Бу тормышта без күп нәрсәгә яши-яши өйрәнәбез. Эш-кәсепкә генә түгел, тормыш итәргә, кешеләрне аңларга, тирә-юньне танырга... һәм башкасына, һәм башкасына. Үз хаталарыбызда, башкалар ялгышында. Тормыш биргән сабакларда. Алары кайчагында үтә дә гади, “вак-төяк” кенә булса да, шулкадәр олы мәгънәгә ия була, күңел түренә онытылмаслык булып кереп кала.
Шушы көннәрдә генә әнә шундый олы ваклыклар белән бәрелештем. Әлеге дә баягы сыер балакай сәбәпче аларга. Авыл кешесе шул мал-туардан башка сүз белми инде ул, дип елмаерга ашыкмагыз. Сарказм һич урынсыз бу очракта. Абзардагы малын үзеннән дә алгы планга куеп яшәргә күнеккән сала халкыннан көләргә түгел, аны жәлләргә кирәк, миңа калса. Бигрәк тә бүгенге кебек мал-туар арасында чирләр бихисап артып торган чагында. Әле бит бу чирләрнең кайберләренең төгәл сәбәбен дә белмиләр, шул сәбәпле чара күрү дигәнең дә нульгә тиң. Әйтик, родильный парез – соңгы елларда авыл кешесенең җелегенә үткән авыру, ягъни бозаулаганчы яки бозаулагач, сыерның аягына баса алмас булып, параличланып егылуы турында мал табибларыннан нинди генә сәбәпләрне ишетмисең. Алар үзгәреп тора. Әйтик, башта онны күп кулланганнан дип аңлаттылар, аннан сыерның сөттән туктап тору чоры ике айдан да ким булмаска тиеш диделәр, аннан нәселдән күчә, ахры, дип тә, рационда тоз булмаудан яки җитмәүдән дә күрделәр. Сәбәпләр үзгәрә торды, чаралар күрә тордык, тик сыерлар егылу гына кимемәде. Инде мал табибларының да кайберләре: “Бер нәрсәгә дә карамый торган чир бу”, – дип аптырый. Алдан витаминнар, тоз, шикәр комы, акбур бирүчеләр, хәтта система куйдырып караучылар да булды, нәтиҗәсез. Үткән ел авылда егылмый калган сыерлар егылганнарына караганда да азрак булды шикелле. Быел исә мондый хәл бик сирәк ишетелде. Елдагыдан соңгарак калып, бер ай якты кояшта, сусыл үләндә йөргәч, тирә-күршедәге бер генә сыер да егылмагач, мин дә өметләнгән идем. Юк, елдагыдан да көчлерәк булды. Тәүлектән артык кузгала алмый ятты бахыр. Ничәләр система куйгач та әле авырлыгы берничә көнгә барды.
Яңа туган бозавын ул егылганчы – ике, бер егылып, аягына баскач (беренче системаның көче бер сәгатькә генә барды, тагын егылды), бер мәртәбә имезеп калган бозауны чиләктән сөт эчәргә, төгәлрәге, бармак суыртырга өйрәтәм. Без кечкенә абзарда бозау белән тилмерәбез, ә зур абзарда сыер малкай торам дип азаплана, җайлы-җайсыз егыла, җан көченә этеп-тартып, уңайга китереп кенә бетерәбез, ул тагын талпына башлый. Шулай мәш килеп арыгач, түзмәдем, сыерны орышам: “Бер кешенең дә сыеры егылмады, бер син егылдың, адәм көлкесе, тәрбиясез, караусыз торган кебек, нинди хәл инде бу, ичмаса, торам дип азапланма, ят тыныч кына” (мал табибы Фәргать абый да: “Иртәнгә кадәр система куярга ярамый, торгызам дип каһәрләмәгез”, – дигән иде). Кечкенә бозау яныннан торып кына кычкырдым бу сүзләрне. Шул чакта сыерым әллә нинди кыргый тавышлар белән, пароход гудогы күк сузып-сузып, тамак төбе белән ыңгырашып, кычкырып җибәрде. Мондый тавышны гомердә дә ишеткән юк иде. Мин генә түгел, ирем, кызым да телдән калды. “Әни, ул сиңа ахыргы җан көче белән кычкырды бит”, – диде кызым азактан. “Мин гаеплеме әллә, миңа рәхәтме әллә”, – диюе булдымы, белмим, әмма ул минем орышуыма җавап бирде. Без еш кына хайваннарны үзебездән түбән, аңгыра итеп күрергә күнеккән. Теле генә юк, теле булса, ниләр әйтер иде икән алар безгә, дип уйлана идем мин кайчакта. Үз телләрендә дә бик әйбәт җавап бирәләр икән ләбаса.
Сүзем бит бала хәтере турында иде. Анысы да шушы ук бозау белән бәйле. Башта язганымча, әнисе чын итеп егылганчы өч мәртәбә имезеп калсам да, ике тәүлектән соң (әнисе бик хәлсез булгач, тагын бер тәүлек көткән идек шул) бозауны сыер янына кертсәм, аптырап калдым. Ул җиленгә якын да килми. Иркен абзарга чыгуына сөенеп, әнисе тирәли чабулап тик йөри. Сыер мескен мөгри, ялый (дөрес, каты авырган көннәрдә аның да бозауда гаме булмады), нишләргә белми. Ә бозауга ана ни, багана ни... Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаган баладай, чабулавын белә. Мәҗбүриләп ашатырга да тырышып карадым, имчәкне бөтенләй капмый. Берничә мәртәбә чыгарып та, нәтиҗәсе булмагач, чиләктән генә ашатырга булдым. “Табигый рефлекслары, инстинкты булырга тиеш бит инде аның”, – дигән улыма: “Бала хәтере шундый нәрсә инде ул, тикмәгә генә борынгылар, ана күңеле – балада, бала күңеле далада, димәгән”, – дип җавапладым. Кешеләрдә генә түгел, хайваннарда да шул ук мөнәсәбәт икән бит: тамагы тук булгач, әнә, бозау балакай ике тәүлек эчендә әнисен онытып та өлгергән...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
в„–93 | 19.06.2013