Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38251 articles
Browse latest View live

Данир Сабировның кызының бер ярышта катнашуы гына да 40 меңгә төшә (ФОТО)

$
0
0
01.11.2016 Шоу-бизнес
- Олы кызыбыз Мәрьям өч яшь ярымнан нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Башта “Гимнастика” үзәгенә йөргән иде, хәзер “Тулпар” спорт комплексының бюджет бүлегендә шөгыльләнә. Нәфис гимнастикада буй, аяклар озын булса яхшы. Мәрьямгә хәзер алты яшь.
Ярышларда күп катнаша. Менә әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган зур ярышта Татарстан командасыннан берүзе икенче урын белән кайтты. Беренче урыннар да ала. Моннан тыш, мәктәпкә әзерлек төркеменә, биюгә йөри һәм инглиз телен ныклап өйрәнә.      Нәфис гимнастика арзанлы спорт төре, димәс идем. Һәр ярыш өчен егерме мең сум акча түлибез. Моннан тыш, чыгыш ясар өчен костюмга (купальник) - якынча егерме мең, кыршауга (обруч) 1500 сум кирәк. Мәрьям төркем белән дә, ялгызы гына да чыгыш ясагач, берьюлы икешәр кием тектерергә заказ бирәбез. Бу үзе генә дә кырык мең сум дигән сүз.    
---

--- | 01.11.2016

"Чәк чәгегезне үзегез ашагыз!" - Айдар Садыйковның "Давай поженимся"дагы кыланмышларын аңламадылар (ВИДЕО)

$
0
0
01.11.2016 Җәмгыять
Бүгенге "Давай поженимся" тапшыруында өч претендент-кияүнең берсе булып Айдар Садыйков катнашты. Айдар әфәнде - танылган шоумен һәм тамада.

Тапшыру барышында Садыйков төрледән-төрле мөгезләр чыгарырга тырышты. Игътибар юрганын үзенә тартты. Әмма бу трюк булачак кәләшкә дә, "президиумда" утыручы усал хатыннарга да ошамады булса кирәк. Айдар Садыйковның вакытлы-вакытсыз үз бүлмәсеннән чыгуы Роза Сябитованы, гомумән, чыгырыннан чыгарды. "Алтыннан эшләнгән бүләк алып килергә иде! Чәк чәгеңне үзең аша!" - дип кычкырды ул милләттәшенә.

Үзәк каналда күренү бәхетенә ирешкән Айдар Садыйков, аңлашыла ки, тапшыруга хатын эзләп килмәгән. Шоумен һәм тамада буларак үз-үзен пиарлау өчен ул бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмый. Ул яктан караганда, "Давай поженимся"да катнашуы белән ул үз максатына иреште.

Тапшыруны карамаган булсагыз, карагыз: 


---

--- | 01.11.2016

Ноябрьдә Тинчурин театры Мәскәүгә һәм Самарага гастрольгә барачак

$
0
0
02.11.2016 Мәдәният
Ноябрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәүгә һәм Самарага гастрольләре көтелә. Тамашачыларга Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясе тәкъдим ителәчәк. 12 ноябрьдә әлеге спектакльне Мәскәүнең Мюзик-холл сәхнәсендә тамаша кылырга мөмкин булачак. 18 ноябрьдә “Беренче мәхәббәт” Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда күрсәтелә.

Спектакльләр 19.00дә башлана. 

Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы “Беренче мәхәббәт” спектаклен уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде. Тылсымлы комедиядә Татарстанның халык артисты Җәмилә Асфәндьярова, Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Нәҗмиева, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, шулай ук Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов катнаша. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 24 маенда булды.
---

--- | 02.11.2016

«Ростелеком» ил күләмендә корпоратив клиентларны һәм дәүләт секторын WI-FI челтәре белән тәэмин итә

$
0
0
02.11.2016 Интернет
«Ростелеком» корпоратив клиентлар һәм дәүләт секторы өчен «Wi-Fi Hotspot» дип аталучы яңа сервисын эшләтеп җибәрде. Бу «Ростелеком» клиентларына Россия Федерациясе кануннары нигезендә чыбыксыз интернетта авторизация узу мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге хезмәт ярдәмендә заказ бирүчеләр клиентлары һәм үз эшчеләре өчен чыбыксыз интернетка комплекслы тоташу мөмкинлеге бирәчәк.

«Wi-Fi Hotspot» илнең барлык төбәкләрендә Россиянең әлеге җиһаз белән тәэмин итүчеләре белән эшли. Моннан тыш, клиентка бу хезмәтне сатып алганнан соң, чыбыксыз интернетны мөстәкыйль рәвештә көйлисе булмый, «Ростелеком» бу эшне үзе башкарачак. 

Тоташкач, заказ бирүче челтәр белән идарә итү, web-битне кастомизацияләү, реклама урнаштыру мөмкинлегенә дә ия булачак. Мәсәлән, интернет кулланучы планшет яки смартфон экранында сәламләү битенә кереп, Wi-Fi хуҗасының реклама, каталог, афишасын яки башка файдалы мәгълүматын күрә алачак. «Wi-Fi Hotspot» региональ челтәре булган эре компанияләр өчен дә, кунакханә, кинотеатр, кафе, фитнес-клуб кебек зур булмаган хезмәт күрсәтүче урта һәм кече бизнес вәкилләре өчен дә кулай вариант. Шулай ук бу хезмәт халыкка ярдәм күрсәтүче салым инспекциясе, поликлиника, хастаханә кебек дәүләт оешмалары өчен дә бик файдалы.

Шушы хезмәт ярдәмендә клиент үз территориясендә кунаклар һәм үз хезмәткәрләре өчен бер яки берничә Wi-Fi ноктасы булган, куркынычсыз һәм югары тизлектәге чыбыксыз интернет урнаштыра ала. Бу өлкәдә Россия каннунарының үтәлешен саклап, кулланучыларның телефон аша SMS авторизация үтүе дә каралган.   «Ростелеком» үз клиентларына елның 365 көнендә тәүлек буе техник ярдәм күрсәтүне һәм әлеге сервисның 99,7% дәрәҗәдә югары коэффициентлы булуын гарантияли.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 02.11.2016

Америкада "хәләл алкоголь" чыгара башлаган

$
0
0
02.11.2016 Дин
АКШта алкогольсез эчемлекләр җитештерә торган бер компания үз продукциясенә "хәләл" стандарты сертификатларын алган. Алар җитештергән эчемлекләр тәме буенча аракы, виски, бренди, ром, джин, амаретто, мохито, маргарита, текила һәм башкаларны хәтерләтә, дип яза islam.ru HalalFocusка сылтама белән.
Җитештерүче продукциянең савытында "составында алкоголь, шикәр, дуңгыз ите, глютен һәм калорияләр юк" дип язган һәм аны эчү "гаеп хисе тудырмый" дип тә өстәгән.
---

--- | 02.11.2016

Зөһрә Сафина: “Продюсерым тугры дустыма әверелде” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
02.11.2016 Мәдәният
Яшь җырчы Зөхрә Сафина белән клип төшерү мәйданчыгында, кызу эш барган чагында аралашырга туры килде. Тәүге клибын төшерүгә бар җитдилеге белән әзерләнгән Зөһрә 4 яшеннән үк сәхнәдән төшмичә җырлый. Һөнәре буенча да ул музыка укытучысы. Көллиятттә укыган чагында ук зур сәхнәләрдә җырлый башлаган Зөһрә Сафина бүгенге көндә үзен җырчы буларак кына түгел, ә Кырмыскалы районы телевидениесы корреспонденты буларак та сынап карый.

— “Бәхетемә кагылмагыз” җырын чыгарырга да өлгермәдең, инде клип та төшерәсең. Әлеге җыр иҗатыңда яңа сәхифәне ачтымы?

— Клип төшерергә күптәннән хыяллана идем. Аллага шөкер, теләгем кабул булды. Барлык иҗади төркем белән көнозын тырышып эшләдек, минемчә, бик матур килеп чыгарга тиеш. Бу әле беренче генә клип. Танылып киткән җыр, тәүге клип һәрбер башкаручының да иҗатында яңа битне ача, аны югары баскычка күтәрә.   — Җырны нәкъ Гүзәлиядән булуын теләдеңме?   — Әлбәттә, чөнки мин Гүзәлия апаның иҗатын хөрмәтләүчеләрнең берсе. Аның җырлары бик матур, мәгънәле, кайсы гына җырын алма, барысы да хит булып чыга.   — Калфаклар киеп кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясаган кызның иҗат ягыннан хыяллары тормышка ашамы?   — Әлбәттә. Аллага шөкер, барысы да түгәрәк. Хыялларым әкренгә чынга ашып бара.   — Үз концертларыңны куя башладыңмы әле?   — 2014 ел ахырында иҗат кичәмне үткәргән идем. Зур әзерлекләр белән тамашачылар каршында тоткан беренче имтиханым шул булды. Әкренләп уйлар туплана инде, үз концертымны булдыру теләге дә юк түгел.   — Җырчы буларак танылу алдым дип саныйсыңмы?   — Кайбер кешеләр таный инде, ләкин үземне әлегә танылган җырчы дип санамыйм. Күкләргә чөеп мактасалар да дөрес булмас иде.   — Ярдәм кулы сузарга әзер торучы иҗатташ дусларың бармы?   — Бар, әлбәттә. Денис Кәримов минем иҗатыма бик зур хезмәт кертте. Җырны да бергә сайладык. Аранжировка, тавыш яздырулар – барысы да аның аша үтте. Ул минем өчен продюсер гына тугел, тугры дус та.   — Тәнкыйтьләгәннәре бармы? Авыр сүзне күтәрә аласыңмы?   — Тәнкыйтьлиләр инде ул. Мактау гына түгел, өйрәтеп торучылары да табыла. Аларның һәрберсен тыңлый башласаң, яшәп тә, иҗат итеп тә булмый, шуңа күрә игътибар бирмим. Авыр сүзләрне күтәрәм, күңелгә якын алмаска тырышам.   — Башкортстаннан чит сәхнәләрдә чыгыш ясаганың булдымы?   — Әлегә юк, чыгышларым бары Башкортстанда бара. Барысы да алда, Ходай язса.   — Гаиләң җырчы булуыңа ничек карый? Алар да иҗатка тартылганмы?   — Гаиләдә барыбыз да иҗатка гашыйкбыз. Әнием гармунда уйный, әтием моңлы итеп җырлый. Аларга зур рәхмәт, бар яклап ярдәм итеп торалар. Мине сәнгатькә гашыйк итеп, үзебезнең туган телебезне – татар телен өйрәткәннәре һәм татар моңын бишектән бирле җырлап, безгә тапшырган әти-әнием алдында баш иям. Бүгенге уңышларым иң беренче чиратта тулысынча аларның нәтиҗәсе. Шулай ук кызым Гүзәл дә жырларга ярата. Җырга сәләтебез нәселдән киләдер.   — Төп эшеңне сәнгатьтә күрәсеңме?   — Әйе, тормышымны сәнгать белән бәйлисе килә, чөнки алган белемем дә сәнгать юнәлеше буенча.     Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 02.11.2016

