бутый, янә кайнатып чыгарыгыз. Икенче кәстрүлгә шикәр һәм су салып, яхшылап бутагыз һәм утка куегыз. Кайнап чыккач, 3 минут кайнатыгыз һәм, бутый-бутый, сөтле массага кушыгыз да, иләк аша үткәреп, он төерләрен, дарчин һәм лимон тышчасын сөзеп түгегез. Суытылган кремга йомырка сарыларын кушып, яхшылап бутагыз да формаларга салагыз. Әмма тутырып җиткермибез. “Вак бәлеш”ләребезне мичкә озатырга вакыт. 250 градус кызулыктагы мичтә 17 минут пешерәбез. Камыр һәм кремга алсу төс керсә, десертыбыз әзер. Суынгач, паштелне формаларыннан алыгыз. Әгәр дә бер тапкыр гына кулланыла торган кекс савытлары булса, табынга шул килеш чыгарыгыз.   “ПОРТУГЕЗА” ТОМАТ АШЫ     Кирәк булачак: тавык ите, үз сутында томатлар, сарымсак, кипкән петрушка һәм тимьян, токмач, 1 баш суган, бөртекле борыч.   Итне юабыз һәм, салфетка белән киптереп, 2х2 зурлыктагы кисәкләргә бүләбез. Суганны боҗралап турыйбыз. 1 литрдан чак кына күбрәк җылы суга суган белән итне салып, 20 минут пешерәбез. Токмач салып, бутап торып, тагын 8-10 минут кайнатабыз. Вак кына туралган сарымсак, томат, петрушка, тимьян һәм борыч салабыз. Тәменчә тоз һәм борыч өстәп, 3-4 минут пешерәбез. Ачкылт тәмне бетерер өчен, аз гына шикәр салырга була. Ашны үз җылысында бераз тотып, табынга чыгарырга мөмкин.   АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА

--- | 25.09.2017

Камасутра татарча: Казанда Су анасы һәм Шүрәле мәхәббәт белән шөгыльләнә торган сувенирлар саталар (ФОТО 18+)

$
0
0
26.09.2017 Җәмгыять
Башкалабызда сатуга чыккан сувенирларда татар әкияте геройлары Шүрәле белән Су анасының "гыйшык-мыйшык уйнавы" сурәтләнә. Шундый рәсемле майка, сумка, блокнотларны чит ил кунаклары ябырылып ала икән. Күпләр исә канәгатьсезлеген белдерә: бөек Тукай персонажларын билдән түбән төшерергә кемнең кулы барган?

«Вечерняя Казань» газетасы "татарча Камасутра" башкаланың үзәгендә ачык сатуга чыккан, дип хәбәр итә. Әлеге сувенирлар сатыла торган кибет хуҗасы мондый товарлар урнаштырылган җирдә «18+» билгесе барлыгын билгеләп үткән. Казан - алга киткән заманча шәһәр, мондый оригиналь бүләкләргә сорау бик күп, дип тә белдергән. Шәрә күкрәкле Ана шүрәлегә ихтыяҗ зур икән.

Сувенирлар авторы, Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин Тукайны «яңача укыгач» шушы сурәтләрне иҗат итәргә булуын сөйләгән. Бу идея аңа 2015 елның көзендә килә. "Шәхси тормышымдагы үзгәреш һәм хис-кичерешләремә дә таянып эшләдем", - дигән ул.

 Нияз Латыйпов фотолары.
---

--- | 26.09.2017

Татарстанда куркыныч үлем: 17 яшьлек үсмерне коткара алмаганнар

$
0
0
26.09.2017 Фаҗига
Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында 17 яшьлек үсмер егетнең үлеме уңаеннан тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, 24 сентябрь кичендә үсмер егет бассейнда йөзгән һәм су астына киткән. Бу хәлне инструктор күреп алган, шуннан соң егетне судан чыгарганнар. Башта реанимация чараларын бассейнның шәфкать туташы үткәргән, аннан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җиткән. Әмма егетнең гомерен саклап калып булмаган.

Хәзерге вакытта әлеге фаҗига сәбәпләре ачыклана. Суд медицина экспертизасы уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. 

Шулай ук укыгыз: Подробности ЧП в бассейне в Татарстане: сын тренера не вынырнул из воды


---

--- | 26.09.2017

2017 нче елгы “Манзара” музыкаль премиясенә 30дан артык җырчы дәгъвa кыла

$
0
0
26.09.2017 Мәдәният
25 нче ноябрьдә “Пирамида” күңел ачу комлексында “Манзара” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Татар эстрадасының танылган җырчылары һәм яшь башкаручылар катнашындагы зур концерт профессиональ спортчыларның чыгышлары белән баетылгантамаша буларак тәкъдим ителә.

Татар эстрадасында спорт белән җыр сәнгатен берләштерүче  яңа форматта эшләнелгәнбу әле беренче премия.

2017 нче елгы “Манзара” премиясе номинатлары арасында  Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар бар. 

GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы масштаблы чарада мәдәният дөньясының танылган әһелләре, медиайолдызлар һәм дәрәҗәле эшмәкәрләр катнашуы көтелә.         
---

