2000 нче еллар башы. “Авыл хуҗалыгын күтәрергә” дигән "изге" ният белән сала җирләренә инвесторлар кергән чор. Әмма инвесторлар үзләренең гамәлләре авыл хуҗалыгын күтәрү максатында эшләнә дип ничек кенә лаф орырга, исбатларга тырышсалар да, чынбарлыкта аларның күпчелеге үз кесәсен беренче чиратка куя. Кызганыч, тормыш тәҗрибәсе шуны раслый. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйга – моңа тагын бер дәлил.
Моннан нәкъ ун ел элек 2003 елның 22 июнендә Әлки районының Аппак авылы клубында, ә ике атнадан соң Чиябашы клубында халык җыеннары үткәрелә. Әлеге чараларда халыкка, "Колчурино" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Г.М.Волостновны, үз акчасына хуҗалыкларны үстерергә, ә иң мөһиме, СХПКларның түләнми калган хезмәт хакларын бирергә риза булучы инвестор сыйфатында тәкъдим итәләр. Бу вакытларга инвесторларның халык мәнфәгатьләре өчен бик үк кайгырып тормауларын ишетеп, күреп торган аппаклылар һәм чиябашлылар, әлбәттә, Волостновны кочак җәеп каршыларга җыенмый. Шуңа күрә инвестор кул астына керүгә каршы чыгып, бу эшләрнең яхшыга алып бармаячагын кисәтеп тә карый кайберәүләр.
Дөрестән дә, җыелышлардан соң ук Г.Волостнов СХПК җитәкчеләре Ф.З.Хәйбуллин һәм М.В.Шакиров белән халыкның мөлкәт һәм җир пайларын үзләштерүгә керешәләр, әлеге талауларын "законлаштыру" максатында ялган кәгазьләр тутырып, берничә предприятие ачалар. Өч ел эчендә Аппак авылы хуҗалыгында, мәсәлән, җиде мөһер алышына. Озакламый фермалардагы терлекләр юкка чыгарыла, техника алына – халыкка эш калмый. Алай гынамы, сөрү җирләренең фәкать юл буйлары гына чәчелеп, ераграк кырлар, гомумән, елдан-ел эшкәртелми калып бара һәм яткын җирләргә әйләнә башлый.
Яңа хуҗа СХПКлардан ук түләнми калган хезмәт хакын, җир пайлары өчен тиешле дивидендларны сорарга кергәннәрне: "Сез – банкрот!" – дип кенә озатып чыгара. Әнә шул рәвешле халыкның түземлелеге калмый һәм ачу, рәнҗү, кимсенү хисләре барысы бергә кушылып, тышка бәреп чыга. Ачу килмәслекме соң! мисал өчен, хуҗалыкта баш зоотехник булып эшләгән аппаклы Әхмәт Сабиров белән аның шунда ук бухгалтер хезмәтен башкарган хатыны Зөһрә өчен имза куеп, акча алган итеп кәгазь ясалган. Өстәвенә шунда ук алар исеменнән: "Бернинди дәгъвабыз юк", – дип язып куйганнар. Хәер, бер Сабировлар гына түгел, башкаларга да хезмәт хакын шулай ''түлиләр". Бер үк көнне бер үк сәгатьтә "инвестор"ның өч урында "җыелыш" рәисе рәвешендә имзалаган беркетмәләре дә очрый. Әнә шуның кебек тупас күз буяулар, ялган документ тутырулар "инвестор" эшчәнлегендә тулып ята.
Бу хәлләргә түзеп тора алмаган халык, И.Якупов, И.Шәрипов, Ә.Сабиров һәм башка шундый актив ир-егетләр җитәкчелегендә оешып, үз мәнфәгатьләрен яклап чыгу максатында, башта – хокук саклау органнарына, ә анда тиешле яклау тапмагач, ахыр чиктә 2005 елда судка мөрәҗәгать итәләр. Әмма судта да мөлкәт һәм җир пайлары законсыз тартып алынган халыкны якларга бик ашыкмыйлар. 8 ел эчендә 4 дистәләп суд утырышы булып, аларда күп вакыт җавап бирүчеләр катнашып та тормаган. Шуңа да карамастан, җавап тотучылар анда барыбер аклана. Сүз уңаеннан, берничә утырышта үземнең дә катнашканым бар. Бу илдә кайчан булса да бер гаделлек урнашачакмы, дип гаҗәпләнеп утырдым.
Алданган халык вәкилләренең дә күбесендә инвесторны җавапка тарту мөмкинлегенә ышаныч суд утырышлары үткән саен кими бара, билгеле! Әмма Илгиз Якупов (инде вафат), Илгизәр Шәриповларның законнарны нык өйрәнеп эш итүе, ә Әхмәт Сабировның нык үҗәтлек күрсәтеп, максатына ахыргача баруы нәтиҗәсез калмый – ниһаять, быелның 10 июнендә Алексеевск район суды гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тарткан хөкем чыгарды.
Карар исә кырыс: Г.М. Волостновны гражданнарның җир һәм мөлкәт пайларын урлап сатканы өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы колониягә озатырга һәм 1 миллион сум күләмендә штрафка тартырга. Ф.З.Хәйбуллин һәм М.В. Шакировларны 10ар елга ирекләреннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы колониягә озатырга һәм берәр миллион сум күләмендә штрафка тартырга.
Менә, авыл халкын сарык көтүенә тиңләп, бернәрсәдән курыкмыйча, ни теләсәм – шуны эшлим, дип күкрәк кагулар нинди нәтиҗәләргә китерә бит. Халык хәтере, рәнҗеш дигән төшенчәләр бар бу дөньяда. Бәндәдән курыкмасаң да, Аллаһыдан курык, дип бабаларыбыз юкка гына әйтмәгәндер. Кайчан да булса бер халык рәнҗеше төшә ул.
Инвестор эшчәнлегеннән Аппак, Иске Тумба, Каракүл, Чиябашы авылларының 800 ләп кешесе дистәләгән миллион сум зыян күрә. Әлеге суд карарыннан халыкка нинди файда соң? Шул инде, мораль канәгатьләнү дисәң генә. Әлкилеләр хөкем ителгәннәрне, бигрәк тә Хәйбуллин белән Шакировны нигездә кызгана. Минем үземә Хәйбуллин белән Шакировтан тыш 72 яшендәге беренче төркем инвалид Г.Волостнов та жәл. Аларны төрмәгә тыкканчы халыктан талап алынган җир һәм мөлкәт пайларын, аларның югалткан матди байлыкларын, хезмәт хакларын кайтартасы иде.
Җинаять хөкеменә тарту халык малына кулын сузучы инвесторларга сабак булып торырлык хәл, билгеле. Волостновлар очрагы Татарстан өчен дә ят күренеш түгел. Тик андыйларны акылга утырту өчен аяусыз көрәш алып барырлык Якупов, Сабиров кебек гаярь ир-егетләр генә бар җирдә дә юк шул.
Шәһит ГАТАУЛЛИН
в„–121 | 26.07.2013