Алтыннар – 100дән, медальләр 200дән артып китте. Россия җыелма командасының Универсиададагы уңышы әнә шундый. Бу соңгы саннар түгел. Бүген Җәйге Уеннарда тагын 40 комплект медаль өчен ярышалар. Иртәгә исә соңгы 9 җиңүче ачыкланачак. Ә фехтование ярышларында чемпион исемен яулаган Камил Ибраһимов танылган язучы Галимҗан Ибраһимовның оныгы булып чыкты.
Мәскәүдә яшәүче Камилгә алтын медальне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды. Камилнең әтисе Әнвәр әфәнде белән сөйләшеп утырганда исә “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе үзенә зур ачыш та ясады. Баксаң, Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов танылган татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның оныгы икән бит! “Казанга килгәч, бабамның Архангел зиратында урнашкан каберенә барып килдем. Ә Уфада без Галимҗан Ибраһимов бульварында яши идек. Сез андый язучыны беләсездер бит? – ди Әнвәр әфәнде, шаккатырып. – Уфадан мин 18 яшемдә киттем. Хәрби хезмәтемне ЦСКАда уздым. Шулай итеп Мәскәүдә калдым”.
Өлкән Ибраһимов ике тапкыр Олимпия Уеннарында чыгыш ясый. Ә 1988 елда Сеулда команда ярышларында алтын медаль ота. Ике мәртәбә Универсиадага бара. Шуларның берсендә – 1991 елда Англиянең Шефелд шәһәрендә узганында хатыны белән бергә чыгыш ясыйлар. Әнвәр Ибраһимовның хатыны – фехтование буенча дөнья чемпионы Ольга Величко.
– Димәк, Камилнең нәкъ менә фехтованиене сайлавы бер дә гаҗәп түгел, – дип сорыйм Әнвәр Ибраһимовтан. – Аның башка мөмкинлеге дә булмаган?
– Шулайрак булып чыга инде. Дөрес, мин дә, хатыным да рапира төрендә чыгыш ясадык. Камил дә шунда башлаган иде. Аннары без аны кылычка күчердек. Әле кызыбыз Камилла да әнисе кулы астында фехтование белән шөгыльләнә башлады. Аңа ун гына яшь.
– Сез бит әле чемпион гына түгел, Россия җыелма командасының тренеры да. Улыгызның чыгышларын каравы авыр түгелме?
– Дөресен әйткәндә, үзем чыгыш ясаган вакытларда җиңелрәк иде. Камил өчен күбрәк борчылам. Әлбәттә, беренче чиратта, ул минем улым. Аннары гына спортчы. Мин бит рапира буенча тренер. Шуңа күрә эш мәсьәләсендә юлларыбыз кисешми диярлек.
– Универсиаданы ничек бәялисез?
– Фехтование ярышларында төп командалар юк диярлек. Чөнки ике атнадан Будапештта дөнья чемпионаты башлана. Әмма ярышлар барыбер кискен узды. Корылмалар, шартлар да бик яхшы. Волонтерлар ярдәм итә, хәтта су да өләшәләр. Вак-төяк кенә булса да, алары да бик мөһим. Казан да нык үзгәргән. Шуңа күрә шәһәр Олимпия Уеннарын да рәхәтләнеп оештыра ала. Белүемчә, сездә андый планнар бар икән инде.
Илнар ХӨСНУЛЛИН
в„–113 | 16.07.2013