Заһид Мәхмүди: Хәзер Казанда фикер алышырлык кеше таба алмыйсың

$
0
0
02.11.2016 Әдәбият
1966 ел. Җәйләүдә көтү көткән вакытта алты яшьлек сабый бер сум акча таба. Сөенеченнән кибеткә йөгерә. Киштәләрдәге күзләрне кызыктырган кәнфит тә, перәннек тә кирәк түгел аңа. Әле хәреф тә танымаган сабый китап киштәсенә үрелә. Аңа Габдулла Тукайның шигырь китабы кирәк. Әлеге җыентык әле дә булса танылган язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең шәхси китапханәсендә саклана.
Бүгенге көндә тиктормас якташыбыз, “Мәхмүтфильм” киностудиясен  оештырып, улы Фәнис Камал белән дүрт нәфис фильм төшерергә өлгергән. Аларның “Җәза” (психологик криминаль триллер), “Ломбард” (фантастик жанрдагы фәлсәфи-сатирик  тасма), “Ак болыт” (фәлсәфи-публицистик  әсәр) дип исемләнгән әдәби-нәфис  фильмнары төрле елларда башкалабыз Казанда узган мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелде. “Җәза” фильмы, республикабыз кала-салаларында прокатта булып, иң күп акча җыючы тасма буларак танылды.   Хәзер ул, рус теленә тәрҗемә ителеп,  Россия биләмәләре буйлап “сәяхәт” итә. Заһид Мәхмүди үзенең алты шәхси газетасын да үз типографиясендә бастыра. Газеталардан кала, анда китаплар һәм брошюралар нәшер ителә. Алай гына да түгел, Заһид абыйны без экзотик хайваннар асраучы терлекче буларак та беләбез. Аның дөяләрен һәм ишәкләрен телевизор экраннарыннан  бер генә тапкыр күрсәтмәделәр инде.   - Гомер кыскарып бара, - ди ул. – Бу җәйдә миңа илле алты яшь тулды. Бездә ир-ат, бик күп яшәсә, җитмеш-җитмеш сигезгә  кадәр яши. Димәк, яшәргә дә күп калмаган бит. Шуңа да мин вакытның кадерен беләм. Балачак хыялларымның барысын да тормышка ашырып каласым килә.
- Заһид абый, үзегез төшергән тасмалар турында берничә сүз әйтсәгез иде.   - “Ломбард” фильмы - безнең беренче фильм. Ул минем “Ахырзаман шаукымы” дигән фантастик әсәрем буенча төшерелде. Анда бер генә тапкыр да сәхнәдә уйнамаган әби-апалар катнашты. Биш камерага төшердек.  Бер кадрны егермешәр тапкыр янәдән уйнарга туры килде. Тасма Манзарас авылында төшерелде.  Хәзер ул Россия Федерациясенең  дәүләт фильмнар фондында саклана. Аны без төрек туганнарга сатып җибәрдек. Килешүдә каралганча, “Ломбард”ны быелның ноябрь аенда гына прокатка чыгара алачакбыз.  Хәер, ул инде 11 ноябрьда Манзарас авылының мәдәният йортында тамашачыга тәкъдим ителәчәк. “Ломбард”ның икенче премьерасы Кукмарада узар дип өметләнеп торабыз.   “Җәза” дип исемләнгән психологик-криминаль триллерга килсәк, анда профессионаллар катнашты. Алар - Илдар Гатауллин, Гөлназ Нәүмәтова, Рөстәм Гайзуллин, Булат Җиһаншин, Лилия Камалиева, Гүзәл Гарәпшиналар. Төп рольләрне язучы, каләмдәшем Фәнзаман Баттал һәм мин үзем башкардык. Кызганычка, Фәнзаман абый тасманы карый алмыйча калды, туфрагы җиңел булсын. Сценарий буенча, Баязитны (мин башкарган роль) наркоманга әверелгән газиз улы буып үтерә. Башта, әлеге кадрны кат-кат төшереп карасак та, әллә ни уңышка ирешеп булмады.  Ахыр чиктә, ясалмалык булмасын дип, Илдарга мине чын-чынлап буарга туры килде. Муенымдагы ул бау эзләре бер айга якын бетмичә торды.   Әлеге тасма да минем “Әче балан” дигән әсәремә нигезләнеп төшерелде. Моның бер өстенлеге булды: әсәрдәге кайсы да булса бер эпизодны сыйдыра алмаган очракта,  сценарийга үзгәрешләр кертер өчен рөхсәт сорап, аның авторына кул куйдыртып йөрисе булмады.  Үз әсәрең белән эшләү безгә вакытны юкка-барга сарыф итмәскә мөмкинлек бирде дип әйтәсем килә.  Фильм, “Әче балан” романына нигезләнеп төшерелсә дә, эчтәлеге белән әсәрдән нык аерылып тора. Әлеге тасманы төшереп, романдагы бик күп кызыклы эпизодларны югалтсак та, шәп кенә ачышлар да ясый алдык. Командабыз зур түгел. Тиз һәм нәтиҗәле итеп эшли алуыбызның сере әнә шунда да ята торгандыр. Без барыбыз да мәдәният институтыннан чыкканбыз бит. Улым Фәнис, киленем Гүзәл, кызым Зөһрә, мин үзем дә мәдәният институтын тәмамлаган кешеләр. Инде әйтсәм әйтим, минем әнием заманында Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган, әтием, яшьрәк чагында, авыл клубларында кино күрсәтеп йөргән. Хәтта фильмның икенче режиссеры Рамил  Әхмәтов та мәдәни институтны тәмамлаган егет. Инде аның турында сүз чыккач, тагын шуны өстәп әйтә алам: Рамил Мәскәүдә узган күп кенә халыкара конкурсларда җиңеп чыккан белгечебез.   Вафаты алдыннан гына Фәнзаман Баттал белән таңга кадәр сөйләшеп утырган хәтердә. Шунда ул миңа бер серен ачты.  “Рәхмәт сиңа, Заһидулла, син минем балачак хыялымны чынга ашырдың, - диде ул. - Мин кечкенәдән киноартист булырга хыялланган идем”.   Быелгы мөселман кинофестиваленә тәкъдим иткән “Ак болыт” фильмына сценарий  язу бик авыр булды.  Ник дигәндә, беренчедән, күләмле әсәр, икенчедән, гел фәлсәфәдән генә тора. Әсәрдә йолдызлар да, гөрләвекләр дә, җил дә, болытлар да, бөҗәкләр дә кешечә сөйләшә. Экранга бик аз өлеше генә керде, әмма төп фикер тамашачыга җиткерелде дип уйлыйм.   Безнең “Мунча” дигән тасмабыз да бар бит әле. Ул кара мунчадан килеп чыккан Ленинның: “Җәмәгать, нигә монда шулай бик  караңгы? Мин бит сезгә якты киләчәк вәгъдә иткән идем”, - дигән сүзләре белән тәмамлана.  Әсәрдә бар вакыйга ишегалдында, ләүкәдә һәм ләүкә астында бара. Җеннәре дә, колхоз рәисе дә, гомере буе бәхет күрмәгән Җәмил карт та, Иблис тә, НКВД башлыгы да, аның “стукач”лары да мунча тирәсендә кайнаша.
-Татар кешесе руслашып бара дигән фикергә ничек карыйсыз?   - Гаилә – кечкенә генә бер дәүләт ул. Татар гаиләсе татарлыгын саклап кала алса, телебез исән булыр. Гаиләдә татарча сөйләшсәләр, татар китапларын укысалар, татар киноларын карасалар, татар җырларын тыңласалар, рус мохитендә үсү балага әллә ни зур йогынты ясамас. Туган телгә карата кызыксынуны китап аша үстерергә кирәк. Китап укымаган бала үз фикерен җиткерә алмый, андыйларның сөйләшүе дә примитив була.   - Хәзерге яшьләргә нәрсә җитми?    - Аралашу җитми дип беләм. Бу буынны Интернет аша аралашу чире яулап алды. Интернет -  виртуаль чынбарлык. Фәкать чын аралашу гына кешегә энергия бирә ала.   Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы еллары алтын чор булган икән, дип уйлап куям. Шул вакытларны яңадан кайтарып булса иде. Газета-журнал редакцияләрендә  кемнәрне генә очратмыйсың да, кемнәр белән генә әңгәмә кормыйсың иде ул заманда. Нәби Дәүли, Гомәр Бәширов, Зөлфәт,  Нияз Акмал, Мөдәррис Әгъләм... Ә хәзер башкалабыз Казанда фикер алышырлык кеше таба алмыйсың. Анда да аралашу дигән нәрсә бетеп китте. Менә шуннан соң ялгызлык хисе туа инде. Ул елларда “Татарстан” радиосы да кырмыска оясы кебек кайнап тора иде. Барча танылган композиторлар, җырчылар белән әнә шунда таныштым мин. Хәзер сине анда документ тутыртмыйча кертмиләр дә. Нәби Дәүли, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз белән сөйләшеп утырган, бөек композиторыбыз Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеевлар белән өйләрендә чәй эчеп утырган вакытлар матур төш кебек кенә тоела хәзер. Ә аларның һәркайсы белән очрашу-аралашу - үзе бер зур академия  булды минем өчен.
- Сез бүгенге көндә Кукмарада яшәп ятасыз. Моңа туган як тартуы дип карарга кирәктер инде?   - Тамыры өзелгән агачны акрын гына искән җил дә аудара.  Ә минем тамырларым Кукмарада. Чит җирләрдә бәхет эзләп йөрмәдем, Аллага шөкер. Минем бәхетем туган нигездә. Юкка гына, туган йортта күгәргән кадак та сагыш уята, дип язмаганмындыр.   - Заһид абый, карап-карап торам да, гаҗәпләнеп куям: терлекчелек белән шөгыльләнү нәрсәгә кирәк булды инде сезгә?   - Картая башлагач, сигез сәгать йоклап булмый. Төнге сәгать икедә ятам, биштә торам. Иртәнге җидегә кадәр гәҗитләр белән шөгыльләнәм. Аннары хатын белән маллар янына төшеп китәм. Дөяләрне, ишәкләрне, атларны күңел өчен асрыйм. Маллар арасында үземне шифаханәдә кебек хис итәм. Терлекчеләрне элек мул яшиләр, дип уйлый идем. Үз мисалымда әйтәм, авыл хуҗалыгы хезмәткәре бай була алмый. Чөнки чыгымнар бик күп. Сөтчелек белән шөгыльләнеп, йорт та салдым, машина да алдым, дип сөйләгән иде бер танышым. Ике елдан белдем: муеннан кредитка чумган.   Эшләнмәгән эшләр күп әле. Кышка чана ясатып, ишәкләр белән авыл урамына чыгарга ниятлим.
- Язу сезгә ничек бирелә?   Язучының язучылыгы яңа ачыш ясаудан гыйбарәт. Шуңа ирешәсең икән, димәк, син - әдип. Шигырьдәге яңалык та рифмадан гына тормый, ул кош кебек  канатлы булырга тиеш. Ә бу канатны моңа кадәр берәү тарафыннан да әйтелмәгән яңа фикер хасил итә.   - Язу - минем даруым дисәм, һич арттыру булмас. Иҗат дигәннәре шуның кадәр ләззәтле хезмәт ки,  вакыт узганын да сизми каласың, дип әйткән иде бервакыт  шагыйрә Флера Низамова. Мин бер романымны  да еллар буе язмадым. Һәркайсы бер атнада язылып бетә торды. Кадакланган кебек, көне-төне утырам, ашауны да онытам. Бу халәтне үзе язган кеше генә аңлый алыр. Иҗат дигәннәре үзенә күрә бер авыру кебегрәк нәрсә инде ул. Уйлаганнарын кәгазьгә төшермәсә, каләм иясе я чир ала, я яшәүдән туктый. Әле минем турында мәзәк тә  язганнар иде. “Мәхмүди, бу арада язмаларың күренми башлады. Сәбәбе нидә икән?” - дип сорый бер язучы.  Ә мин: “Терелә башладым бугай, язмый башлавым шуннан киләдер”, - дип җавап биргәнмен, имеш. Әмма терелергә әле иртәрәк икән. Авыруым һаман да көчәя бара. Кино да төшерә башладык бит. Сезнең барыгызга да менә шундый ләззәтле чир йогуын телим.    Чыганак: Хезмәт даны
Әдилә ГАЛИМОВА