--- | 26.09.2017

Зөһрә Вәлиуллина: Рим урамнарында рәхәтләнеп татарча җырлап йөрдем

$
0
0
26.09.2017 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале һәм “Татар моңы” конкурсы лауреаты Зөһрә Вәлиуллина күптән түгел генә Италиянең Рим шәһәрендә Италия татарлары өчен үткәрелә торган татар фестивалендә катнашып кайтты.
Римда өченче тапкыр уздырыла торган әлеге татар мәдәнияте бәйрәменТатарстан республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия фән һәм мәдәният үзәге (РЦНК) ярдәме белән “Италия татарлары” берләшмәсе оештырган.    “Минем Римга килеп төшүемдә күңелле сюрпризлардан башланды. Аэропортка мине каршы алырга килгән Зөһрә Ибраевна Мәҗитова кулында Татарстан флагы һәм үземнең афишаны  (Римда басылган афиша!) күргәч нинди хисләр кичергәнемне чамалыйсыздыр. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр.Үз милләте өчен янып-көеп яшәүче искиткеч мөлаем хатын-кыз гына түгел, мәгариф, фән, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән күпкырлы талант иясе ул Зөһрә Ибраевна. Шунда яшәүче татарларда милли хисне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү буенча да искиткеч зур эшләр башкара.     Татар мәдәнияте белән таныштыру бик уйланып, югары дәрәҗәдә эшләнгән иде. “Россия фән һәм мәдәният үзәге” кунакларына милли киемнәребезне күрсәттеләр, милли ризыкларыбыз белән сыйладылар. “Татар халкының этнографик мозаикасы” бәйгесендә җиңгән татар фотографларының иҗат җимешләре белән бизәлгән фойе да кунакларны үзенә тартып торды бугай. Милли бизәкләр! Милли музыка! Кайда бит әле – Италиянед Рим шәһәрендә!”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Зөһрә.   “Фестивальгә килүчеләрнең бик күп булуы сөендерде. Зал шыгрым тулы булып, күп кешегә хәтта урын да җитмәде әле.   Бәйрәм чарасында Италиядәге Россия вәкиллегеннән Данис Бәширов, «Италия татарлары» («Татарки в Италии») берләшмәсе президенты Зөһрә Мәҗитова, Венера Абдулхаликова, Италия җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле шәһәрләрдә яшәгән якташларыбыз катнашты.     Әлеге матур чарада С.Сәйдәшев исемендәге һәм күптөрле халыкара бәйгеләр лауреаты, Венеция опера театры солисты Рәфис Хөснетдинов һәм Милан шәһәреннән килгән концертмейстер Светлана Хусейнова бик матур чыгыш ясады. Мин үзем «Ак калфак», «Ай, былбылым», «Мин сине шундый сагындым», «Каз канаты», «Сандугач-күгәрчен», «Гармун алыйк әле, дускай», «Ак чәчәкләр» дигән җырларны башкардым. Татарстаннан килеп чит илдә яшәүче җыр-моңга сусаган милләттәшләребезгә татар җырларын башкару минем өчен әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Бу искиткеч зур җаваплылык та, горурлык та икән. Милләтем белән горурлану хисләре тагын да артты. Мин җырлыйм, миңа Италиядәге татарларыбыз кушылып җырлый, ә күзләрендә яшь. Кайбер җырларымны кабат-кабат җырлаттылар. Мин хәтта Рим урамнарында да татар халык җырлары җырлап йөрдем.      Милләттәшләремнең шундый җылы каршы алуы, якын туганнары кебек кабул итүе сөендерде. Бергәләшеп шәһәрнең матур җирләрен карап йөрдек. Мин аларг Татарстаныбыздагы яңалыклар, Казаныбыз турында сөйләдем, үзләрен дә кунакка чакырдым.   Татар милләте җир шарының нинди генә җирендә яшәсә дә, үзенең телен, динен онытмый. Алайгына да түгел, татар милләте үсешенә үзләреннән булдыра алганча өлеш кертергә тырышалар. Мин моны үз күзләрем белән күреп, инанып кайттым”.
---

--- | 26.09.2017

«Ростелеком» һәм Россиянең Пенсия фонды «Интернет әлифбасын» яңартты

$
0
0
26.09.2017 Җәмгыять
«Ростелеком» һәм Пенсия Фонды белән берлектә оештырылган «Интернет әлифбасы» яңа төр сервис тәкъдим итә. «Интернет әлифбасы» проектын оештыручылар материалларны яңартканнар. Хәзер төп база курсы 14 дәрестән тора.
Бу дәресләрне azbukainterneta.ru сайтыннан табарга була.    Партнерлар яңалыгы
---

--- | 26.09.2017

Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамбленә Дәниф Шәрәфетдинов кайтачак?!

$
0
0
26.09.2017 Шоу-бизнес
Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.
"Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек инде. Ул риза. Дәнифнең үзенең дә безнең белән эшләп карау теләге булган. Аның Хәния апа белән җырлаган бик матур җырлары бар", - диде Ленар Насыйров.   Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы, дип яза Татар-информ. Тумышы белән Актаныш районыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Дәнифнең сәламәтлеге белән проблемалар булып вакытлыча урын өстенә калганлыгы да билгеле.     Искәртеп үтәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. 23-25 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын!" дип исемләнгән концертлар үтте. 
---

--- | 26.09.2017

8 причин для поездки в санаторий «Крутушка»

$
0
0
26.09.2017 Җәмгыять
Санаторий «Крутушка» - один из старейших в Республике Татарстан, основанный в 1968 г. на живописном берегу реки Казанки, - расположен в экологически чистом пригороде Казани, в лесу, вдали от промышленных предприятий. Здесь раскинулись первозданные лесные массивы и уникальные по красоте и целебным свойствам лесные озера.

 8 причин для поездки в санаторий «Крутушка»

