Күптән түгел Болгар музей-тыюлыгын ЮНЕСКО дөнья мирасына тәкъдим иттеләр. Әмма җитәкчелекнең безгә шактый гына дәгъвалары бар. Алар әйткән хаталарны төзәтеп, Болгар җирлеген камилләштерү, төзекләндерү өчен безгә, ким дигәндә, ике ел вакыт бирелде.
Болгардагы тарихи йөзне саклап калу өчен нәрсә эшләргә, халыкны ничек шаккатырырга? Дөнья мирасында урын алачакмы ул? Бу хакта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин белән әңгәмә кордык.
“Иң яманы – реставраторлар безнең эшне күмеп куя”
– Фаяз әфәнде, хата һәм кимчелекләр дигәндә, бу археологик казылмаларга, сез эшләгән җирлеккә дә кагыладыр, мөгаен. Белүемчә, Болгарда археологик казылмалар белән эшләүдә кимчелекләр, чыннан да, бар кебек.
– Болгарда беренче казу эшләре башланган елны безне ашыктырдылар. Шактый гына мәйданда эшләргә туры килде. Чит төбәкләрдән археологлар чакырдылар. Эшне тизләттеләр, ә археология бит ул – бик тә нәзберек, нечкә өлкә. Дөресен әйтим, сыйфат өчен түгел, ә сан өчен эшләдек. Икенче елда җитәкчелек хәлебезгә керә башлады бугай һәм эшне тизләтми башладылар, казу эшләренә ипләп кенә тотындык. Болгарда археологларның начар эшләвенә дәгъва белдереп булмый. Казу эшләре бит методик әсбаплар нигезендә алып барыла. Исәп-хисап эшләре Казанда түгел, ә Мәскәүдә кабул ителә бит. Казу вакытындагы һәр эш видео тасмага язып барыла, фотосурәткә төшерелә. Боларның барысын да экспертлар тикшерә. Безгә бу уңайдан бернинди дә дәгъва белдерелгәне булмады. Ә менә археологлар объектны тапшыргач, реставратор, архитекторларның эше башлана. Менә бу этапта ялгышлар бар, әлбәттә. Бер генә мисал. 1994 елда Идел елгасы ярында, Җәмигъ мәчетенең хәрабәләреннән ерак түгел, таштан салынган бина тикшерелде. Безнең күз алдында хәрабәләр табылды, шуны халыкка күрсәтер өчен реставрацияләргә тиеш идек. Архитекторлар нәрсә тәкъдим итте? Борынгы стенаны күмде дә яңа кирпечләрдән дивар күтәреп куйдылар. Халык өчен нәкъ менә шул сарайның хәрабәләре кызыклы, ә архитекторлар, реставраторлар ясаган яңа корылмалар түгел. Кызганыч, бүген әнә шундый “новодел”лар күбәйде.
– Казылмаларны табабыз да күмеп куябыз, дигән фикерне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов та җиткергән иде. Европа илләрендә борынгы хәрабәләрне ачык һавада саклап калу бик киң таралган бит...
– Мондый хәрабәләрне саклапкалганда, әйтик, XIII–XIV гасырда Болгар чорында нинди кирпеч кулланган булсалар, шундый ук үлчәмдәгесен эшләргә кирәк. Кирпечләрне урыннарыннан кузгатырга ярамый. Ничек бар, шулай калдырырга кирәк. 2004-2005 елларда Сөембикә манарасы янындагы ханнар төрбәсен казыган идек. Минем остазым Альфред Халиков 1977 елда аның бер өлешен казыган иде. Әмма аны кире күмеп куйдылар. Без казыган урынның бер өлешен пыяла гөмбәз астына куйдык. Халык килә дә, XVI гасырның беренче яртысында төзелгән төрбәләрне карап, андагы борынгы ташларны карап хозурлана. Ә шул чордагы ташларны яңаларына алыштырып, хәрабәләрне заманча ясап куйсак, боларның бернинди фәнни кыйммәте калмаган булыр иде. Шулай ук Благовещение чиркәве янында Кол Шәриф мәчетенең нигезләрен таптык. Кызганыч, аларны да кире күмеп куйдык. ЮНЕСКО җитәкчелегенең Болгар тыюлыгына төп дәгъвасы археологларның сыйфатсыз эшенә түгел, ә реставраторларның, архитекторларның тарихи мирасны туристларга күрсәтерлек дәрәҗәдә камилләштереп җиткермәвенә бәйле.
– Археологларның казылмалары, табылдыклары ничек бар шулай кала дигән сүзме инде бу?