--- | 02.11.2016

Татар филармониясендә "Гөлназга ярдәм итик!""хәйрия акциясе уза (ФОТО)

$
0
0
02.11.2016 Хәйрия
4 һәм 6 ноябрьдә (18.30) Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты була. Концертларда Айдар Фәйзрахманов җырларыннан тупланган "Олы юл" китабы да тәкъдим ителәчәк. Концерт алдыннан һәм азагында, антракт вакытында "Гөлназга ярдәм итик!"" хәйрия акциясе уза.
Фотодан карап торган бу матур кызчыкның исеме Гөлназ. Аңа тиздән 7 яшь тула. Сөйләшеп, көлешеп комлыкта уйнап утырганда, үз яшендәге балалардан бик аерылмый да кебек ул. Яшьтәшләре йөгереп, сикереп уйнап киткәч кенә кыз боегып кала: Гөлназның аяклары аларныкы кебек йөгерек түгел шул... Авыруы аркасында ул әлегә кадәр мөстәкыйль рәвештә бер адым да атлый алмый.       Дуслар!   Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан төзелгән “Олы юл...” китабын сатудан кергән акча, Гөлназга мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус костюм алыр өчен, Гатауллиннар гаиләсенә тапшырылачак.   Яхшы күңелле, миһербанлы, кеше хәсрәтенә ваемсыз булмаган дуслар! Бу балага сезнең ярдәмегез кирәк!   Изгелек кылуда бердәм булыйк!      
---

--- | 02.11.2016

Тай боксына безнең егетләр өйрәтә

$
0
0
02.11.2016 Спорт
Өлкәбездә соңгы елларда спорт аеруча зур үсеш кичерә. Кайбер авылларда көрәш секцияләре уңышлы эшләп килә, озак түгел Петрякста, Яндавишчада хоккей кордлары эшләнде, ә 2015 елда өлкә максатчан программа ярдәмендә Кочко-Пожар белән Сафаҗайда боз мәйданчыклары төзелде, айдан элек спонсор тырышлыгы белән Зур Рбишчада да шундый спорт объекты булдырылды.

Татарлар күмәк яшәгән районнарда ФСКлар эшли. Сергачның “Лидер”, Сеченның “Йолдызлы”, Кнәгеннең “Молодежный” физкультура-сәламәтләндерү комплексларында волейбол, футбол, баскетбол, хоккей һәм башка спорт төрләре буенча районара турнирлар даими оештырыла. Шунда шөгыльләнгән яшь якташларыбыз осталыкларын шомартып Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яуладылар - шорт-трек буенча Карга-Кочко-Пожар оныгы Файлә Аймалетдинова, өстәл теннисы буенча камкалы Айрат Мангушев. Шушы традицион спорт төрләреннән гайре безнең якларда экзотик булган бокс төрләре дә милләттәшләребез арасында киң тарала башлады.

Берничә ел элек андылы Рамил Мөхәммәтризаев Сергачта тай боксы секциясен ачты. Хәзерге вакытта аның кул астында, шул исәптә татар авылларыннан да, йөзгә якын бала һәм яшүсмер бу спорт төре буенча алымнар өйрәнә. Рамилның тәрбияләнүчеләре регионара турнирларда да призлы урыннарга ирешә.

Әменә күптән түгел Кнәгеннең “Молодежный” ФСКсы базасында да тай боксы буенча секция ачылды. Биредә Кнәген, Лыскау, Зур Мурашкин районнарыннан ике дистәгә якын бала белән яшь, әмма инде танылган милләттәшебез, Ыргу егете Надир Исхаков шөгыльләнә.    Язганыбызча, ул 2015 елда шушы спорт төре буенча Таиландта узган дөнья чемпионатында икенче урынны яулап кайтты. Быел аңа Россия спорт министры Виталий Мутко карары белән Халыкара спорт мастеры исеме бирелде. Ярышларда катнашуы белән беррәттән ул “Молодежный”да тренер булып эшли. Яшь спортчының зур потенциалын күреп, Кнәген районының спорт мәктәбе директоры Алексей Банников аңа секция ачарга тәкъдим итә. Хәзер менә Надир икенче ай инде биредә тәҗрибәсе белән уртаклаша, теоретик дәресләр үткәрә, төрле алымнар өйрәтеп, аларны аннары практикада күрсәтә.    Шул ук вакытта Надир үзенең спорт карьерасын да дәвам итә. Узган җомга көнне ул Мәскәүдә “W5” бокс оешмасы рейтингы өчен оештырылган ярышлар кысаларында Сербия боксеры Марко Гурдельевичны җиңеп, чираттагы ра¬ундка чыкты.   Язма ахырында танылган якташ-спортчыбыз Алия Мустафина турында да әйтеп үтик. 22 октябрьдә Мәскәүдә аның исемендәге призларга спорт гимнастикасы буенча регионара турнирда Мәскәүдән, владимирдан, Туладан, Дзержинсктан, Пенза өлкәсеннән 100гә якын кеше катнашкан, ярышларны оештырырга Алиянең әтисе Фәрхат әфәнде булышкан.    Фотода: Надир Исхаков Рамил Мөхәммәтризаев һәм аның тәрбияләнүчеләре белән. 