  1. Компактный, уютный санаторий. Коммерческий корпус рассчитан всего на 67 номеров, 114 гостей. Домашняя, доброжелательная обстановка.   2. Неутомительный трансфер. Санаторий расположен в 30 минутах езды от г. Казань.   3. Комфортные номера со всеми удобствами, современным обслуживанием.   4. Полноценная лечебная база. Новейшие медицинские методики. Опытные курортные врачи высшей квалификационной категории.   5. Лечение и профилактика наиболее распространенных заболеваний спины и суставов, сердечно-сосудистых болезней, профилактика сосудистых катастроф - инфаркта и инсульта.   6. Природные лечебные факторы: сероводородная хлоридно-натриевая вода из собственного источника, лечебные грязи из уникального Голубого озера, расположенного в шаговой доступности от санатория.   7. Питание «шведский стол», частично - накрытие. Разработано опытными диетологами.   8. Разнообразная досуговая программа санатория. Экскурсии по Казани, Свияжску, Булгару.   Три основные проблемы, с которыми сталкивается огромное количество людей самых разных возрастных групп, социального статуса и образа жизни.   1. Заболевания позвоночника и суставов. Боли в позвоночнике и суставах - одна из наиболее частых жалоб взрослого населения. Именно эта проблема является наиболее частой причиной временной потери трудоспособности, а иногда и приводит к инвалидности.   2. Кардиологическое направление, нарушения функции сердца и сосудов. Здесь важно вести работу в двух направлениях:   поддерживающее – мероприятия по профилактике сердечно-сосудистых катастроф, а именно инсульта и инфаркта миокарда; реабилитационное - восстановление после инфаркта и операций на сердце и коронарных сосудах.   3. Детская заболеваемость. Имеются в виду дети, переносящие от 4 эпизодов ОРВИ в год, с заболеваниями ЛОР-органов и бронхо-легочной системы, а также дети с нарушениями осанки.   Все эти группы заболеваний требуют постоянных комплексных профилактических мер и системного лечения – не от случая к случаю, а на регулярной основе, под наблюдением квалифицированных специалистов, в благоприятных климатических условиях. Все это с успехом предоставляет санаторно-курортная отрасль. Сегодня санаторий – это серьезное медицинское учреждение, укомплектованное штатом опытных врачей, с прекрасной медицинской аппаратурой, продуманным режимом питания и, конечно – комплексом целительных природных лечебных факторов.   Заболевания позвоночника и суставов – особенности лечения в санатории   Заболевания позвоночника и суставов очень сильно влияют на наше общее физическое состояние и самочувствие. Систематические боли, ограничение подвижности, проблемы с осанкой – это лишь самые распространенные симптомы основных заболеваний позвоночника. А ведь наш позвоночник – фундамент и основа основ всего организма. И если он выходит из строя, это чревато серьезными проблемами для всех органов и систем.   Регулярное посещение специализированного санатория с целью лечения и профилактики заболеваний опорно-двигательного аппарата – прекрасная возможность поддержать свой организм, укрепить суставы и позвоночник, причем сделать это в короткие сроки и с гарантией длительного периода ремиссии. Лечение и укрепление опорно-двигательного аппарата в санатории осуществляется по специальной индивидуально составленной программе, которая составляется лечащим врачом с учетом Ваших индивидуальных особенностей, сопутствующих заболеваний и общего физического самочувствия. Программа может быть лечебной, профилактической, либо сочетать в себе оба этих направления.   Еще одной сильной стороной лечения и оздоровления в санатории является комплексность – лечебные процедуры в сочетании с природными курортными факторами (климатолечение, природная минеральная вода, и т.д.), правильным режимом дня и полезным диетическим питанием надолго избавят Вас от болей и неприятных ощущений в спине и предотвратят дальнейшее развитие заболевания.   Оптимальная продолжительность санаторно-курортного курса: от 12-14 дней.   Ожидаемый эффект от санаторно-курортного лечения:   уменьшение или полное исчезновение боли;  уменьшение воспаления в очаге заболевания; нормализация общих обменных процессов в организме; улучшение подвижности проблемного участка и общей двигательной активности; уменьшение сопутствующих факторов риска - снижение веса, перевод на более здоровый режим питания и физической активности;  улучшение общего самочувствия, повышение иммунитета.   Основные показания к санаторно-курортному лечению:   остеоартроз; ревматоидный артрит; посттравматический артрозо-артрит; ревматический подлиартрит; остеохондропатия (т.н. болезнь Пертеса или асептический некроз головки бедра); инфекционный артрит; псориатический артрит; артралгии; менисциты.   Лечение кардиологических заболеваний   Профилактика инфаркта и инсульта - особенности лечения в санатории   Сердечно-сосудистые катастрофы – это острые нарушения коронарного и мозгового кровообращения, называемые также инфаркты и инсульты.   Инфаркт и инсульт влекут за собой очень тяжелые последствия, как социальные, так и медицинские. После инсульта в течение первого года, умирает около 40% больных, а большая часть выживших страдает от тяжёлых дефектов, вызванных повреждением нервной системы. Инфаркт миокарда приводит к преждевременной смерти больше половины пострадавших.   Санатории сегодня предлагают систематизированные комплексные программы по профилактике сердечно-сосудистых катастроф, включающие проведение оздоровительных мероприятий сразу по нескольким направлениям:   диагностические мероприятия, с последующим постоянным контролем жизненно важных показателей – артериального давления, уровня холестерина, свертываемости крови, веса; лечебно-профилактические процедуры с учетом индивидуальных показателей каждого пациента под тщательным контролем лечащего врача и врача-специалиста; дозированные физические нагрузки по назначению врача под руководством опытного инструктора; соблюдение специальной диеты; режим дня без эмоциональных нагрузок, вредных привычек, с достаточным количеством сна и прогулками на свежем воздухе.   