Яшь, шул ук вакытта бик тиз танылып өлгергән композитор Эльмира Галимова Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Дөрес, без шагыйрь исемендәге бүләкне әдипләр, прозаиклар гына алырга тиеш дигән фикерне алга сөрәбез. Утыз ел инде композиторлар арасында Муса Җәлил исемендәге премия алучы булмаган икән. Озак вакыттан соң аны Эльмирага тапшырганнар.
Ә ни өчен курку белмәс, танылган патриотик шагыйрьнең исеме иҗатта армый-талмый хезмәт иткән сәнгать кешеләренә булмаска тиеш ди?
Эльмира Галимова әнә шундыйлар өммәтеннән. Боҗрадагы тиен кебек бертуктаусыз чаба, эзләнә. Аның соңгы елларда гына иҗат иткән “Сөембикә канаты” арт-операсы, “Изге ядкарь” ораториясе, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасына гына тукталу да җитә булыр. Ул нәкъ шул өч әсәре өчен шагыйрь исемендәге премиягә лаек булды да. Әлеге әсәрләр өчесе өч төрле һәм жанрлары буенча бер-берсеннән аерылсалар да, һәммәсен дә берләштерүче бер үзенчәлек бар – миллилек. Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключаревлардан соң милли профессиональ музыкабызның шәҗәрәсе өзелеп калды дип хафага төшкән идек. Шөкер, дәвамчылары баш калкытты. Үзгә стиле, милли аһәңе белән аерылып торучы Эльмира Галимованың татар музыка сәнгатендә үз урыны бар.
Казан ханбикәсенең фаҗигале язмышын сурәтләгән арт-операның сәхнәгә менүе, әлбәттә, зур ачыш булды. Дөрес, без Сөембикә турында том-том әсәрләр яздык, җырлар иҗат иттек. Әмма аның әлегә кадәр профессиональ милли музыкабызда урын алганы юк иде. “Сөембикә канаты” Эльмираның иҗатына яңа төсмерләр өстәде. Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында куелган “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасы да татар сәнгатендә зур вакыйга булды, дисәм, һич ялган булмас. Чөнки без сагынып сөйли торган милли музыкаль драмаларга яңа сулыш өрү иде бу. “Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи шул чорларда ничек язган булса, бүген дә шул стильне кабатлау мөмкин түгел, – ди Эльмира. – Алар иҗат иткән милли нигезне саклап, аны заманча музыкаль төсмерләр белән баеттым. Чөнки тамашачының таләпләре бүген башкачарак. Халыкта, мондый стильдә язылган иде бит, дигән фикер туарга тиеш түгел. Без, яңа буын, үз сүзебезне өздереп әйтергә тиешбез”.
– Киләчәктә музыкаль драмалар иҗат итәргә исәбең бармы? – дип сорыйм Эльмирадан.
– Бу традицияне дәвам итәргә теләгем бар. Бик кызыклы сценарий да тәкъдим иттеләр.
Эльмира Галимованың иҗатын ике-өч әсәр белән генә чикләп кую дөрес тә түгелдер. Чөнки ул алны-ялны белми әсәрләр яза, төрле фестивальләрдә катнаша һәм җиңү яулый. Иң мөһиме – ул иҗат иткән милли әсәрләребезне чит илләрдә бик тә югары бәялиләр. Миңа калса, профессиональ композиторның дәрәҗәсен билгеләү өчен читтәгеләрнең бәяләрен дә алу кирәктер, мөгаен. Эльмираның чит илгә тәүге сәяхәте Казахстанга булган. Анда аның “Дүрт гарасат” әсәрен дәүләт оркестры башкарган. Белүебезчә, нәкъ шул әсәре белән ул Н.Җиһанов исемендәге Халыкара композиторлар конкурсында лауреат булып танылды. Әлеге күтәрелеш яңадан-яңа үрләр алып килә аңа. Германиянең Берлин шәһәрендә узган яшь композиторлар проектында катнаша. Аннан Италия... Саный китсәң, күп инде алар. Быел исә дөнья буйлап сәяхәт итүче “Заманча музыка ассоциациясе” (ISCM) халыкара фестивалендә катнашу – Эльмираның иҗатын бәяләүнең, аның чын композитор буларак тануның матур үрнәге.
– Словакиянең Кошице шәһәрендә узачак әлеге фестивальгә Татарстан Композиторлар берлегеннән җиде композиторның эшен җибәргән идек, – ди Эльмира. – Менә шулар арасында минекен сайлап алганнар. Бу бәйгегә эләгү бик кыен, шуңа күрә мин монда катнашуыма бик шат.