– Шул килеш калса, яхшырак булыр иде. Иң яманы – реставраторлар безнең эшләрне бик җайлы гына күмдерә. Болгарда да шундый ук хәлләр булды. ЮНЕСКО җитәкчелегенең тагын бер дәгъвасы – Җәмигъ мәчетеннән ерак түгел яңа төзелгән “Истәлек билгесе” бинасы. Белгәнегезчә, биредә Коръән урнаштырылган. Археологлар бу бинаның ни өчен төзелгәнен аңлата алмый. Ул XIV гасырда төзелгән нәкъ Кара пулат бинасы кебек. Аның бирегә бернинди дә кирәге юк иде. Төп дәгъва – нәкъ менә шул бинага. Тарихи җирлектә яңа корылма булырга тиеш түгел. Борынгы биналардан ерак урнашкан башка яңа биналарга күз йомарга була әле, ә моңа – юк. ЮНЕСКО җитәкчелегенә бу вәзгыятьне ничек аңлатырга? Моның юллары бардыр, әлбәттә. Әйтик, шул ук Кремль тыюлыгында да “новодел” – Кол Шәриф мәчете төзеп куйдык бит. Әмма моны ЮНЕСКО вәкилләренә бик дөрес аңлаттылар. Христианнарның Благовещение чиркәве сакланып калган, мөселманнарның да мәчете булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрделәр. Кол Шәриф мәчете бит әлеге урында, чыннан да, булган. Әлеге фикер белән тулысынча килештеләр. Ә Болгар тыюлыгында әлеге яңа бинаның калкып чыгуын аңлату авыррак. Бөтен дөнья тарихы, урта гасыр цивилизациясе өчен Болгар кайсы ягы белән әһәмиятле? Беренчедән, бу – безнең ислам кабул ителгән урын, изге җир. Икенчедән, Болгар – халыкара сәүдә үзәге булган. Идел сәүдә юлында бик күп ярминкә урыннары булган, әмма алар арасында Болгар беренчелекне тоткан. Ни өчен? Чөнки ул көньяк белән төньякны тоташтыручы үзәк булган. Болгарга менә шул әһәмиятен, дөньяда тоткан урынын күрсәтү өчен “Истәлек билгесе” бинасы кирәк булган микәнни? Әгәр без инде аны төзеп куйганбыз икән, урынлы булуын мантыйклы дәлилләү зарур. Дөрес, бүген “Ак мәчет” тә үз урынында түгел, диючеләр бар. Әмма аның белән проблема чыкмас дип уйлыйм. Чөнки мәчет тарихи җирлектән, борынгы шәһәрлектән шактый ерак урнашкан.
70 архитектура истәлегенең 60ы юкка чыккан
– ЮНЕСКО вәкилләренең Болгарда тарихи йөзне саклап калуга да дәгъвалары бар. Бу биналарга гына кагыламы, әллә археологик өлкәне дә үз эченә аламы?
– Тарихи биналарга гына кагыладыр. Археологлар тапкан хәрабәләрне, шушы көнгә тикле саклап калган архитектура истәлекләрен кул тидермичә генә халыкка күрсәтеп булмый. Без тапкан хәрабәләрне берникадәр тәртипкә китерергә, борынгы өлешенә тимичә генә күтәреп куярга кирәк. Кече манара, Җәмигъ мәчетенең хәрабәләренә дә архитекторлар кулы тию зарур. Аларны болай гына саклап булмый, тәртипкә китерергә, ямарга, буярга кирәк. “Алтын боҗра”га кергән борынгы урыс шәһәрләрен генә алыйк. Биредә кызыклы архитектура истәлекләре сакланган. XII гасырдагы чиркәүләрне карап сокланабыз бит. Әмма алар шул чорлардан бирле ничек бар, шулай сакланмаган лабаса. Алар җимерелгәннәр, ә реставраторлар аларны тәртипкә китергән. Борынгы биналарның тарихи йөзен югалтмыйча, дөрес реставрацияләргә кирәк. Бу шулай ук безгә дә кагыла. Болгар җирлегенең халыкара әһәмиятен таныта белү мөһим. Чөнки биредәге истәлекләр дөньяның бер генә шәһәрендә дә юк. Петр I идарә иткән дәвердәге кулъязмаларда: “Болгарда 70ләп архитектура истәлекләре сакланган”, – дип язылган. Ә хәзер күпме? Ике йөз ел эчендә шуның алтмышы юкка чыккан. Бүген шуның соңгы унысын саклап каласы иде инде. ЮНЕСКО мирасына кертергә тырышуыбыз да нәкъ шуның өчен. Әле бит Болгар гына түгел, Биләр тарихи җирлегебез дә бар. Киләсе елда анда казу эшләрен башлап җибәрәчәкбез.
– Бүген археологик яктан Болгар җирлегенең 5-6 проценты гына тикшерелгән, диделәр. Бу сан бик аз түгелме соң?
– 3-4 процент кына шул. Ә Биләр тыюлыгының 0,01 проценты гына археологик яктан тикшерелгән. Без үзебез күп эшләр башкарган кебек. Әмма Болгардагы 380 гектар мәйдандагы җирнең бик азын гына казыганбыз икән.