Список показаний к прохождению программы профилактики сердечно-сосудистых катастроф обширен. Основными заболеваниями, при которых регулярное посещение санатория крайне желательно, являются следующие:   артериальная гипертензия; ишемическая болезнь сердца; кардиомиопатия; стенокардия; приобретенные пороки сердца. Однако, даже если у вас нет вышеперечисленных заболеваний и диагнозов, стоит обратить внимание на наличие следующих симптомов:   периодическое повышение артериального давления; дискомфорт и тяжесть в груди; периодически затрудненное дыхание; усталость без видимой причины, слабость, головная боль, нервозность, тошнота и обмороки; внезапное помутнение сознания, проблемы со зрением, нарушение координации. Оптимальная продолжительность санаторно-курортного курса: от 14-18 дней.   Ожидаемый эффект от санаторно-курортного лечения:   нормализация артериального давления; лечение и профилактика имеющихся заболеваний; нормализация общих обменных процессов в организме, в том числе уровня холестерина и вязкости крови, сахара в крови; уменьшение основных проявлений заболевания: болей в области сердца, «перебоев» в работе сердца, головной боли, головокружения, пошатывания при ходьбе, нарушения сна, повышенной утомляемости, тревожности, раздражительности, одышки, «сердцебиения», отёков; снижение, либо исключение факторов риска развития сосудистых катастроф, таких как инфаркт и инсульт; улучшение общего самочувствия, повышение иммунитета; получение квалифицированных индивидуальных рекомендаций и навыков по дальнейшему образу жизни, двигательному и пищевому режиму.   Природные лечебные факторы   Богатства природы мы активно используем в оздоровительных целях. В наши лечебные программы включены процедуры, проводимые на основе сероводородной минеральной воды из собственной скважины и иловой сероводородной лечебной грязи. Кроме того, великолепный микроклимат экологически чистого района, в котором располагается санаторий, сам по себе является эффективным терапевтическим средством при целом ряде заболеваний.   Сероводородная хлоридно-натриевая вода добывается непосредственно из подземного источника и содержит максимум полезных биологически активных веществ и ионных комплексов.   Бальнеологическая минеральная вода «Крутушки» - это универсальный комплекс микро-, макроэлементов и биологически активных веществ, содержит всё, в чем нуждается организм городского жителя. Курс из 8-10 процедур полностью компенсирует этот дефицит. В результате организм человека начинает наконец-то функционировать нормально, а не в режиме «из последних сил».   Лечебные грязи в «Крутушке» используют не привозные, а местные, из уникального Голубого озера, расположенного в 2 км от санатория. Лечебные грязи обладают свойством насыщать организм человек недостающими микро- и макроэлементам и выводить токсины и шлаки.   Противовоспалительный эффект особенно силен у лечебных грязей, обогащенных природным комплексом биологически активных веществ. И комплекс этот настолько уникален, что лечению поддаются хронические воспалительные процессы.   Питание   Правильная, полезная, вкусная, эстетично сервированная еда – не только источник удовольствия, но и важная часть программы лечения и оздоровления гостей в санатории «Крутушка». Мы стремимся к тому, чтобы вы чувствовали себя как дома, при этом не испытывая бытовых затруднений.   Питание по типу «шведский стол» организовано в ресторанном зале на 50 мест. Современное оснащение производственных помещений, средства автоматизации производства – пароконвектоматы, посудомоечные машины, современная вытяжка, холодильные камеры – способствуют технологичному приготовлению пищи, при котором все полезные свойства продуктов сохраняются, а способы приготовления являются максимально щадящими.   Ежедневно в меню – большое разнообразие фруктов и овощей. Большинство продуктов, которые мы используем, - из местных фермерских хозяйств, все продукты проходят тщательную проверку на качество, и сертифицированы.   В санатории организовано специальное диетическое питание для пациентов с сахарным диабетом, заболеваниями желудочно-кишечного тракта и т.д. Диета назначается лечащим врачом и обеспечивается под постоянным контролем диетсестры.
Организация досуга   В свободное время вам тоже не придется скучать. В санатории «Крутушка» вашему вниманию еженедельно предлагается увлекательная досуговая программа для отдыхающих.   Показ художественных, документальных фильмов и мультфильмов Караоке Игры и викторины для детей и взрослых - «Кто хочет стать миллионером», "Джентльмены удачи", «Веселые старты» и т.д. Дискотеки Концерты, организованные силами отдыхающих Концерты художественной самодеятельности и профессиональных артистов   Желающие могут поиграть в теннис, шахматы, шашки.   К вашим услугам библиотека.   В санатории организуются экскурсионные маршруты по местным достопримечательностям:   Свияжск (4-5 ч.) Раифский монастырь (4-5 ч.) Казанский Кремль(4-5 ч.) Ночная Казань (3 ч.) К Голубому озеру (пешая, 3 ч.)   Есть возможность приобрести билеты в казанские театры.   По вопросам записи на экскурсии и приобретения билетов обращайтесь к администратору на стойке размещения.   На территории   На территории санатория к Вашим услугам оборудованные спортивные площадки для баскетбола и волейбола, столы для настольного тенниса и бильярд.   Для детей на территории санатория есть детская площадка и игровая комната.     *- Подробнее об услугах санатория "Крутушка" читайте на нашем сайте http://krutushka-kazan.ru/.   Следите за новостями в социальных сетях:   Вконтакте https://vk.com/id226060104   Инстаграмhttps://www.instagram.com/krutushkasanatorii/   КОНТАКТЫ   420130, РТ, г. Казань, пос. Крутушка   Тел: 8(843)202-30-36 — приемная, отдел кадров; 8(843)202-30-33 — отдел маркетинга; 8(843)202-30-45 — бухгалтерия.   E-mail: gu.krutushka @yandex.ru   Режим работы: с 8-00 до 17-00.   Прием врачей: с 8-00 до 16-00.   До Санатория можно доехать личным автотранспортом (от центра 30 минут, от ж/д вокзала 25 минут) по трассе Набережные Челны – Москва, поворот в сторону пос. Дубъязы или автобусом №78 от остановки «Московский рынок».   Расписание автобуса №78. Отправление от Московского рынка: 6.50, 8.30, 10.10, 13.15, 14.50, 16.10, 17.40, 19.15. Отправление от Крутушка: 6.00, 7.35, 9.20, 11.00, 14.00, 15.30, 16.55, 18.30, 20.00. Отправление от Московского рынка: 6.50, 8.30, 10.10, 13.15, 14.50, 16.10, 17.40, 19.15. Отправление от Крутушка: 6.00, 7.35, 9.20, 11.00, 14.00, 15.30, 16.55, 18.30, 20.00.
Возможны противопоказания.  Требуется консультация специалиста.                    