 


Илнар САДЕКОВ әзерләде

--- | 02.11.2016

Instagram битен бары тик татар телендә генә алып баручы Татар малай көтү көтә башлаган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
02.11.2016 Интернет
Instagram кулланучылары арасында Татар малайны белмәгән кеше юктыр. Шулай булмый ни, бүген аның аккаунтына 29 мең 500 кеше (!) язылган. 30 яшьлек егетне социаль челтәрдә татарча блог алып баруга нәрсә этәргән соң? Бу турыда ул Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.
Моңа кадәр Instagram челтәрендәге битен тулысынча бары тик татар телендә алып барган кеше бик сирәк булгандыр. Татар малай бу стереотипны юкка чыгарды. Хәзер аннан күреп, яшьләр дә интернетта татар телендә язуга, җырлауга тартыла башлады. Татар малай “вирусы” чын мәгънәдә йогышлы булды, ахрысы.   Бу егетнең чын “йөзе” быелның март аенда ачылды. Аны күргәч, язылучылары тагын да артып киткән икән. Тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән булган Ринат Галиәхмәтов, авыз тутырып, горурланып: “Мин – гади татар малае”, ди. Үзеннән бөркелгән җылылыкны башкалар да аның фото һәм видеолары аша тоя.     - Бүген Instagram челтәрендә синең аккаунтны белмәгән кеше юктыр. Бу махсус уйлап табылган проект идеме, әллә уйнап кына барлыкка килгәнме?   - Мин әллә кайчаннан бирле татарларны берләштерә торган аккаунт барлыкка китерергә теләгән идем. Башта ул “TatarXFiles” дигән аккаунт булды. Мин анда Татарстанның гүзәл җирләре турында башка кешеләр төшергән фото-видеоларны куеп бардым. Соңыннан, аны “Tatar Comedy” дип үзгәрттем. Шулай постлар куеп баргач, халык социаль челтәрдәге битем белән кызыксына башлады, үз фотомны сорады. Ә мин исә: “Язылучылар 10 меңгә җыелса, барысын да сөйлим”, дип вәгъдә бирдем. Озак та үтми, язылучыларның саны дистә меңнән артып китте. Вәгъдәмдә торып, фото аша үземнең Түбән Кама егете булымны ачып салдым.
- Әле бит шушы аккаунт кысаларында #ЯратканҖырым проекты да бар?   - Әйе, интернет аша бер җырчының концертын тыңлаганнан соң, тамашачыларның аңа кушылып җырлавын күреп, #ЯратканҖырым проектын башлап җибәрдем. Кешеләр, гомумән, үз җырлауларын социаль челтәрдә куймый. Ә минем флэшмоб кагыйдәләре буенча, биредә татарча җыр куярга кирәк. Бу проект шактый уңышлы булып чыкты. Аңа көннән-көн күбрәк кушылалар. Шуңа да ел ахырында аның җиңүчеләренә “Instagramның халык артисты” дигән исем белән диплом-кубоклар бирәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, сәхифәне гел татарча алып бару җиңел түгел. Кайвакытта сүзлекләрне дә кулланырга туры килә. Бөтен кеше миңа: “Синең әле аккаунтыңа бер ел да юк, ә анда шуның кадәр күп кеше”, дип шакката. Тик алар бу аккаунтны күңелемдә инде ничә еллар йөрткәнемне күз алдына да китерми!
- Бу блог синең өчен хоббимы, әллә инде аны эш буларак кабул итәсеңме?   - Соңгы ике-өч ай эчендә тормышымны Instagramга яраклаштырып яши башладым. Кешеләргә үз республикабызны, аның кеше күрмәгән матур урыннарын күрсәтәсем килә. Баштарак бернәрсәгә дә игътибар итмичә, теләсә нәрсә куя идем. Әле күптән түгел блогта, көтү көткәндә, репортаж эшләдем. Көтүгә чыгу өчен, махсус рәвештә, эштән сорап, ял алдым. Безнең авылда интернет тотмый. Телефоннарны зарядкага куеп, үзем белән портатив аккумуляторлар алып, көтүдә видеолар төшердем. Казанга килгәч, монтаж ясадым.  
- Instagramда постлар куюның берәр махсус вакыты бармы?   - Вакыт булган саен куеп барырга тырышам. Шунысы бар: постны ничәдә куйсаң да, кеше барыбер карый. Гадәттә, иртә белән, төшке һәм кичке аш вакытларында, йоклар алдыннан язылучыларымнан килгән сорауларга җавап бирәм.   - Син, постлар язган вакытта, язылучыларыңа “дусларым-матурларым” дип эндәшәсең. Бу үзең уйлап чыгарган гыйбарәме, әллә Тубән Камада шулай сөйләшәләрме?   - “Дус” сүзе минем өчен егетләргә әйтелә торган сүз кебек. “Дуслар” дигәч, күз алдына егетләр килә. Ләкин кызларны үпкәләтеп булмый бит инде. Аларга да бер сүз уйлап табарга кирәк иде. Шуңа күрә “дусларым” сүзе – егетләргә, “матурларым” кызларга булды. Бу үзенә күрә фишкама әверелде.   - Әти-әниләрең әлеге блогны алып баруга ничек карый соң? “Җитте инде, улым, бала-чага кебек, гел телефонда утырма” димиме?   - Баштарак әни: “Нәрсә төшереп, теләсә-нәрсә кыланып йөрисең, әйдә, эшлә”, дип әйтә иде (елмая). Хәзер инде позитив рухтагы блог булгач, аңлый башладылар. Әниемнең дә Instagramда аккаунты бар. Ул – минем сәркатибем, бөтен хаталарымны беренчеләрдән булып төзәтүче дә ул. Башлангыч вакытта, миңа комментарий язганда, “улым-улым” дип эндәшә иде. Мин аңа: “Әни, миңа Татар малай дип яз, кеше белмәсен”, дип әйткәч, ул да хәзер Татар малай дип яза башлады (елмая).   - Сине татар мәдәнияте белән бәйле чараларга чакыралар. Монда да Instagramдагы аккаунтның йогынтысы булмый калмагандыр?   - Әйе, аккаунтымда аудитория күп булгач, әлеге чараларны башкаларга да күрсәтәсем килә. Кайвакыт Instagramда утыручылар Татар малайның аккаунты аша ул чараларны җылырак кабул итә. Әлбәттә, минем татарларга бер урында гына таптанып тормавыбызны, алга атлавыбызны күрсәтәсе килә.
- Урамда да хәзер сине таный башлаганнардыр инде...   - Үзеңне  белмәгән кешеләр таный башлагач, бик кызык икән ул. Кызлар  күрүгә “Син бит – Татар малай”, дип кочаклашалар. Ә егетләр җитдирәк, алар күрешергә кулларын суза, ләкин артыгын сөйләшеп тормый. Минем  популяр булуымны әйтәләр, ләкин мин аны сизмим, “йолдыз чире” йогуын да теләмим. Хәзерге вакытта нинди гади, шундый булып каласым килә.   - Сиңа язылучылар арасында рәхмәтләрен җиткерүчеләр бармы?   - Әйе, алар бик күп. Мисал өчен, көтүдән репортаж алып барганда, ике көн эчендә миңа берьюлы 600 кеше кушылды. Көтү көткән рәхәт чакларын искә төшереп, ностальгиягә бирелеп, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый иде араларында.  Беләсезме, миңа хәтта олы кешеләр дә бик күп яза.  
- Үзең дә кайбер сүзләрне сүзлекләрдән карыйм, дип искәрттең, постлар язганда, татар теле укытучыларына мөрәҗәгать иткәнең юкмы?   - Минем укытучыларым – ул миңа язылучылар. Алар мине һәрвакыт төзәтеп тора. Вак кына хатаны да игътибардан читтә калдырмый. Шәһәр малае булгач, татар телен  яхшы дәрәҗәдә белми идем. “Татар малай” дигән исем биргәч, үз алдыма татар телен яхшырак белергә, аны ныклап өйрәнергә дигән максат куйдым. Сүз байлыгы күбрәк булсын дип, татарча газеталар укый башладым, татарча җырлар тыңлыйм.   - Димәк, блогны алып бару да татар телен өйрәнүгә бер этәргеч булган?   - Әлбәттә. Очрашкан кызларымның кайберләре рус иде. Алар татар кызлары булса, мин аларга “матурым”, “җаным”, күбәләгем”, дип әйтә алыр идем. Чөнки татар телендә сүз байлыгы шулкадәр киң. Әнием Мамадыш районыннан, әтием – Түбән Камадан. Без өйдә татар телендә сөйләшәбез. Баштарак туган телемне яхшы беләм, дип уйлый идем. Сәхифә алып бара, радиолар тыңлый, газеталар укый башлагач, үземнең ялгышуымны аңладым.   - Булачак хатының да Ринат Галиәхмәтовны гына түгел, ә Татар малайның тормышын белеп кияүгә чыгарга тиешме соң?   - Беренчедән, мин тормышта нинди, Instagramда да шундый. Икенчедән, әгәр мин насыйп ярымны очратам икән, дусларым-матурларыма үз аккаунтыма аның белән төшкән фотоларны куячакмын. Моны хәтта язылучыларым да көтәләр.   Видеоны монда карарга мөмкин.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

--- | 01.11.2016

Хәмдүнә Тимергалиева: «Рөстәм үлгәч мин ятим калдым, «Галигә барам әле» җырын да хәзер җырлый алмыйм»