Мондый мәчетнең әле беркайда да табылганы юк
– Болгар дип Биләрне онытып җибәрәбез кебек, анда әле безне үзенчәлекле, тарихи хәрабәләр көтә...
– Биләрдә гаҗәеп кызык ачышлар көтелә. Чөнки 800 гектар мәйданны биләгән бу кала дөньяның иң зур ун шәһәре исемлегенә кертелгән булган. Күп вакыт галимнәр, Биләр әһәмиятлерәкме, әллә Болгармы дип бәхәсләшә. Мин исә Алтын Урда чорына кадәр башкала Биләрдә булган дип уйлыйм. Ә Алтын Урда чорын символлаштыра торган кала – әлбәттә инде, Болгар. Монгол явына кадәр гөрләп торган Биләрне бик җентекләп тикшерәсе, әһәмиятле тарихи һәйкәлләрен өйрәнәсе бар. Әйтик, шәһәрнең нәкъ уртасында 920нче елларда төзелгән 2500 кв.м мәйданны эченә алган мәчет булган. Мондый мәчетнең әле беркайда да табылганы юк. Аны реставрацияләделәр, билгеле. Әмма без теләгәнчә яңартмадылар. Кабат кайтып, камилләштерергә, төзекләндерергә кирәк.
– Биләрдә яңа ачышлар көтелә, дидегез, нинди тарихи урыннарны, истәлекләрне күз алдында тотасыз?
– Без Биләрне 1970 елда өйрәнә башлаган идек. Әлеге биләмәләрне самолеттан карап өйрәнгәндә, таштан төзелгән 40-50ләп корылма таптык. Шуның биш-алтысын гына казып, туристлар хозурына чыгарырга кирәк. Калганнары җир астында саклансын. Һөнәрчелек районнары таптык. 10 гектар җирне биләп торган бу мәйдан һөнәрчелек бистәләре булган. Шулай ук “Кәрван-сарай” тикшерелмәгән. Биләрдән 3 чакрым ераклыкта Балангус тавы бар. Самолеттан карап йөргәндә, без ул урында таштан төзелгән төрбәләр күрдек. Тауның түбәсендә мәчет булмадымы икән, дигән фараз да бар. Гомумән, Биләр шәһәрлеге укылмаган китап кебек.
“Сөембикәне төштә күрәм”
– Болгардагы казылмаларны пыяла гөмбәз астына алу зарурмы? Археологик казылмаларның әһәмиятен җиткерү өчен ЮНЕСКО вәкилләренә изге җирне шул юнәлештә күрсәтергә кирәктер, бәлки.
– Биләмәнең барлык өлешен дә пыялага алу мөмкин түгел һәм аның кирәге дә юк. Дөрес, әгәр кечкенә генә объект булса, аны каплап кую мәслихәттер. Шул ук вакытта яндырылмаган кирпечтән төзелгән хәрабәләр бер-ике елдан юкка чыгарга мөмкин. Андыйларны пыяла гөмбәзгә алу кирәк. Әмма Болгарда табылган хәрабәләрнең күбесе таштан эшләнгән, аларга бернинди җил дә яңгыр да тия алмый.
– Сөембикәне төштә күрдем, дигән идегез. Ул хакта язып та чыктыгыз бугай. Тикмәгә генә сезгә кермәгәндер, мөгаен.
– Ул болай булды. Кремль калкулыгының астында казу эшләре башлаган идек. Беренче елны ук X гасыр акчасы килеп чыкты. Тагын тирәнгәрәк төшәбез, сулы балчык, казу авырлаша башлады. Берзаман йорт урыннары килеп чыга башлады. (Сулы урыннарда объектлар яхшы саклана.) Ике йорт һәм алар арасында урам үтә. Һөнәрчеләр йортлары булып чыкты бу. Инде көн кичкә авышкач, барлык археологлар да кайтып китә, ә мин монда калам. Нәрсәдер тота, кемдер җибәрми кебек. XVI гасырның икенче яртысы – Сөембикә идарә иткән чорлар лабаса! Аяк киемнәре эзләре бар, нәзек кенә үкчәле чүәк эзләре дә бар. Сөембикә дә бу җирләрдән кәс-кәс атлап йөргәндер, дигән уйларга биреләм. Шул гасырга кайтам, күз алдына китерәм. Шулай казу эшләре барганда, беркөнне Сөембикәне төштә күрәм. Шул һөнәрчеләр йорты тирәсендә Сөембикә, үкчәле чүәкләрен киеп, горур гына безнең яннан үтеп китеп бара. Кремльдә казу эшләре тәмамланганга кадәр ханбикә мине озата барды, аның рухы минем янда булды кебек.
Алсу ХӘСӘНОВА
в„–115 | 19.07.2013