Партнерские новости
---

--- | 26.09.2017

Ана дип әйтергә тел әйләнми: баласын 20 ел чылбырга бәйләп тоткан (ВИДЕО)

$
0
0
26.09.2017 Хәвеф-хәтәр
Бу көннәрдә Әзербайҗанда башка сыймаслык коточкыч хәл турында мәгълүм булган. Анда бер хатын улын 20 ел буе эт шикелле бәйдә тоткан. Бу хәл көтелмәгәндә - "Сине эзлим" тапшыруын төшергәндә ачыклана.
Ана дип аталучы хатын үзен гаепле дип санамый:   – Мин аны бик астында тоттым. Тик йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәдем, – ди ул.  

Панорама


---

--- | 26.09.2017

Илсөя Бәдретдинова: «Бу сүзләрне язган кешене әйтәм әле... Үзәгенә үткән инде»

$
0
0
26.09.2017 Шоу-бизнес
"Шәһри Казан" газетасы Илсөя Бәдретдинова белән берлектә телевидение өчен ролик төшерде. Илсөя Бәдретдинованың гастрольләр графигы тыгыз булса да, ул вакытлы матбугатны карап барырга вакыт таба.
Ә "Шәһри Казан" белән хезмәттәшлеге исә шактый еллардан бирле дәвам итә. Берничә еллар элек аның "Шәһри Казан"да үз язмалары да басылып чыга иде. Аның иҗаты, яшәеше белән кызыксынучылар аның инстаграм битендәге аңа гына хас кызыклы язмалары белән танышып бара ала. Ә хәзер Илсөянең "Шәһри Казан"да ике ел элек чыккан язмасы белән танышып үтегез.   Урман, гөмбә һәм Гөлсылу апа...
Керим әле урманнарга, Урманнар арасына. Сөйлим әле серләремне Сандугач баласына, – дип җырлыйлармы әле? Җан кисәгем... Бу җыр сүзләрен язган кешене әйтәм әле... Үзәгенә үткән булгандыр инде. Тик торганнан урманга кош баласы белән сөйләшергә чыгып китмәгәндер. Урман, чынлап та, бер төрле тынычландыра торган җир ул. Мин дә бер көн урманга чыгып киттем. Җитмәсә гөмбә чоры.   Гөмбә җыю, аера башлау, ниндидер рецептлар белән кызыксыну татар авылларына соңгы елларда гына керде бугай әле ул. Ходайның рәхмәте, замана белән бергә атлыйбыз.   Балтач районының Арбор авылында Гөлсылу апа яши. Чандыр гына гәүдәле 80 яшьлек чып-чын татар әбисе. Рәхәт кеше, ачык кеше... Күңел тулды да: «Кайтыйк әле», – дип шалтыраттык. Соңгы елларда модага кергән, ниндидер шпаклевкадан калган зур чиләгемне һәм, һичшиксез, югалачагын аңлап, өйдәге начар пычакны алып кайттым. Гөлсылу апа да көткән: ашарга пешергән, ишек төпләрен юып, сөлгесен җәйгән, миңа дип чәчәкле галуш әзерләгән.   Машина белән булса да, без урманга озак мендек. Башта авылны әйләндек, аннары борчак басуында туктадык... Әллә нинди гигант борчаклар монда. Билләһи, 1 метр биеклектәге борчакларны беренче күрдем. Ниһаять, урман. Урманга керү белән, гөмбә онытылды. Аяк асты тулы бөрлегән. Һәрбер күзәнәгемә кадәр авыл кызы булсам да, дистә елдан артык Казанда яшәгәнгә, үземне «шәһәр диванасы» дип атыйм. Бөрлегән күреп, шулай шатланыр идемме? Менә... менә ул беренче гөмбә... Зур, җонлы, кортсыз... И-и-и. Шатланганымны күрсәгез. Ярты сәгать дигәндә, 15ләп гөмбә табылды. Әле тагын да табыла иде, безнең белән кайт­кан тагын бер «шәһәр акыллысы» бөрлегән дип «бүре җиләге» ашамаса... Тотынды мәхшәр. Ул-бу булмасын дип, кемдер су бирә, кемдер, ике бармагыңны авызыңа тыгып кара, ди. Гөмбә кайгысы онытылды. Аллага шөкер, бернәрсә дә булмады үзе тагы. Ләкин без «бүре җиләге»нең агулымы, түгелме икәнлеген ачыклаганчы, караңгы төшә башлады. Аның каравы, мин бүген төптөгәл шуны әйтә алам: алты штук бүре җиләгеннән берни дә булмый икән.   Ә-ә-ә, тагын бер вакыйга... Көлмәссез инде... Мин үз гомеремдә күптәннән хыялланган беренче ак гөмбәне таптым. Чып-чын ак гөмбә. Безнең якларда үсми ул. Казандагы базарда әбиләр 1 килограммын 600-700 сумга сата. Ә мин үзем таптым. Бушка. Әз генә кортлы, ләкин ак гөмбә. Аннан әллә ниндиләрен таптык. Иң күбе һәм иң матуры «чебен гөмбәсе».   Нормаль гөмбәләр бик күп табылмаганлыктан, чиләк тулырак күренсен өчен, теге шпаклевка чиләгеннән бәләкәй хөкүмәт чиләгенә бушатып кайтып киттек авылга.

  Алай гына кайтып җитеп булмады. Башта, юлда туктап, кура җиләге ашадык, аннан соң артыш җиләге җыйдык. Безнең якта үсми ул. Тәмле дисәң, әллә ни тәмле дә түгел инде, ләкин кызык. Агачы чәнечкеле, үзе каты. Эч йомшаганнан файдалы, диләр. Сүз уңаеннан әйтим әле, Казандагы кайбер рестораннарда артыш җимеше кушкан чәйнең бер стаканы 100 сум тора. Бу якларда, шайтаннар качсын дип, артыш таягын өйгә кертеп кую гадәте дә сакланган әле.   Без кайтканда, әз генә авырып тору сәбәпле өйдә калган Гөлсылу апа кыяр тозлый иде. Күпме вакыт йөреп, бер бәләкәй чиләк гөмбә җыйганлыкны күреп, каршыма үзе тозлаган 3 литрлы банка белән гөмбә чыгарып куйды.   – Йөрисез инде... әнә күрше­ләр 12 чиләк гөмбә җыйганнар, – дип көлде.   Гөмбәдәмени эш? Шундый рәхәт булды. Рәхмәт, Арбор. Рәхмәт, урман. Рәхмәт, Гөлсылу апа...   Гөлсылу ападан берничә рецепт   – Бу рецептлар «хан заманыннан» калган инде, – дип көлде Гөлсылу апа. – Гел шулай ясыйм, әле берсенең дә агуланганы юк. Рәхәтләнеп ашагыз, балалар...   1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру   Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә. Аннан дуршлаг аша сөзеп, гөмбәне пакетларга тутырып туңдырырга. Шуның белән шул. Теләсә кайсы вакытта аласың да, мәсәлән, бәрәңге белән кыздырып ашыйсың.   2. Гөреҗдә тозлау   Гөреҗдәне дә коры килеш чистартып, салкын суда юабыз. Бер тәүлек суда тотабыз. Тәүлек эчендә суны ике тапкыр алыштырабыз. Шулай иткәндә, гөреҗдә әчесен суга чыгарып бетерә. Аннан әлеге дә баягы тәмләткечләр салып кайнаткан рассолда 20-25 минут чамасы пешерәбез. (Бу рецептта аш серкәсе һәм тоз күбрәк өстәлә.) Аннан гөреҗдәне шул рассол белән бергә банкаларга тутырып, зур кәстрүлгә су салып, астына чүпрәк җәеп, банкаларны шунда утыртабыз. Банка эчендәге су кайный башлаганчы тотабыз да алып, тимер капкачлар белән каплыйбыз.   3. Яшелчәле-гөмбәле икра   Шулай ук ашарга яраклы те­ләсә кайсы чистартылган, юылган (гөреҗдә булса, ачысы чыгарылсын) 3 кг гөмбәне, ярты кг кишерне, ярты кг помидорны, 3 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Ярты кг суганны вак кына итеп турап, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм шуның өстенә иттарткычтан чыгарылган массаны салып, тәменчә тоз, борыч өстәп, кишере пешеп чыкканчы кыздырабыз. Әзрәк аш серкәсе салып, яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып стерильләштерәбез.
---

