Андыйларның саны елдан-ел кимесә дә, шәхси хуҗалыкларында продукция җитештереп көн күрүчеләр бүген дә әле 19 миллионнан артык кеше исәпләнә. Шуларның 2 миллионы шәһәр җирендә яши. Үзләрен генә туендырып калмыйча, башкаларга да шактый өлеш чыгара алар.
Колхоз-совхозлар таралгач, шәхси хуҗалыкларда мал-туар, кош-корт асрау гына түгел, күпләп бәрәңге, кәбестә, башка төр яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә шактый кыенлашты. Бүген авылда яшәүчеләрнең байтагы бәрәңгене дә үзенә җитәрлек күләмдә генә утырта да калган кишәрлегенә печән чәчә. Үзгәртеп коруларга кадәр авыл хуҗалыгында продукция җитештерү белән мәшгуль булган 280 мең күмәк хуҗалыкның 260 меңе банкротка чыгарылып, таланып беткәч, шәхси хуҗалыкларга барып сыеныр оешма калмады.
Нигезендә нинди сер?
Ә бит шәхси хуҗалыклар – авыл кешесенең яшәешен тәэмин итүче, көндәлек ярдәм бирүче өстәмә табыш чыганагы да. Шунысы гаҗәп: төрле кыенлыкларга, күмәк хуҗалыкларның таралу-талануына да карамастан, шәхси хуҗалыклар бүген дә авылда яшәүчеләр табынындагы бәрәңгенең 93 процентын, яшелчәнең 75 процентын, ит һәм сөтнең яртысыннан артыгын бирә икән. Татарстанда да авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукцияләрнең яртысыннан артыгы крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә.
Рәсми исәпләүләрдән күренүенчә, авылда гаилә кеременең 30-40 процентын шәхси хуҗалыклардан алынган табыш тәшкил итә! Югыйсә, соңгы егерме ел эчендә авылга килгән бәла-казаларга ничек чыдый икән алар? Дәүләттән әллә ни ярдәм дә алмаган шәхси хуҗалыкларга бу кадәр ныклык запасы каян килә? Мондый үҗәтлекнең, үзен саклап калырга омтылуның нигезендә нинди сер ята?
Минемчә, моның сере шәхси хуҗалыкларның борынгыдан килгән традиция, тормыш күнекмәләрен, гореф-гадәтләрне саклый белүенә дә бәйледер. Авылда нинди генә хакимият булмасын, шәхси хуҗалыклар теше-тырнагы белән үз хуҗалыгына ябышып яткан. Шунда сыерын-сарыгын, кош-кортын асраган, бәрәңгесен, башка төр яшелчә, җиләк-җимешен үстергән, һөнәрчелек иткән. Россиянең айнымас хакиме Борис Ельцинның җирне халыкка өләшү турындагы мәгълүм указына кадәр шулай булган. Аның нәтиҗәләре инде күз алдында. Бүген авыл халкына өләшенгән пай җиренең генә түгел, шәхси хуҗалыкларның бакча кишәрлегенә дә ихтыяҗ кими.
Исәпләсәң, исләр китәрлек бит. Россия авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукцияләрнең яртысыннан артыгын үз җилкәсендә тартып баручы шәхси хуҗалыклар илдәге чәчүлек мәйданының нибары 4 процентына гына хуҗа! Менә шул кечкенә генә кишәрлекләрдә барлык мөгезле эре терлекнең 40 проценты асрала.
Билгеле инде, бу күрсәткечләргә ирешү авыл кешесенә җиңел бирелми. Үсмерләрдән башлап, өлкән яшьтәге бабайларга, ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның да алсыз-ялсыз, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр өзлексез хезмәте, ачы маңгай тире, сөялләнеп беткән куллары, саулыгы-cәламәтлеге, мең төрле борчу-мәшәкатьләре бәрабәренә алынган нәтиҗәләр дә бу.
Кулда күтәреп йөртерлек
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларның эш нәтиҗәләре авыл хуҗалыгында продукция җитештерүче башка төр оешма-предприятиеләр белән чагыштырганда унбер тапкыр югарырак. Шул ук вакытта продукция җитештерүгә киткән чыгымнар башка төр җитештерүчеләр белән чагыштырганда 18 тапкыр кимрәк. Кем әйтмешли, мондый җитештерүчене күтәреп кенә йөртерлек тә бит. Юк шул. Россиядә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күләме элек тә бик аз иде, хәзер инде онытылганда бер, дияргә була.
Яшерен-батырын түгел, күмәк хуҗалык вакытында колхозчының үзенә түләнмәгән хезмәт хакының бер өлешен шәхси хуҗалыгы аша кайтарырга мөмкинлеге бар иде. Хуҗалыкта ун силос базы булса, шуның ким дигәндә өчесе төрле юллар белән шәхси хуҗалыкларга күчә торды. Печән, фураж һәм башка төрле терлек азыгы белән дә шул ук хәл иде. Хәзер инде андый мөмкинлекләр калмады, дияргә була. Терлек азыгына бәяләр дә арта. Мондый шартларда шәхси хуҗалыкта терлек асрауның мәгънәсе кими. Димәк, керем дә азайганнан-азая. Бу хәл исә шәхси хуҗалыкларның киләчәген шик астына куя. Икътисадый нигезе булмагач, авыл җирлегендә күпләр мөгезле эре терлек түгел, кош-корт асраудан да баш тарта.
Дөрес, дәүләт авыл җирлегендә крестьян-фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына, кайбер башка оешмаларга ярдәм итәргә тырыша үзе. Бу юнәлештә махсус программалар да эшләп килә. Тик авылда элек-электән нәтиҗәле эшләп килгән, бернинди кыенлыкларга карамый күпләп продукция җитештергән шәхси хуҗалыкларга ныклап ярдәм итми торып, алга китеш булмаячак. Шәхси хуҗалыклар нәтиҗәле эшләсен өчен шартлар тудыру, матди-техник базасын ныгыту, югары сортлы орлык, ашлама, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү, җитештерелгән продукцияне тиешле бәядән сатып алу һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен дә кирәк бу.
Авыл хуҗалыгы нык алга киткән илләрдә фермер һәм шәхси хуҗалыклар күпләп продукция җитештерүче һәм эшкәртүче предприятиеләр белән бер арбага җигелеп көн күрә. Бездә исә һаман да ни өчендер шәхси хуҗалыклар арбаның бишенче тәгәрмәче сыман. Файдалы һәм кирәк, әмма ярдәм итүче сирәк.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–119-120 | 24.07.2013