Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37866

Коңгыз дошманы – төнге миләүшәләр

$
0
0
31.07.2013 Киңәш-табыш
Быел колорадо коңгызлары безнең өчен актуаль мәсьәлә булудан туктады. Безгә “В Контакте” сайтындагы бер язма ярдәм итте.

Яз көне берәү бәрәңге арасына ялгыш төнге миләүшә (маттиола) орлыгы коелып чәчәкләр чыгуы һәм ул елны колорадо коңгызларының булмавы турында язган иде. “Хәзер һәр елны 4 рәт бәрәңге утырткан саен бер рәт чәчәк утыртабыз, теләгегез булса файдаланып карагыз”, – дигән иде.

Төнге миләүшә минем иң яраткан чәчәгем. Хуш исе өчен мин аны һәрвакыт тәрәзәләр каршына, ишек төбенә утыртам. Кич җитә башлауга бөтен тирә-якка хуш ис таратып утыра алар, ачык тәрәзә аша тәмле ис өйгә дә керә. Быел, орлыгын тагы да күбрәк алып, бәрәңге бакчасында да файдаланып карарга булдым. Бәрәңге утырткан вакытта, һәр биш рәт бәрәңгене утырткан саен бер рәт чәчәк чәчеп бардым. Бәрәңгеләр дә, миләүшә чәчәкләре дә тезелеп шыттылар. Бәрәңгеләр бераз күтәрелә төшкәч, кызым белән бәрәңге арасын утарга һәм төпләрен өяргә чыктык. Карасак, бәрәңге төбе саен 3-4 коңгыз утыра. Кызым: “Әни, боларның чәчәккә исләре китми, ахры”, – ди. “Чәчәкләр бәләкәй бит әле, кызым, чәчәк ата башлаганнарын көтеп карыйк әле”, – дидем өметләнеп. Берзаман бәрәңгедә төркемләшеп утыручы коңгызларның балалары күренә башлады, бәрәңге төпләре кып-кызыл булды. Боларыннан дарусыз котылып булмас инде дип, мин дә Гөлфия ханым кебек “Командор” агуы сиптем. Бу вакытта миләүшәләр чәчәк ата башлаган иде инде. Агулаган вакытта бөтен бакчага 1-2 зур коңгыз гына очрады. Күрәсең, хуш исле чәчәкләр үз “эшен” башлаган һәм колорадо коңгызлары чәчәк исен яратмыйча бакчадан качышканнар. Зурлары йомырка салмагач, кечкенә кызыл бөҗәкләре дә күренми башлады. Агу сипкәннең икенче көнендә агу тимичә калган сабакларны төзәт-кәләп чыктым да, шуның белән эшем бетте. Килмиләр бит бу хәшәрәтләр бәрәңгегә!

Әле менә хәзер, хат яза башлаганчы, кабат бәрәңге арасында йөреп, карап үттем: бәрәңге ап-ак чәчәктә утыра, колорадо коңгызының үзе дә, кызыл бөҗәкләре дә юк. Кичке якта бакча миләүшә исенә күмелә, яшел сабаклар арасында шәмәхә чәчәкләр рәт-рәт булып балкып, хуш ис таратып утыра.

Безнең бакчабыз артык зур түгел. Тик зур бакчалы кешеләр дә, бакчаларының бераз өлешендә генә булса да миләүшә чәчәге чәчеп, сынап карый алалар. Бәрәңгеләрне бер тапкыр да агуламас өчен, миләүшә чәчәкләрен бераз иртәрәк чәчеп карарга кирәктер бәлки. Монысын киләсе елга сынап карыйсы булыр инде.  


МИЛӘҮШӘ

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37866


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>