Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701

Муса Җәлил исемендәге Республика премия лауреатлары билгеле булды

$
0
0
17.07.2013 Мәдәният
ТР Министрлар Кабинетының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү турында карары чыкты. Анда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча комитет карары нигезендә, 2012-2013 елларда узган бәйге нәтиҗәләре буенча премиянең түбәндәгеләргә бирелүе хакында хәбәр ителә.

Алар - Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов (татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм Ркаил Зәйдуллинның “Үлеп яратты” спектаклендә – Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен), композитор Эльмира Галимова (“Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен), “Татармультфильм” берләшмәсе (татар мультфильмнары коллекциясе өчен), шагыйрьләр Ленар Шәехов (татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм «Дүртенче кат... Бишенче кат...», «Җылытасы килә дөньяны» шигырьләр җыентыклары өчен) һәм Рузәл Мөхәммәтшин («Каралама» шигырьләр китабы өчен), Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин (фәнгә зур өлеш керткәне өчен).


---

в„–--- | 17.07.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>