Редакциягә нинди үтенеч белән генә шалтыратмыйлар. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Ә кайчакта нишләргә белмичә югалып та калабыз. Үтенечләр төрле шул.
– Алло, алло, редакцияме? Апа, тыңла әле, мин беләм, син ярдәм итә аласың. Сашага шалтыратып әйт, бәрәңге төбе өяргә кайтсын. Авылда 13 сутый бакча бар, бабасы берүзе шунда эшли. Киләсе атнада күзенә операция ясатырга кирәк, ә ул бәрәңге белән маташа. Сашага әйт, гаиләсен, балаларын алып кайтсын, хатынының туганнары кайтса да ярый.
– Алло, гафу итегез, кем соң ул Саша? Ник үзегез шалтыратмыйсыз?
– Ул – бабайның оныгы. Мине тыңламый, сезне тыңлаячак. Шалтыратыгыз инде хәзер үк. Иртәгә – шимбә, ике көнгә кайтсыннар.
– Нишлим икән соң? Әллә сезнең шәһәрдә яши торган Фираяның телефонын биримме?
– Юк, кирәкми, ул булышмый, мин беләм аны. Син шалтырат!
– Ярар, инде алайса...
Өч минут үткәч:
– Алло, шалтыраттыңмы? Саша нәрсә диде?
– Өлгермәдем бит әле. Нишләргә белмичә, фикеремне туплый алмыйча аптырабрак тора идем.
– Аптырап-нитеп торасы юк, ал да шалтырат! Миңа хәбәр итәрсең аннары!
– Ярар соң...
Кыскасы, Сашага шалтыратып карадым, телефонын алмады. Сашаны күрсәгез әйтегез, бәрәңге төбе өяргә кайтсын.
Фәния АРСЛАНОВА
в„–100-104 | 29.06.2013