Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38066

Казан нәфес мәктәбе – "мәшһүр" тәрҗемәчеләр ачышы? (ФОТО)

$
0
0
23.07.2013 Милләт
Казанга Универсиадага килүчеләр, хәер, казанлылар да бу көннәрдә үзләре өчен “Америка ачкан”дыр. Сүзебез - Казан метросы станцияләрендә ел башында ук урнаштырылган сенсорлы мәгълүмат терминалларындагы мәгълүматның татар телендә үзенчәлекле формада бирелүе турында. Теге яки бу бина яки истәлекле урын турында татарча эшләнгән тәрҗемәне укыганда чарасызлыктан күзгә яшьләр килә. Җөмләдә хаталар күп булу гына түгел, җөмләнең яртысы – татарча, яртысы рус телендә булуы да исне җибәрә. “Казан нәфес мәктәбе” дигәне генә ни тора?! Казан сәнгать училищесы "мәшһүр" тәрҗемәчеләр тарафыннан шулай тәрҗемә ителгән.

Элек нәфесне тыю турында гына сөйләшсәк, хәзер, соңгы тәрҗемәләргә караганда, моңа өйрәтүче мәктәп тә эшләп тора икән әле, хәерлегә булсын...

Ике дәүләт теленең берсе булган татар теленең шундый хәлгә төшүенә күңел ышанмый хәтта. Әмма конкрет мисаллар күз алдында ...

Эзләнә, сораштыра торгач, терминалларны урнаштыру өчен “Метроэлектротранс”ның җаваплы икәнлеге билгеле булды. Без, мәсьәләгә бераз ачыклык кертүне сорап, әлеге оешманың кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Витушкинага мөрәҗәгать иттек. Ул әңгәмә барышында үз оешмаларының терминалларга заказ бирүче икәнлеген раслады. Без үз чиратыбызда терминаллардагы язуларның татарча вариантын укыганда күзгә яшьләр килүен әйтеп киттек.

Аннан соң әңгәмә болайрак дәвам итте:

-Без бу хакта беләбез инде. Хәзер башкарма комитетта хаталар өстендә эш алып барыла. Алар тулысынча хаталарны төзәтеп чыккач, без аны кабат урнаштырачакбыз. Без инглиз һәм татар телләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнмәдек. Татар теленә программаны эшләгән һәм урнаштырган төркем тәрҗемә итте. Алар хаталар ясаган.

- Ә программаны кем эшләде?

- Аны кем эшләсә дә, сезгә барыбыр түгелмени?

- Без - мәгълүмат агентлыгы, беләсебез килә.

- Бу хакта бернәрсә дә язарга кирәк түгел. Без хаталарны төзәтәбез инде.

Терминалларның ел башында ук куелуын исәпкә алсак, хәзерге вакытта хаталар өстендә эш алып барылуы әйбәт инде ул. Татар халык мәкалендәгечә “Соң булса да уң булсын”, - диясе генә кала. 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

 


Римма ГАТИНА

в„– | 19.07.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38066


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>