$
0
0
02.11.2016 Шоу-бизнес
Зәңгәр экраннар аша Рөстәмнең язмаларын караганда: “Их, әле рәхәтләнеп сәхнәдән үзенең гармун моңнарын яңгыратып яшисе иде дә бит”, дип уйлап куясың. Һич көтмәгәндә арабыздан китеп барган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев сокландыргыч талант иясе иде.
Әгәр исән булса, октябрь аенда  үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтәр иде ул. Озак еллар мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән бергә эшләргә насыйп булды аңа. Рөстәм һәрвакыт үзенең балалары Ислам һәм Алия белән горурланып яшәде. Ислам студент чакларыннан ук шаяннар, тапкырлар клубында катнашып йөрде. Кызы Алия хәзерге вакытта КФУда магистратурада укый, лицейда инглиз теле дә укыта... Ул аның башта  Мәскәү дәүләт университетына укырга керүенә сөенеп туймаган иде.   Рөстәм балалар өчен берничә ноталы китап чыгарырга өлгерде. Уен кораллары ясау осталарыннан, кибетләрдән  төрле уен кораллары сатып алырга яратты. Ул «Россиянең   атказанган артисты» исемен алгач, сөенә–сөенә редакциябезгә шалтыраткан иде. Мәскәүдә “Минута Славы” тапшыруында троллейбус йөртүче буларак катнашып кайту шатлыгын да иң элек безнең белән уртаклашкан  иде.   Заманында үзе эшләгән Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле  баянчы Рөстәм Вәлиевне искә алдылар. Кичәнең сценариен  Рөстәмнең хатыны  Диләрә  ханым  үзе төзегән. Биредә  Рөстәмне ярдәмчел, кешелекле буларак та искә алдылар.   Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән дә еш чыгыш ясаган баянчы. "50 яшьлек юбилеенда Рөстәмне котларга сәхнәгә менсәм, шунда ук “Гөлҗамал”ны уйнап җибәргән иде. Шул чагында ирексездән аңа кушылып җырламыйча булдыра алмадым. Рөстәм бик гади иде. "Илһам Шакировка уйнаган музыкант мин" дип  беркайчан да масаймады. Без аның белән бергәләп диск  та чыгардык,  театрда аны тәкъдир итү концертында да чыгыш ясадык”, дип сөйләде артист.   Рөстәм үлгәч мин ятим калдым. Озак еллар  аның моңнарына кушылып “Галигә барам әле” җырын башкарып йөрдем. Хәзер аны җырлый алмыйм”, – диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.   Кичәдә  Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Азат Тимершәех, Асаф Вәлиев,Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Фәридә – Алсу, Илназ Минвәлиев һ.б. лар катнашты.   Рөстәм Вәлиевне искә алырга Самарадан якташлары да килгән иде.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 02.11.2016

Укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыны хөкем карары көтә

$
0
0
02.11.2016 Криминал
Тикшерү комитеты Әлмәт мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек укытучыга карата гаепләү белдерде. Ул Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлегенә туры килгән гамәлләр кылуда гаепләнелә.Тикшерү буенча, укытучы 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттаг ы якынлыктан соң кыз авыр хәлдә хастаханәгә эләккән.
Үз гаебен укытучы хатын-кыз тулысынча таныган.    Укытучыга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Хәзергә ул өй арестында.   Тулырак: В Татарстане будут судить экс-учительницу за интимную связь с ученицей
---

--- | 02.11.2016

Авылга яшь имам кайтты

$
0
0
02.11.2016 Дин
21 октябрьдә Җомга намазы алдыннан Кызыл Октябрь районының Чүмбәлинең икенче мәчетендә бер тарихи вакыйга булып үтте – Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм мөфтиләр советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның фәрманы нигезендә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров ике мәчетле авылга яңа имам итеп Али хәзрәт Алиевны билгеләде һәм шул көннән алып Җомга намазын яшь имамнан гайре беренче мәчеттә Мяксут Искәндәров, ә икенчесендә Мәсум Сибгатуллин укытырга хокуклы, дип тә өстәде.

Туган авылларын яшь һәм укымыш имамлы итү теләге яңа гына оешып килгән Чүмбәлинең иҗтимагый советы әгъзаларында туа һәм алар шушы планнарын тормышка ашыру нияте белән Россия мөфтиләр советына чыгалар һәм хуплау табалар. Унлап кешедән торган бу иҗтимагый советның рәисе итеп көрәшче-ветеран Рәис Мөҗипов сайланган һәм нәкъ аның имзасы белән рәсми хатлар өлкә һәм Россия Диния нәзарәтләренә юллана да.

Али хәзрәт Т.Новгородта туып-үскән, Казанның «Мөхәм-мәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, өч бала әтисе, Мәдәнәдә яшәп, Чүмбәлигә йөреп эшләячәк. Авылның иҗтимагый советы аңа 15 мең сум хезмәт хакы билгеләвен Рәис әфәнде бәян итте һәм мәчет акчасына яшь имамның катнашы булмавын да ассызыклап үтте.

Чүмбәли иҗтимагый советының бу карарын К.Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмагыйлов та хуплап чыкты, чөнки мәчетләрнең эшчәнлеген бүген инә күзлеге аша үткәрүче органнар артып китте һәм аларның һәрбересе белән уртак тел табар өчен заманча дөньяви белемле дә һәм мобиль дә булу сорала, диде ул.   Шуннан соң Рәис әфәнде яшь имамны җирле мәктәп директоры һәм авыл башлыгы белән таныштырды, мәчет каршында дини укулар оештырылуы турында әйтте һәм авылдашларын яшь имамны үз итәргә чакырды.   Билгеле, 26 ел икенче мәчеттә имам булып торган Мәсум хәзрәт Сибгатуллин да, беренче мәчет имамы Надир хәзрәт Камаев та бу вакыйганы үз күзлекләреннән чыгып бәяләделәр, үпкәләрен белдерделәр, ләкин өлкән имамнарга лаеклы алмаш кирәк дигән күпчелек фикер өстенлек алды. Әлбәттә, бу имамнар үз мәхәлләләре өчен аз эшләмәгәннәрдер, бу хакта без дә язып чыккаладык, тик кеше салмасына катык булып тыгыласыбыз килми. Шуңа әлеге хәлне комментарийсыз калдырырга булдык, әмма бу проблема кайбер башка авылларыбызда да кискен торганын яшерә алмыйбыз, чөнки табигый күренеш – кеше картая һәм аңа, билгеле, яшь алмаш кирәк. Ә олы яшьтәге авыл имамнарына лаеклы яшь алмаш табу – бүген бик катлаулы мәсьәлә, әмма ләкин чүмбәлилеләр моны хәл итә алдылар кебек.      
Олег ХӨСӘИНОВ

--- | 02.11.2016

Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында янгын чыккан (ВИДЕО)

$
0
0
02.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Бүген көндез «ТАИФ-НК» заводында шартлау булды, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары. Һәлакәт урынына барлык махсус хезмәтләр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә экстрен хезмәтләр чакыру фактын расладылар.
Әлеге хәлне күрүчеләр сөйләвенчә, башта шартлау тавышы ишетелгән, аннан янгын башланган.  