--- | 26.09.2017

Бүген Вәсилә Фәттаховага һәйкәл ачылды (ФОТО)

$
0
0
26.09.2017 Мәдәният
Бүген 14.00 сәгатьтә Уфада Көньяк зиратның Дан аллеясында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл ачу чарасы булып үтте. Җырчыны туганнары, якыннары һәм иҗатташ дуслары искә алды.

Бу хакта ufa1.ru сайты хәбәр итә.

   
---

--- | 26.09.2017

Балаларымны мәче сөяр, иремне сөяркәләр назлар өчен тәрбия кылганмын

$
0
0
27.09.2017 Язмыш
- Тату-дус, мәхәббәт ялкыннары сирпеп торган гаилә идек без өйләнешкән елларда, - дип әйтеп куйды Илнара янәшәсендә утырган, инде күптәннән күрмәгән яшьлек дустына.
- Төзелештә көне буе аяк өсте торып, мастерок болгап, кирпеч куеп, эштән соң да калып ике сәгать артыгын эшләп, өйгә кайтканнан соң, өс киемнәремне салып элгәчтен, “Әзрәк кенә ял итим, башым да авырткан шикелле, аннары торып чәй эчәрмен” - дип, дивандагы мендәрчеккә башымны куеп, йокымсырап китәм дигәндә генә, унберенче сыйныфта укучы малаем Рәмис кайтып керде. Исәнме юк, саумы юк, сумкасын почмакка тотып атты да, түрдәге диванда йоклап яткан, гаиләбезнең “горурлыгы” булган, зур кара мәче янына ашыкты.    - Әни, мәче ашаганмы ул, нишләптер эче бәләкәй шикелле тоела? Кая “Вискас”ы,  биреп карыйм әле, бәлки ачтыр ул? Менә, сыйпагач та күзләрен ачмый, әкерен генә фырылдый. Ач инде ул, ач. Ашамаган. Улым, мәчене сыпырырудан туктап, мәче өчен махсус ясалган аерым бүлмәдән ризыгын алып килеп, савыты белән диванга куйды. Мин тыныч кына: - Балакаем, нигә савытны диванга куясың, нигә бүлмәсенә алып барып ашатмыйсың? - Әни-и-и, тавышлама инде, мәчене куркытасың бит. Ашатып кына карыйм. Рәмис, мәчене борыны белән “вискас”ка тыгып, төрткәләп күпме генә ашатырга тырышса да, мәче, тук булгач, канәгатьсезлек белдереп мырлады да,  яңадан диванга җәелеп ятты.    Ишектән атылып-бәрелеп Казан университетының өченче курсында укучы кызым Ләйсинә кайтып керде. Иртәгә ял, бүген кыскартылган уку көне булгач, кайтып та җиткән.   “Әни, ни хәлең бар, атна буе ничек тордыгыз, чирләмәдегезме, әти кая?” - дип хәл белешү юк, аркага аса торган сумкасын  йокы бүлмәсенең ишегенә томырган иде, китаплар белән шыплап тутырылган сумка үз авырлыгы белән ишекне бәреп ачып, диванга таба очты. Сумка узасы юлдан өч мәртәбәгә озынрак, прихожий белән мәче яткан диван арасын кызым ике секундка алданрак үтеп мәчегә ташланды.   - И-и-их! Песи-пескәем! Сагыныплар беттем үзеңне. Көчкә атна ахырын җиткердем. Кая бер үбим әле-е-е үзеңне-е!? Рәмис, нәрсә торасың күсәк шикелле катып? Бар сумкамнан “Роял канин”ны алып кил! Казаннан алып кайттым бит ризыкның кыйбатлысын! Ә бу “вискас”ыңны  түгеп, савытын юып китер!    Мине - әниләрен - уйлап бирүче дә юк. Хәзер инде икәүләшеп мәчене көчләп ашатырга азапланалар. Тук мәче нишләп ашасын, әле ашаган гына булгандыр, бүлмәсенең ишеге һәрчак ачык, ашау салынган бит.  Телевизордан мәче ризыгының нинди дә булса төренең рекламасын күрсәтсәләр, икенче көнне үк: “Кайсыбыз алдан өлгерә” дигәндәй, йә аталары, йә үзләре, кадала-бетә чабып, шуны алып кайталар...   Көчләп тә ашата алмагач, кызым елый ук башлады:  - Әни, ветврач чакыртыйк, чирли ул, әнә күзе дә йомык, - дип сытылырга тотынды. - Кызым, нишләп чирләсен, йоклый гына ул, - дигәннәремне колагына да элмәде.  Ләйсинәнең елау тавышына ишектән әтиләренең кайтып керүен дә ишетмәгәнбез:  - Нәрсә улашасыз, ни булды инде тагын? Нишләттегез мәчене? Китегез хәзер үк яныннан!  - Әнә, кызың мәчегә скорый чакыртыйк дип тинтерәтә. - Кая борылып торыгыз әле, мин аңа яңа төр ашамлыклар, “Бозита”, “Хиллс”, алып кайттым, - диде дә ары-бире йөреп, “сөйкемле сөякне”, ашатыр өчен мәшәкатьләнә башлады.    Мәчеләрен өчәүләшеп күтәреп, “кая үзем”, “мин күтәрәм”, “син соңыннан да өлгерерсең” дип, һәрберсе үзенә тарта-йолкый, мырауҗанның аппартаментына кереп киттеләр. Төгәл беләм, бик озакка! Мин әллә бар, әллә юк! Мин юк! Инде баш авыртуым онытылган, хәл кергән, тик минем ихтыярдан тыш, ирексездән-мәҗбүриләп күзләремә яшь кенә тулган.   Иркәли-сөя, өчәүләшеп, бәләкәйдән үстерделәр песиләрен. Кызым укуына киткәч, әле дә атна буе малай белән атасы мәче бүлешә алмыйча тарткалашалар... Аптырагач, инде мәчеләрен бүлеп тә бирдем: Рәмис мәктәптән кайткач уйнатыр, әтиләре эштән кайткач, малай дәрес әзерләргә утырганда. Мәчесе белән йокларга да ятар.    - Детсад, билләһи! Берегезгә унҗиде яшь, икенчегезгә кырык тулды, оят кирәк әзрәк! - дигәнемә эндәшми калуны кирәк дип санадылар бугай ул вакытта.     Мәче белән уйнау чираты үзенә эләкмәгәндә, йә атасы, йә Рәмис компьютерга барып ябышалар. Мәчедән аерып алып булмаган кебек, 21 гасыр зәхмәт тартмасыннан да шулай ук кубарып алып булмый аларны. Һәр атна саен, Ләйсинә кайткач, өчәүләшеп чыр-чу киләләр.   