Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37866

Тизйөрешле поезд юлы - табигатькә зыян килмәячәк

$
0
0
01.08.2013 Җәмгыять
Мәскәү-Казан арасында төзеләчәк югары тизлектәге тимер юл магистрале Красноярскига кадәр озынайтылырга мөмкин. Аны “югары тизлектәге” итмичә, “Сапсан” поездлары кебек тизйөрешле итеп кенә калдыру варианты да каралырга мөмкин.

Әлеге фикерләрне 31 август көнне Инфраструктура проектлары буенча уздырылган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйткән. Аның фикеренчә, әлеге проектның икътисади яктан ни дәрәҗәдә камил һәм тормышка ашырырлык булуын яхшылап уйлап бетерергә кирәк. “Әлеге төр маршрутларның озынлыгы 8 сәгатькә сузылса гына, алар үз-үзен аклый”, - дип белдергән ил башлыгы.

800 түгел, 4 мең сум...

Казан-Мәскәү арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзелү турында бер язып чыккан идек инде. 12 сәгатьлек юлның 3,5 сәгатькә генә калачагына халык сөенде, әлбәттә. Җитәкчеләрнең «әлеге поездларга билет бәясе 1 километр өчен 1 сумнан алып 10 сумга кадәр булачак», дигән сүзләре дә йөрәккә сары май булып ятты. Ягъни, түрәләр сүзенә караганда, Казан белән Мәскәү арасын тизйөрешле поездда узу өчен билетлар 800 сумнан башланырга тиеш иде.

Билет бәяләренең гади поездларның плацкарт урыннарыннан да очсызрак булачагына күпләр ышанмады, билгеле. Тиздән бу мәгълүматның, чыннан да, дөреслеккә туры килмәве ачыкланды...

«Россия тимер юллары» компаниясе әлеге төр транспорт чарасына билетның якынча бәяләрен исәпләп чыгарды. Бактың исә, Казан-Мәскәү арасын 3,5 сәгатьтә узу өчен пассажирга якынча 4 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк икән. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен тотылачак гомуми акчаның 930 миллиард сум булачагын да исәпкә алсак, бу бәяләр «чагыштырмача очсыз» дип фаразлана әле.

Я табигать, я тимер юл магистрале - кайсын сайларга?

30 август көнне исә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында югары тизлектәге тимер юлны төзү проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Җыелган халыкны проект белән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин таныштырды.

Моннан якынча ярты ай элек «Гринпис» оешмасының Россиядәге бүлеге (табигатьне саклау буенча халыкара оешма) тарафыннан тизйөрешле поезд юлының табигатькә ничек тәэсир итәчәге тәфсилләп анализланган иде. Әлеге мәгълүмат Транспорт министрлыгының рәсми сайтында да китерелгән. Докладта проектның әйләнә-тирәгә шактый зур куркыныч тудырычагы турында әйтелә.

Бактың исә, югары тизлектәге тимер юл салуның 3 варианты да Татарстан табигатенең аеруча сакланырга тиешле урыннары аша уза икән (аерып әйткәндә, бу Идел-Кама тыюлыгы һәм Аккош күле территорияләре). Әгәр дә ул төзелә калса, бу урыннарда үсемлек һәм хайваннар дөньясы гомумән дә юкка чыгачак.

Әлеге мәгълүмат халыкта зур ризасызлык уятты. Чарада катнашучыларның күбесе проекттан канәгать булмавын белдерде.

Җитәкчеләр тизйөрешле поезд юлы белән бәйле серне ачты

Чынлыкта исә, тыңлауларда катнашучы җәмәгатьчелекнең борчулары юкка булган. Татарстан җитәкчеләре проектны тагын бер кат карап-өйрәнеп, аның өр-яңа, әле моңарчы билгеле булмаган вариантын әзерләгән икән. Аның буенча югары тизлектәге тимер юл магистрале барлык тыюлык һәм күл буйларын урап узачак. Шул рәвешле, тимер юлның табигатькә китерергә мөмкин булган зыяны юкка чыгарыла. Хәер, проектның әлеге варианты җәмәгатьчелек игътибарына әлегә өлешчә генә тәкъдим ителде.


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 01.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37866


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>