---

--- | 02.11.2016

Эльмира Хәмидуллина: “ “Рәвешләр”дә башында авыррак булды” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
02.11.2016 Мәдәният
“Рәвешләр” юмор театры артисткасы Эльмира Хәмидуллина сөйләшкәндә дә сүзне шаяруга борып, “мин юморист бит” дип эчкерсез көлеп җибәрә. Югалган кәефләрне дә табасың аның белән. Сәхнәдәге образы гына түгел, күңел халәте ул аның. Эльмирага танылуны шулай ук “Мәңге яшисе килә” җыры да китерде.
— Эльмира, син үзең кайсы яклардан? Гаиләдә кечкенәдән үк булачак артист итеп тәрбияләделәрме? — Мин Түбән Кама кызы. Гаиләбездә ике як та иҗади, ике яктан да бабам гармунчы, әбиләр җырлый. Әтием шулай ук моңлы, матур итеп җырлый. Әти-әнием кечкенәдән үк артистка буласымны күреп үстерде инде. Зур сәхнәгә күтәрелгәнгә алар бик шат һәм шулай ук минем хыялым чынга ашты. Белемне Түбән Кама педагогия көллиятендә алдым, киләсе елга Казан федераль университетына укырга керергә ниятләп торам. — Түбән Камадан булгач, “Мунча ташы” юмор театрында чыгыш ясау теләге булдымы? — Әйе, теләк кенә дә түгел, чакыру булды. 2015 елда мин кастингта катнаштым. Аңа кадәр “Мунча ташы” белән бер ел алдан, артист булырга теләп,  хәбәрләшеп алган идем. Гамил абый белән сөйләшү дә булды. “Уйларбыз” дип калдылар да, күпмедер вакыт узып шалтыратканда мин инде “Рәвешләр” юмор театрында эшләргә чакыру алган идем. — “Рәвешләр” сине ничек күзләп алды? — 2015 елның апрелендә кастинг үттем. Анда юморист, алып баручы, җырчы булырга теләүчеләр саны 500 кешедән дә артып китте. Мин үземне җыр һәм юмор буенча да тәкъдим иттем. Шунда күреп калып, театрга чакырдылар. Беренче урында, әлбәттә, җыр булды, ул миңа күбрәк ошый. Түбән Камада бик күп җыр конкурс-фестивальләрендә беренче урыннарны яуладым, дипломнарым бик күп. — Син, димәк, күп кенә музыкаль белеме булган конкурсантларны да артта калдырып, лауреат исемнәре алган, инде эстрадага да килеп кергән үзешчән җырчы? — Җыр бит инде ул күңелдән чыгарга тиеш. Мин һәрвакытта да күңелемне биреп җырлыйм. Халыкка кыланып, үземнең кыяфәтемне күрсәтеп түгел, ә тавышымны, моңымны җиткереп җырлыйм. Сәхнәдән арып, бушап төшмим. Мин тамашачыларга карап, аларның энергетикасын тоеп, үземә үк рәхәт алып чыгыш ясыйм. — Барлык тамашачы да елмаеп, көлеп, кул чабып кына утырмый бит. Бик авыр аудиториягә, залда битараф йөз белән утыручыларга очраганың булдымы? — Әлегә юк, чөнки минем ике җырым да шаян. “Мәңге яшисе килә” һәм “Күрше бабай”- икесе дә дәртле җырлар, шуңа анда моңаеп утырырга урын калмый. Кеше концертка барыбер ял итәргә килә бит. Үзем озын халык көйләрен яратам. Бабай да гармунчы булгач, Сабантуйларда да чыгыш ясаганда шундый җырларны башкара идем. Анда минем тавышым бөтенләй дә ачыла. Шаян җырлар бик үк минем стильдә түгел, озын, сузып башкарыла торган җырлар аша халык та моңың бармы-юкмы икәнен аңлый бит. Алай да яңарак кына “Картуф” җырын да репертуарыма алдым. Театрда тагын бер җыр алырга тәкъдим иттеләр дә, юмористик форматка туры китереп, әлеге татар халык җырын сайладым. — Шаянлыкны читкә куеп, җитдирәк, моңлы, лирик җыр башкарырга ким дигәндә уй бардыр? — Туры килүче, озын көйле матур җыр булса алыныр идем. Бабай гармунда уйнаганда “Йөрәк сере” җырын рәхәтләнеп сузып җырлыйм. Менә аны сәхнәгә чыгарасым килә. Мин бит татарча гына җырламыйм, һинд, гарәп, инглиз телендә җырлар башкарам. Чит телләрдә ирекле сөйләшмәсәм дә, җырның мәгънәсен белеп, тәрҗемәсен аңлап җырлыйм. Һинд телендә җырлауның бер үзенчәлеге бар: аларның җырларын дулкынлап, матурлап җырларга кирәк. Җырына карап хәрәкәтен дә сайлыйсың, гел биеп җырларга да кирәкми. Мәсәлән, һинд телендә әни турындагы  “Хатуба” җырын бик хәрәкәтләнеп җырлап булмый, чөнки ул моңсурак җыр. — Кире “Рәвешләр”гә әйләнеп кайтсак, син икенче сезонын эшлисең, ләкин анда да гади җырчы буларак кына түгел, ә пародистка буларак кереп киттең.Үзеңә бу сәләт каян килде? — Быелгы программада минем җыр белән генә чыгышларым бар, ә узган сезонда миңа Әбри белән уртак номерда пародияләр күрсәтергә туры килде. Бәләкәйдән үк мин җырчыларны телевизордан карап, аларны кабатларга ярата идем. Кастингта да Зәйнәп Фәрхетдинова “слухың бик яхшы” дигән иде, чыннан да бик тиз отып калам. Минем әни дә ул яктан бик булдыра, аңа да башкаларны кабатлау берни тормый. Пародия җиңел бирелә дияр идем, әмма аннан соң җырларга авыр, чөнки тамакны карлыктыра. Номерда да күп кенә хатын-кыз җырчыларны күрсәтергә туры килде. — Юмор өлкәсе барыбер өстенлек итә, чөнки җырчылар күп. Пародистка булып алга таба да дәвам итәсең киләме? — Юк, мин күбрәк җырга тартылам. Юмор бит кызык кына түгел, мәгънәле дә булырга тиеш. Оста итеп күрсәтү өчен бик күп көч һәм тәҗрибә таләп ителә. Юмористик образны бик рәхәтләнеп башкарам, зур концертларда да чыгыш ясыйм, ләкин алга таба иҗатны да ниндидер башка якка үзгәртәсем килә. — Син йә блондинка, йә брюнетка булып аласың. Образыңны еш үзгәртеп торасыңмы? — Алышынып торырга ярата идем, ләкин хәзер андый экспериментлар бетте. Кызыл чәч белән дә йөргән чаклар булды. Хәзер чәчемнең үз төсен кайтарырга булдым. Концертларда үзем бизәнәм, үз образымны тудырам, тик әгәр дә стилистлар ярдәме булса, аннан баш тартмыйбыз. — “Рәвешләр” диюгә ир-егетләр коллективы күз алдына килеп баса. Бердәнбер кыз кеше буларак төркемгә кереп китәргә уңайсыз булмадымы? Гастрольләргә чыгып киткәндә ашарга пешерү,  кер юу кебек эшләрне башкарасыңмы? — Башлаганда авыррак, кызлардан үзем генә булганга кыенлыклар булды. Ашата, табак-савытын җыештыра идем, ләкин керләрен үзләре юалар. Аларга әйтеп тормыйсың, хатын-кыз эше бит инде ул, эшлисең. Егетләр инде ничә ел гастрольләрдә йөреп үзләре дә ияләшкән. — Кызыксынуларың нинди? — Мин бик татарча китаплар укырга яратам. Элек-электән ук китапларны укый идем. Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликованы бик үз итәм. — Үзең дә язучы булып китәсең килмиме? — Юк, җырларны әле язарга була, ә китап язарга батырчылык итмим. Менә илһам барлыкка килсә көйләр яза алам мин, ләкин бу эшкә дә ныгытып алынмадым. Алда гастрольләр, чыгышлар, шуңа әлегә сәхнә юнәлешендә эшлибез.     Фотолар шәхси архивтан алынды.  
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 02.11.2016

Татар филармониясендә ноябрь аенда булачак чаралар (АФИША)

$
0
0
02.11.2016 Мәдәният
Алдагы айлар кебек үк Татар филармониясендә ноябрь дә төрле жанрдагы чараларга бай булачак. III Халыкара «Джазлы Казан» фестивале тәмамланды, ләкин филармониядә джаз музыкасы тынмый.

 2 ноябрьдә казанлылар «Даниил Крамер белән джаз кичәләре» абонементында Антон Румянцев (саксофон), Даниил Крамер (фортепиано, клавишалар), Евгений Аноев (бәрмә уен кораллары), Анатолий Кожаев (контрабас), Роман Дмитриевны (фортепиано) ишетәчәк. Джаз темасын 11 ноябрьдә ТР Филармония джаз - оркестрының (баш дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский) «А нам все равно!» дип аталган театрлашкан концерты дәвам итә. Ул Леонид Гайдай кинокомедияләрендәге музыкага нигезләнеп төзелгән һәм «Кино музыкасы» абонементы кысаларында уза. “Россия джазы осталары” абонементында 23 ноябрьдә Россия музыканты Аркадий Шилклопер (валторна, альп өрмә уен коралы) һәм Америкадан килгән Вадим Неселовский (фортепиано) чыгыш ясаячак Концертның исеме – «Last snow». 27 ноябрьдә Филармония джаз оркестрының балалар өчен «Саксофон бәйрәм итә» концерты.

Ноябрь, менә икенче ел инде, Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале уза торган ай да. Быелгы фестиваль бөек композиторның 95- еллыгына атап уздырыла. Фестиваль 3 ноябрьдә Россиянең халык артисты Сергей Захаров концерты белән ачылырга тиеш иде. Артистның авырып китүе сәбәпле конерт 18 гыйнварга күчерелде. 12 ноябрьдә фестиваль кысаларында музыкант, СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе чыгышы. II классик музыка фестивале 25 ноябрьдә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Рэм Урасин, Альбина Шаһиморатова, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Молодцова һәм башка җырчылар катнашындагы Гала-концерт белән төгәлләнә.

Ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм аның җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле өч зур концерт тәкъдим итәчәк. 4 ноябрьдә Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” дип аталган концерт була. Әлеге концерт «Олы юл" китабын тәкъдим итү дә.   Концертта Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир, Филүс Каһиров, Гөлшат Шәрәпова, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Гыйлфанов, Флорит Гыйздәтуллин, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов), «Татарика» халык уен кораллары оркестры (дирижер - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов) катнаша.   6 ноябрьдә  Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Гәрәбә» дип аталган концерты була. Концерт программасында татар фольклор музыкасы классик шагыйрьләребез әсәрләре белән үрелеп барачак.   Концертлар алдыннан, тәнәфес вакытында һәм концерттан соң филармония фойесында “Олы юл” китабын сату оештырыла. Китап сатудан кергән акча ДЦП авырулы 7 яшьлек Гөлназ Гатауллина гаиләсенә тапшырылачак.   21 ноябрьдә Фольклор музыкасы ансамбленең “Музыкаль дүшәмбе” абонементы кысаларындагы концерты уза.   Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты  Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры «Уйна, гармун, чыңла, кыл!» концерты белән 6 ноябрьдә  «Оркестрның ансамбльләре һәм солистлары парады» сериясен дәвам итә. 13 ноябрьдә Оркестр «Музыкаль ассорти» абонементыннан «Дөнья халыклары әкиятләре» концертын уйный. 17 ноябрдә «Анатолий Шутиков тәкъдим итә» абонементы кысаларында Оркестр белән Мәскәүдән килгән солистлар Максим Катырев (баритон) һәм Юлия Гончарова (сопрано) чыгыш ясаячак.Программа «Виват, оперетта!» дип атала.   5 ноябрьдә быелгы сезонда төзелгән «Кроссовер» абонементы кысаларында виртуоз гитарачы Лука Стриканьоли чыгыш ясый.   10 ноябрь филармониядә чегән җырлары һәм көйләре көне. «талпын, чегән күңеле» программасы белән бу кичтә «Ромэн» ансамбле һәм Ольга Янковская чыгыш ясаячак.   Алексей Уткин җитәкләгән Академия камера оркестры концерты 19 ноябрьдә булачак. Бу концерт « Россиянең камера оркестрлары» абонементын ача.   «Рәсемле музыкаль әкиятләр» абонементы филармониянең балалар өчен төзелгән иң популяр проекты. Тере музыка, экранга трансляцияләнгән эбру стилендәге картиналар белән бизәлеп укылган әдәби әсәр балалар күңеленә озакка уелып калырлык. 20 ноябрьдә филармониядә Павел Бажовның «Бакыр тау хуҗабикәсе», «Күк елан», «Көмеш тояк» әсәрләре яңгыраячак.   20 ноябрьнең киче А.С. Пушкинга багышлана. Россиянең халык артисты популяр театр һәм кино актеры Валерий Баринов шагыйрьнең «Буран» әсәрен укыячак. Әсәр Евгений Волчков җитәкчелегендәге «Русская рапсодия» ансамбле башкаруында тере музыка астында укыла.   18 ноябрьдә – «Болгар радиосы» концерты. Концертта Зөфәр Хәйретдинов, Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров, Булат Җиһаншин, Руслан Кираметдинов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Рамил Шәрапов һәм башка сәхнә осталары катнаша. 24 ноябрь кичендә «Мәйдан» каналына биш яшь тулуга багышланган   «Казан кичләре» концерты. Яшь телеканал бәйрәмен котлап Рәсим Низамов, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илнар Сәйфиев, Илфак Шиһапов, Айсылу Габдинова, Илназ Гарипов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Резидә Шәрәфиева, Эльмира Гыйлфанова, Рафил Җәләлов, Эльвира Хәйруллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Артур Маузер чыгыш ясый.   Мәгълүмат өчен:барлык аталган чаралар Татар филармониясе тарафыннан яки филармониянең ярдәме белән оештырыла. Филармониядә аренда килешүе белән узучы башка чаралар да күп.
---