Кухняга чыгып, чәй пешереп, өстәл әзерләдем дә, үзләрен табынга чакырдым. Мәчеләрен күтәреп, йөгерешеп чыктылар. Утырыштык тезелешеп, дүртәүләп. Бишенчебез - мәчегә урын түрдән үк. Аны аерым урындыкка утыртып куйдылар да, чәй эчәбез. Мәче белән әңгәмә корып җибәрделәр. Тегесе дә, бастырып куйган зур тәһарәт комганы кыяфәтен алып, арт санына утырып, кем сөйли шул якка башын боргалап, күзләренә туры карап, сүзләрен хуплагандай игътибар биреп тыңлый. Мәче адресына нинди генә мактау сүзләре ишетмәдем мин. Ирем Рависның бу кадәрле дә матур тасвирлау сәләтен белә идем, тормыш итә башлагач, шул матур, ягымлы сүзләрне миңа да борчак урынына сипте, тора-бара аз-маз гына, ямаулык өчен генә “кошчыгым син минем” дигәли башлады, соңгы елларда аларын да ишеткәнем юк иде инде. Әйтерсең лә урындыкта, каршыбызда, мәче түгел, хан кызы иттереп сурәтләде инде менә ул аны... Ахырда, чамадан тыш хискә бирелеп, ялгыш артыгын, хатын-кызларга гына әйтелә торган ягымлы сүзләр ычкындырды.     Сөйләнеп чәй эчә торгач, кәнфит бетеп киткән икән. Апасының алдыннан Рәмис, инде тешләнеп ашала башлаган кәнфитен алды. Тегесе үпкәләп:  - Менә бүтән кайтмам да, - дип энесен куркытырга тотынды. Үзләре бик дуслар балаларым, күрешми торсалар сагынышып бетәләр.  Әче коймак камыры кебек баядан бирле кайнап, нишләргә белмичә, җай чыкканын көтеп җиткерә алмыйча утырган идем, ниһаять: - Әһә, кәнфит кирәк булдымы? Бетеп китте мени? Һәрберегездә акча бар! Нигә алып кайтмадыгыз? Мәчегезгә төрледән-төрле тәм-том ташыйсыз, берегездән-берегез уздыра-уздыра, аталы-балалы. Минем дә торт ашыйсым килә! Минем хәзер мәче кадәрле дә кадерем юкмы? Кайтасыз да шул мәче янына йөгерәсез, кайтасыз да мәче сыйларга-иркәләргә тотынасыз. Сыйлый-сыйлый сарык кадәр булды бит инде мәчегез. Әйдә, эт тә алып җибәрегез! “Әни, ни хәлең бар” дип сораучыгыз юк. Оятсызлар сез!  Эндәшмәгән саен башыма менә барасыз. Нәрсә дип, авызымнан өзеп, сезне ашаттым?! Ә син, әтисе, мондый матур сүзләрне каян өйрәндең? Күптән оныткан идең бит! Сөяркәң өйрәттеме? Нигә миңа ул сихри сүзләреңнең берсен генә дә әйткәнең юк? Бу татлы сүзләреңне мәчегә түгел, миңа атап әйтсәң, сөенечемнән алдыңа килеп тезләнеп, аякларыңны үбеп, күптән хуштан язып егылган кеше идем инде. Ә син сөяркәңне күзаллап, мәче белән буталып-саташып утырасың.   Өчәүләшеп мәче дип өтәләнәсез, тартышасыз, йолкышасыз. Ә мине уйга алучы да, санга сугучы да юк. Элегрәк яраттың, күтәреп кенә йөрттең дә, хәзер сөяркәң барлыкка килгәч, күрешми торган минутларыгызда аның образын мәчедә гәүдәләндерәсеңме!? Ә мин, укылып, китап киштәсенә алып куелган китап кебек кенәме? Йоклаганда саташып исемен кычкырасың: “Хафизә... Ташлама мине”, дип ыңгырашасың. Кайбер төннәрдә өйдә дә кунмыйсың: “Күрше республикага груз белән командировкага җибәрделәр”, дип, колакка пешүе җитмәгән токмач эләсең. Телефоныңнан шылтыратсаң, телең аңкавыңа ябышып калмаган булгандыр бит... Сөяркәләр шундый инде алар, дөньяңны оныттыралар, томанда йөздерәләр, телдән дә яздыралар... Әйе-е, җибәргәннәр ди сине командировкага, иске, җимерек, таралырга торган калтырча МАЗың белән. Күрдем инде, күрсәттеләр сөяркәңне. Минем шикелле зифа, чибәр булса ярар иде. Кәмәшеңнең кыяфәте Нократ яры буендагы чишмәгә урнаштырылган өч йөз литрлы самавырдан ким дә түгел, артык та түгел, игезәк туганнар диярсең. Йә, ни-нәрсәсенә кызыктың инде шуның? Нәрсә-ә-ә? Аның белән дуслар гына дисеңме? Әйе, бөтен йөремсәк ирләр дә шулай “Без дуслар гына” дип аклана. Дуслар гына, имеш!? Бер оешмада эшлисез икән. Тик һич аңлый алмыйм, башыма сыймый, кайсы җирләренә генә кызыктың икән шул симез өрәкнең?   Мин, хурланып, күз яшьләремә тыгылып, йокым килмәсә дә, ичмасам, шуның хыянәтчел чыраен күрми торыйм дигән уй белән, йокы бүлмәсенә кереп ятып, кимсенүле-рәнҗешле хисләргә чумдым. Нәрсә җитми бу ирләргә? Кырык яшь тулгач ирләрнең миендә сәер үзгәрешләр башлана дип әйтәләр бит. Шул очрактыр инде бу. Хатыннар да хыянәт итә анысы, тик бу минем очрак түгел. Урын-җирдә икәү генә ятсак та, без бер-беребездән ерак, гүя арабызга өченче булып теге, апара мичкәседәй, килбәтсез, юан сөяркәсе кереп яткан да, мине Равистан этәрә. Ни балаларны дөрес итеп тәрбияли алмадым, ни иремне сөяркәгә табынудан тотып кала алмадым. Югыйсә, иремә дә, балаларыма да ягымлы, һәрвакыт ачык чырай, кадер-хөрмәт кенә күрсәтеп яшәдем бит. Кайда булды икән ялгышларым? Ниндирәк тәрбия кирәк икән соң хәзер гаиләдә? Әллә заманасы шулайга китте микәнни соң?   Балаларымны мәче сөяр өчен үстергәнмендер инде, иремне исә сөяркәләрне назлар өчен тәрбия кылганмындыр ахрысы?!                            Ике битем буйлап кимсенүдән туган күз яшьләрем акты да акты...   Тәүфыйк ЧУРЕКЕЕВ, Мамадыш районы.
---

