Уңышка ирешим дисәң – елмай, борчуларың булса да – елмай, шатлыгыңны да дөньяга елмаюың аша күрсәт. Әлмәт театры актрисасы Раушания Фәйзуллина кебек гел елмаеп йөрсәң – эшләрең гел уң булыр.
Гомерен багышлаган театрының күз өстендә каш кебек кадерле артисты ул. Үз кадерен үзе белә. Горур да, кирәк чакта йомшак та, бераз усал да... Бәлки елактыр да, ләкин елаганда да елмаядыр ул.
1. «Бу матур кыз мин – Раушания. Миңа 7 яшьләр тирәсе, әле укырга кермәгән. Әтием Саматның иң олы абыйсы Камал абый мин белә башлаганнан бирле авыл балаларын җыеп «карточка»га төшерергә ярата иде. Мин үземә төшәргә матур урын эзләдем һәм таптым. Тәрәзә төбебез бик киң иде. Гөлләр арасында да, утырып та, таянып та, ятып та төштем. Өстемә, ак панамкама туры килсен дип, яңа елга кар кызы өчен дип тегелгән марля күлмәк кидем. Матур бит, име?! Берәүнекенә дә охшамаган».
2. «Без әти-әнигә биш бала идек. Алда – мин, янымда апам Рауза. Иң олы апабыз Фоадия, аның кулында сеңлем Илһамия. Кыз туганнар барыбыз да исән-саулар. Абыебыз гына 28 яшендә мәрхүм булды».
3. «Бәләкәй генә тулай торак бүлмәсендә яшәгән чаклар. Кызым Ләйсәнгә 6 ай вакыт. Әтиебезнең гастрольдән кайтуын көтәбез. 1987 ел».
4. «Н.Фәттахның «Сармат кызы Сәринә» спектаклендәге Сәринә образы – Әлмәт театрындагы беренче зур ролем. 1985 елда театр училищесын тәмамлап, зур бер төркем булып эшкә кайткан идек. Зур өметләр белән эшкә тотындык. Ул вакыттагы баш режиссёр Рөстәм абый Абдуллаев, директор булып Рөстәм Фатыйхов эшли иде».
5. «Казан. Чираттагы «Нәүрүз» фестивале. Хакас Республикасыннан килгән кунагыбыз белән фотога төшәргә булдык. Мин борылып ул ханымга елмайдым, ул да җавапсыз калмады һәм без берсүзсез аңлашып фотога төштек. Бер-беребезгә шундый охшаганбыз, гел туганнар кебек, билләһи».
6. «Узган ел кызым Ләйсән белән Италиядә сәяхәттә булдык. Әдрән диңгездә су коенып рәхәтләндек. Венеция шәһәрендә көймәләрдә йөздек».
7. «Туган нигездә. Сабантуйга кайткач табын артында туган-тумачалар белән бергә җыелышып төшкән сурәтебез».
8. «Арча районы Симетбаш авылында бәләкәй генә өйдә яшәп ятучы әнием Фәүзия. Әни – безнең барыбызның фәрештәбез».
9. «Балтыйк буе илләрендәге сәфәребезнең бер истәлеге. Әлмәт театры Татар урамында».
10. «Бу фотога карап күпләр, Раушания музейда йөри, дип уйлар. Бу минем ике бүлмәле фатирымның кунак бүлмәсе. Чигәргә, тегәргә, бәйләргә яратам. Борынгы әйберләрне туплап, шулар арасында яшим, сәкедә йоклыйм, җаныма шулай рәхәтлек алам».
11. «Т.Җүҗәноглуның «Юмарт хатыннар» комедиясендә Нәриман, З.Исмәгыйлевның «Кодача» спектаклендәге Шәмсия – иң яраткан рольләрем. Ике спектакльне дә Байрас абый Ибраһимов куйды».
12. «Эх, яшьлек... Театр училищесын тәмамлаган көн. Йөздә елмаю. Алда нинди сынаулар, авырлыклар көткәнен беребез дә белми әле. Әйдә, Раушания, алга, сәхнә үрләрен яуларга!»
Раушаниянең сүзен дәвам итеп, аның ук сүзләрен кабатлыйм: туктама, Раушания! Әйдә, алга, сәхнә үрләрен яуларга. Еллар узуга карап артист профессиясенең мәгънәсе үзгәрми.
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
в„–7 |