--- | 02.11.2016

Цирк легендасы Олег Попов кунакханә номерында вафат булган

$
0
0
03.11.2016 Мәдәният
СССРның халык артисты, атаклы клоуннарның берсе Олег Попов 87нче яшендә кунакханә номерында вафат булган. «Росгосцирк» башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итүенчә, гомеренең соңгы көнендә артист Ростов шәһәрендә гастрольдә булган.
Иванов әйтүенчә, Попов «үзен яхшы хис иткән, кичен телевизор карап утырган, бу хәл көтелмәгәндә килеп чыккан».   Олег Поповның цирк карьерасы эквилибрист буларак башлана. Клоун булып ул 1951 елда дебют ясый.   1991 елда артист Германиянең Эглофштайн шәһәренә китә. «Бәхетле Ганс» исеме астында циркларда чыгыш ясый.   20 ел узгач Олег Попов Россиягә кайта һәм Сочида узган "Мастер" цирк фестивалендә катнаша. Анда исеме бар доньяга танылган клоунга «Цирк легендасы» исеме бирелә.   Тулырак: Всемирно известный клоун Олег Попов скончался в цирковой гостинице
---

--- | 03.11.2016

Татарстанга кайтарылган блогер Рәйханның хәлен табиблар авыр дип бәяли

$
0
0
03.11.2016 Фаҗига
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты кичә Казан блогеры Рәйхан Халитовны Нью-Дәһлидән алып кайтып, 9 сәгать 36 минутта «Казан» аэропортына төште. Урынга ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Республика һәлакәтләр медицина үзәге табиблары пациентка беренчел карау үткәрде.
«Аның катнаш җәрәхәт, бу иң авыры. Биредә без өстән генә күзәтү ясадык, хастаханәдә тулы тикшерү үткәргәч, хәл ачыкланыр. Йокысы яхшырган, алга китеш барлыгы күренә», – дип билгеләп үтте Республика һәлакәтләр  медицинасы үзәге җитәкчесе Ирина Исаева.     Исегезгә төшерәбез: Рәйхан Халитов сентябрь ахырында Һиндстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан иде. Ул арендага алган байкында барганда каршы як полосага автобус чыгып, блогер белән бәрелешкән. Һиндстан табиблары аңа баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, тезендә яра һәм бармаклары сынган дип диагноз куйганнар. Хастаханәдәге һәр көне 70 мең сумга төшкән.     Һиндстанга аның әнисе Наилә Халитова очкан. Шул ук вакытта Казан блогерына хастаханәгә түләү өчен акча җыю оештырылды. 18 октябрь көнне Татарстан Президентының ТР Хөкүмәтенә Рәйханны Казанга транспортировкалау һәм аны үз җиребездә дәвалау мәсьәләсе буенча йөкләмә бирүе хакында рәсми мәгълүмат пәйда булды. Һәм менә бүген ул башкалага кайтып җитте.   «Ул тернәкләнеп килә, барыбыз өчен дә сюрприз бу. Ай дигәндә, өч телдә – рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшә һәм барысын да аңлый башлады. Инде бик азы – физик яктан тернәкләнәсе калды», – дип улының хәлен җиткерде Рәйханның әнисе Наилә Халитова.     Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Рәйхан Халитовны Татарстанга алып кайту эшләре оештырылды. Хәзер ул туган җирендә. Инде Республика клиник хастаханәсендә дәвалану үтәчәк, аның тизрәк аякка басуына өметләник», – дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.   «Ан-148 самолеты махсус медицина җиһазы белән тәэмин ителгән, очыш вакытында зыян күрүче медицина күзәтүе астында йокыда булды», – дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.   Самолетны тикшергәннән һәм пациент Рәйхан Халитовны табиблар беренчел караганнан соң, махсус җиһаз ярдәмендә койканы җайлап төшереп, авыруны ашыгыч ярдәм каталкасында машинага урнаштырдылар. Аэропорттан блогерны РКБга озаттылар, анда ул тулы медицина тикшерүе үтәчәк һәм дәваланачак.
Александр ЕЛИСЕЕВ

--- | 02.11.2016

Буалылар каз тотып, бер миллион чиста табыш алмакчы

$
0
0
03.11.2016 Авыл
Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз асрый. Бүген аларда өмәләр гөрли, бер атна элек каз суярга керешкәннәр. Ноябрь бәйрәмнәрендә һәр өйдә каз өмәсе була. Ташкичүдә 100 баш каз белән вакланып тору юк. Бу алар өчен бик аз санала. Кайбер хуҗалыклар бишәр йөз, хәтта меңәр каз асрап сата икән.
Узган елны Салих Әхмәдуллин 350 баш каз үстереп саткан. Быел хатыны икенче бала көткәнгә, 120 генә каз үстерә алганнар, күп булмагангадыр инде, әлеге санны ул бик читенсенеп кенә әйтте.   – Быел азрак булды инде, киләсе елга 500 каз үстерергә уйлыйм. Бик беләсең килсә, каз ул иң табышлы бизнес. Биш айда 1000 каздан бер миллион чиста табыш алып була. Аны сату да авыр түгел. Капка төбеңә килеп алалар. Казан рестораннарында да безнең казлар, нәчәлникләр өстәлендә дә Ташкичү казлары. Мәскәүгә дә җибәрәбез, – ди ул.   Зур җитәкчеләр казның эчен-башын сорыйлар ди. Бер комплекты – 250 сум. Эчәген тәпиләренә урап бирмәсәң, комлект саналмый икән.   – Сатып алучылар эчәге дә бармы дип махсус сорый. Бер оешма җитәкчесе 50 данә алып китте. Җитмешәрне дә алучылар бар. Оешма хезмәткәрләренә бүләккә диде. Ә сез каз тәпие дип йөзегезне җыермак буласыз. Менә дигән деликатес бит ул, – ди Салих.   Каз бизнесының табышлы булуын әлеге авыл халкы күптән чутлап чыгарган инде. Казның мамыгы да тик ятмый, бер килограммы – 500 сум. Йөз казның йонын сатып, 12 мең сум акча эшләргә була. Аны чегәннәр алып китә. Казның мае да сатыла. Эретелгән каз маеның бер литры – 100 сум. Каз түшкәләрен быел 1200-1300 сумга сатарга җыеналар. Салих һәрберсен исәпләп-исәпләп күрсәткәч, каз үстереп сатуның чынлап та табышлы бизнес икәненә инанып куйдым. Мәшәкате дә юк түгел инде, диюемә ул, эшнең ансаты кая бар соң дип куйды.   – Без ияләшкән инде хәзер. Казсыз тормышыбызны күз алдына да китермибез, – ди ул.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 03.11.2016

“Ир кайтару” өчен ун мең сум!