--- | 26.09.2017

Хәния Фәрхигә багышланган китап чыгару ниятләнә

$
0
0
27.09.2017 Мәдәният
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган “Истә калсын!” дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде.
Татар-информ” хәбәр итүенчә, алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. “Өч көн дәвам иткән концертлардан кергән керемне якыннары аңа багышлап китап чыгаруга тотачак”, - дип белдерде ул. Тамашачылар бу хәбәрне алкышлар белән хуплады.   Китап чыгару идеясе тормышка ашса, аны киләсе елның 30 нчы маенда – җырчының туган көнендә, филармония залында тәкъдим итү планлаштырыла.    
---

--- | 26.09.2017

Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез калдык...

$
0
0
27.09.2017 Ир белән хатын
– Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, – дип, сөйләп китте Хәдичә карчык (исемен үзгәрттем).
 – Күз карасыдай тәрбияләп үстергән бердәнбер кызымны әйбәт егеткә кияүгә бирдем дип сөенгән идем, сөенечем озакка бармады. Кияү әтисе сатып алып биргән ике бүлмәле фатирда матур гына тормыш башлап, туганнары урнаштырган яхшы эштә тыныч кына эшләп йөри иде. Яши башлауларына ике ел дигәндә, кызым сау-сәламәт, тупырдап торган ир бала да табып куйды. Бала карашырга, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә яшь гаиләгә үзем дә еш барып йөрдем. Улына бер яшь тулар алдыннан кызым яраткан эшенә чыкты. Әти-әнисе эштә чакта бала тулысы белән минем карамакта калды. Әле, Аллага шөкер, сәламәтлегем булганда таза-сау баланы карау шатлык кына. Ашарларына да хәзерлим, өйләрен җыештырам, керләрен дә юып куям, гаиләдәге тынычлыкка, мул тормышларына эчемнән сөенеп туя алмыйм. Бигрәк тә кияүне өрмәгән урындыкка да утыртмыйм. Җаны ни тели, шуны пешерәм, кайтканда – әзер, киткәндә әзер. Каршыларында очып кына йөрим инде. Кызым да шат, кияү дә. Онык белән икәү бер бүлмәдә яшибез диярлек, үз фатирыма кайтып карап кына килгәлим.   Тормыш һаман шулай җырлап барыр кебек иде, әмма эчми, тартмый торган акыллы киявем берзаман әлеге ике зәхмәтне берьюлы куллана башламасынмы?.. Башта, ярар инде, ир кеше бит, заманасы шул, ирлеген итәсе, иптәшләре алдында аларча буласы киләдер дип, кыз белән үзебезне тынычландыра идек. Яман гадәтләре ешая башлагач, түзмәдем, кыз белән кияүне яныма утыртып: “Улым, саулыгыңны агуларга алыштырма, алар яхшыга илтми, әнә, япь-яшь ир-егетләрне шул зәхмәтләр “теге” дөньяга озатып кына тора. Син тот та шоферлыкка укып, машина алып җибәр”, – дип нотык укыдым, киңәш бирдем. Үзенең дә теләге булганмы, киңәшемне тыңлады, эш арасында шоферлыкка укый башлады. Руль артына утыргач, шайтан суын авызына да алмас дип, эчемнән генә сөенеп, өмет иттем. Укып бетергәч, менә дигән чит ил машинасы алды. Дөрестән дә, хәмерне авызына да алмый, машинасы икенче хатынымыни: сыйпап кына тора. Эшенә дә машина белән генә йөри, безне дә утыртып табигать кочагына алып чыга.   Тик бу матур гадәтләре дә озакка бармады. Киявем өйгә вакытында кайтмый, кайчакта, әллә нинди исләр ияртеп, таң белән генә кайтып керә башлады. Кыз елый, мин кайгырам. Белеп торабыз: кияү кем беләндер чуала. Яхшылап әйтеп тә, орышып та карадык, әтисе дә килеп мораль укыды. Юк, кияү бездән бизгәннән-бизә. Ә беркөнне ачыктан-ачык: “Мин мәхәббәтем янына китәм”, – дип, әйберләрен җыйнап, китеп тә барды. Менә инде өч елдан бирле марҗасы белән яшәп ята. Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез торып калдык...
Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы

--- | 26.09.2017
Viewing all 34687 articles
Browse latest View live




Latest Images