“Күңел көндәлеге” дип аталган фәлсәфи әсәр Эльмираның күңел халәтен ачып бирә. “Һәрбер иҗат җимешемә мәгънә салырга тырышам, оратория, опера, музыкаль драмалар үз тормышы белән яшәргә тиеш, – ди ул. – Шул вакытта гына музыка җанлы була. Мин иҗат итә башлаганда ук милли композитор булачакмын дигән максат куйган идем һәм бүген дә шул юнәлештә эшлим”.
Сәнгать дөньясын эстрада басып алган бер чорда классик музыкага берникадәр игътибар азая төште. Бүген профессиональ милли композиторларыбыз бармак белән генә санарлык дип аһ орабыз икән, төп сәбәпне нәкъ менә шуннан эзләргәдер. Төнге йокыларымны калдырып симфония иҗат иткәнче, мин аның урынына берничә эстрада җыры, йә аранжировка язам дип әйтүчеләрне еш ишетергә туры килә. Чөнки классик музыкадан тиен-миен гонорар алганчы, җиңел генә акча табуны кулайрак күрәләр. Ни кызганыч, эстрада казанында кайнаган егет-кызларыбыз арасында менә дигән милли әсәрләр иҗат итәрлек композиторларыбыз бар.
Эльмира – шул “алтын урталык”ны таба белә торган композитор. Аның иҗат дәрьясында эстрадага да урын бар. “Әмма классик әсәрләр язганда, мин эстраданы онытып торам, чөнки стильләр буталып, әллә нинди әсәр язуың мөмкин, – ди ул. – Ә эстрада җырлары билгеле бер аралыкта языла, ул вакытта классик әсәрләр иҗат итмим. Соңгы вакытта мин тамашачыны игътибар белән күзәтә башладым. Элегрәк классик концертларга халык җыю авыр иде. Күрәм, бүген тамашачы әллә эстрададагы бертөрлелектән туйдымы, әллә яңалык эзлиме, симфоник оркестр белән чыгыш ясаучы концертларда халык күбәйде. Тере музыканың, классик музыканың асылын аңлый башлады кебек”.
Дөрес, чит илләрдә классик музыкага булган мөнәсәбәт бөтенләй башка, чөнки ата-ана баласын нәкъ менә профессиональ музыка белән тәрбияли, алар кечкенәдән симфония, ораториянең нәрсә икәнен белеп үсә. Эльмира чит илгә баргач, бу вәзгыятьне дә күзәтеп йөри икән. “Европада эстрада концертларының игъланнарын рестораннарда гына күрергә туры килде. Ә классик концертларның игъланнары шәһәрнең үзәк урамнарында урнаштырылган”.
Чил ил тамашачысының безнең милли әсәрләрне ишеткәч, кызыксынулары шулкадәр көчле икән. Бетховен, Бах, Моцартлар белән тәрбияләнгән бу халыкны татар пентатоникасы җәлеп итә. Германиядә Эльмира Галимова иҗат иткән милли аһәңнәр белән баетылган заманча классик музыканы ниндидер бер могҗиза, зур ачыш кебек кабул иткәннәр. Композитор әйтүенчә, миллилекне саклап, европалашкан әсәр иҗат иткәндә генә чит ил тамашачысы сине үз итә ала. Үзешчән, ниндидер эстрада алымнары кулланып язылган әсәрне бик тиз сизә. Шуңа күрә жюри әгъзалары фестивальләргә, конкурсларга җибәрелгән әсәрләрне җентекләп тикшерә. Монда инде кемнеңдер кеме, туган-тумачасы булуыңнан файда юк.
Эльмира Галимова – әнә шул “сират күпер”ен кичеп, үз йөзен булдырган композитор. Иҗат дәрьясына әле Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында театр һәм музыка бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшләве дә килеп өстәлә. Авылдан-авылга йөреп, халык авыз иҗатын җыеп йөри ул. Аларны нотага күчереп, соңыннан җыентык итеп туплап чыгаралар икән. Бу да үзенә күрә милли әсәрләр иҗат итәргә бер этәргеч булып тора. Төрле төбәкләргә сибелгән татарларның нинди генә үзгә җырлары, мөнәҗәтләре, бәетләре юк лабаса. Композитор күңелендә алар барысы да гөләндәмнең төрле төстәге чәчәкләре кебек матур картина хасил итә. Бу – үзенә күрә милли әсәрләр иҗат итүнең тагын бер баскычы. Киләчәктә Эльмира Галимова халык авыз иҗаты үрнәкләреннән торган үзенчәлекле әсәр язса, гаҗәпләнмәссең дә. Ул бүген үк әнә шул сурәтләрне күңел дәфтәренә төшерә бара. Чөнки бу Эльмираның канына сеңгән.
Алсу ХӘСӘНОВА
в„–121 | 26.07.2013