$
0
0
03.11.2016 Җәмгыять
Чегәннәр килгән! Балачактан хәтергә сеңеп калган бу сүздән шулкадәр куркып калган мин. Әле хәзер дә юлыма чегән халкы очраса, урамның икенче ягына чыгарга тырышам. Авылга чегәннәр килгән көнне урамга чыгу юк, капка-ишекләр дә бикләнә. Мин әле үсеп буйга җиткәнче үземне чегәннәр урлап китүдән куркып яшәдем.
Хәтта олы кешеләр дә чегәннәр килү хәбәрен ишеткәч, алтын бизәнү әйберләрен тагарга батырчылык итми. Чегән халкы, гадәттә, зур-зур сумкалар белән кием-салым сатып йөри. Авыл халкы алардан кием алырга да курка. Фәлән кадәр юл үтеп килгән сатучылар буш китми, билгеле, кемне дә булса “чишендереп” чыгу ягын карый.   Дәү әни дә бервакыт чегәннәр корбаны була язды. Бәхеткә, капкасыннан ике чегән хатынының кереп киткәнен күршеләре күреп кала. Алар килеп кергәндә, дәү әни инде җыйган акчасын диванга чыгарып салган, колак алкасын салырга керешкән була.   Соңыннан елый-елый сөйләгәне истә. “Берни белмим, гипнозладылар”, ˜– ди. Акчасының төгәл суммасына кадәр әйтә. Күршеләренең керүен дә сизә. “Нурәхмәт тавышыннан гына айнып киттем”,  – ди. Күрәсең, ир-ат тавышы аны бу халәтеннән чыгара.   Авылларда чегәннәр инде хәзер сирәк күренә. Тик шәһәрдә һаман да очрап торалар. Мәсәлән, сентябрьдә күкрәк баласы күтәреп, ипи-сөткә дип акча теләнгән хатынның баласы ел дәвамында “үсмәде”. Гадәттә, бала ун айдан тәпи китә. Ә бу хатын исә һаман шул баласын күкрәгенә кысып утыра. Юри күзәткәнем бар: ун узучының бишесе генә булса да хәер бирми китми. Акмаса да тама бит, сигез сәгать буе бил бөгеп кайтасы юк.     Хәер, элек чегән явыннан куркып торсак, хәзер кырыгалдарларның башка төрләре дә активлашты. Үзләрен ут тикшерүчеләр, социаль хезмәткәр, палас чистартучылар итеп танытып та акча каерып чыгып  китүчеләр бар.   Мәсәлән, быел яз-җәй айларында Апас, Буа, Кама Тамагы якларында ут счетчигын өйдән урамга күчереп куючы бригада активлашты. Алар үзләрен “Электрические сети” хезмәткәрләре дип таныштыра. Хезмәтләре дә “тешли”, бер счетчикны күчереп кую 7-8 мең сумга төшә. Әмма тикшерү килеп күрсә, 10 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин дигән кисәтүдән калтырап төшә авыл халкы. Әле ярый эшләрен ахырына җиткерсәләр. Кама Тамагы районының Бишалап авылында яшәүче Асия апа Зиннурованың да апрель аенда ук счетчигын урамга күчерәләр. 7400 сумга төшә бу хезмәт. Ике атнадан соң тимерчыбыгын баганага ялгарга тиеш булалар. Тик ике атна түгел, ике ай узгач кына Асия апа үзенең алдануын аңлый. Әлеге төркем авылларга шимбә-якшәмбедә чыга. Ә “Сетевая компания”дә бу көннәр ял көне булып санала.  Асия апа әлеге осталарның машина номерларын язып калырга өлгерә. Тикшергәч, аның бөтенләй дә Татарстанда түгел, Башкортстанның Дүртөйле районында теркәлгән булуы ачыкланды.   Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиевның үзенә  дә бу хезмәтне тәкъдим итәләр.     – Мин шундук “Сетевая компания” җитәкчесенә шалтыраттым, – ди Илдус әфәнде. – Ул: “Беркемгә дә андый фәрман бирелмәде”, – диде. Ә “утчылар” шалтыратырга керешкәнне аңлагач,  юк булды. Әмма аңа кадәр үз эшләрен башкарырга өлгергәннәр иде.  Ялгыз яшәүчеләрне бигрәк тә үз иткәннәр. Газета аркылы шуны әйтәсем килә: теге яки бу хезмәтне тәкъдим итсәләр, зинһар, авыл җирлеге яки күрше-тирә белән киңәшләшсеннәр иде.      2016 елның 9 аенда республикада 19 социаль талау очрагы теркәлгән. Июль башында бозымнан котылу өчен 14 миллионлык байлыгын сарыф иткән кыз турындагы хәбәр бөтен республиканы гөрләтте. Бу хакта алданрак язган идек инде. Тиз арада 50 яшьлек Волгоград хатыны һәм аның 34 яшьлек танышы кулга алынды.   Июнь аенда җиңел акча эшләргә теләүче бер адәм үз кармагын Яшел Үзән халкына “сала”. 75 яшьлек пенсионерга ул үзен Донбасстан кайткан качак дип таныштыра, хатыны белән дүрт баласының кайнар ноктада калуын сөйли. Бабай, аның хәленә кереп, әҗәткә 45 мең сум акча биреп торырга карар кыла. Йортсыз-җирсез ирне өйләренә алып кайтып, хатыны белән дә таныштыра. Ир ышаныч тудырыр өчен “залог”ка ике плед һәм телефон номерын калдырып китә. Күпме генә шалтыратсалар да, телефонны алучы булмагач, карт белән карчык алдануларын аңлый. Полиция хезмәткәрләре исә, ишек тоткасындагы бармак эзләреннән кырыгалдарның эзенә тиз төшә. Донбасс качагы чынлыкта, 26 яшьлек Волгоград кешесе булып чыга.      “Мошенниклар һөҗүм итәсе кешене ерактан ук танып киләләр”, – ди психологлар. Алар үз-үзләренә ышаныч белән атламый, кашлары җыерылган, йөзләре сытык, җилкәләре салынган. Телефоннан сөйләшеп яки музыка тыңлап баручы кеше дә шушы халәткә керә. Бу вакытта аны кармакка каптыру бик җиңел, чөнки ул әйләнә-тирәгә битарафлык белән атлый.     Кырыгалдарлар, гадәттә, алданучының башын катыру өчен тиз-тиз сөйли, җөмләләре бер-берсенә ялганмый, әллә ничә төрле мәгълүмат җиткерә.   Соңгы елларда Үзбәкстаннан күченеп кайткан Г.ның  бозым чыгарырга сәләте турындагы хәбәр телдән-телгә күчеп йөри. Имеш, берәүне камыр белән бозган булганнар, косып чыгаруга бүлмәгә камыр  исе тарала. Икенчесен күршеләре тавык йомыркасы белән бозган. Бу хатын турында ишетми калучылар сирәктер. Рекламасы шәп эшли, ул хәзер Казанда да кабул итә. Тик аңа алдан языласы, ә трубканы ... администратор ала. Күрәсең, оста вә булдыклы күрәзәченең аңа вакыты юктыр. Мин дә кызык өчен генә язылып карарга булдым. Телефонның аргы башындагы сумманы ишеткәч, егылып китәм дип торам, 9000 ди! “Мин журналист, файдагыз тисә, сезнең турында газетага язармын” дигәч, өч мең сумга килештек. Бер атнадан соң билгеләнгән көнгә Киров районындагы йортларның берсенә киттем. Кабул итү шунда буласы. Иртәнге 8 генә булуга карамастан, 7-8 кеше инде чират көтеп утыра. Менә түр ишектән кояш кебек балкып, минем яшьләрдәге бер кыз килеп чыкты. “Иремнең миңа суынуын белдем. Күрше авылдагы яшьлек мәхәббәте белән чуала икән. Рәхмәт Г. га. Аның өшкерүләреннән соң, тәнемә бер җылылык килеп бәрелде. Иремнең сулышын, исен тойгандай булдым. Ул миңа әйләнеп кайтты, – дип сөенде ул. “Ир кайтару хезмәте” 10000 сум икән. Р. исемле ир хатыны белән килгән. Иргә аракы белән бозым ясаганнар. Анысының бозымын чыгару өчен суга спирт  кушып эчерткәннәр. Ир шундук коскан.  Имеш, шул рәвешле бозымы чыккан.      Чират миңа да килеп җитте. Миңа бозым ук булмаса да, күз тигән, ди. Дусларым үземнән бик каты көнләшә икән. Ризык белән “сихерләгәннәр”. Миңа исә бер алма ашатып, сөт эчерделәр. Күпме генә утырсам да, күңелем болганмады. Үземә косып чыгарырга туры килде. “Менә, күрәсеңме, вакытында килгәнсең, бозым булса, шундук чыгар иде, бәхетеңә күз генә тигән булган. Хәзер  тынычлан”, – диделәр.   Уяу-сак булмасаң, җиңел акча эшләргә тырышучылар безне адым саен алдарга гына тора. Шуңа күрә мондыйларга иярмәскә, хезмәт тәкъдим итүчеләрне өйгә кертмәскә, күрәзәче, бозым чыгаручыга якын да бармаска кирәк.   Ә чегәннәр гипнозы дигән сүзләр дөрес.   –Мәктәпне тәмамлап, Казанга килгән чагым, – ди Intertat.ru ның даими укучысы Балтачтан Зөлфия Зарипова. – Укырга керә алмагач, эшкә урнаштым. Беренче хезмәт хакын алган көнем иде. Бауман урамы буйлап барам шулай, каршыма чегәннәр очрап, мине уратып алып теләнә башладылар. “Балама ипи алырга да акча юк” дигәч, янчыгымнан 10 сум алып бирдем. Шул арада башымнан бер чәч бөртеге өзеп алды да, “Сиңа бозым кергән, чыгармасаң, үләсең, бу акчаңны зуррагына төреп бир”, – дия башлады. Куллар үзеннән-үзе янчыкка үрелә. Алдауларын белеп торам, ышанмыйм, әмма бирәм. Төреп бирүгә, тагын бер чәч йолкып алды да, тагын бирмәсәң, шушы чәчең аркылы үзем бозым кертәм”, – ди. Шулай итеп, зуррак акчага төрә-төрә, соңгы тиененә кадәр алып бетерделәр, автобуска билет алырлык та калмаган иде хәтта... Ул бит бертуктамый нидер сөйли, берничек  каршы торып булмый. Гомергә истә калырлык вакыйга булды бу. Шуннан соң чегән күрсәм урап узам, күзләренә карамыйм. Чегән гипнозы дигән әйбер бар ул, – ди.
Чулпан ШАКИРОВА

--- | 02.11.2016
Viewing all 38251 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>