Редакциябезгә хат килде. Рамил хәзрәт Юныс чит илдәме? Илдус хәзрәт Фәиз Төркиядән кайттымы әле? Кайткан булсалар, нишләп алар күренми? – дип кызыксынганнар.
Берничә көн элек дустым журналист Гамил Нур очрады. “Кичә Бауман урамына төшкән идем. Ышанасыңмы: ун минут эчендә Илдус хәзрәтне дә, Рамил хәзрәтне дә күрдем. Икесе дә кызлары белән кибеттә йөри. Икесе дә кочаклашып диярлек күреште – кәефләре яхшы”, – дип сөйләде хезмәттәшебез.
Гади халыкны гына түгел, хәзрәтләребезне дә кызыксындыра, дөресрәге, борчый икән бу сорау. Әле узган җомга көнне, башкалабызда “Ярдәм” мәчете ачылганда күренекле хәзрәтебез, мөфти Госман хәзрәтнең урынбасары булып эшләгән Сөләйман хәзрәт Зарипов та: “Кайда икән безнең Илдус, Рамил хәзрәтләребез. Казанда булсалар, мондый тантанадан читтә калмаска тиеш. Аларга халык арасына чыгарга, җәмәгатькә күренергә күптән вакыт инде”, – дип аптыравын белдерде.
Дөресен генә әйткәндә, мине дә кызыксындыра бу сорау. Укучыларыбыз да кызыксына икән, нигә әле үзләренә шалтыратып сорашмаска?! Рамил хәзрәтнең, шөкер, телефон номеры бар. 19 июль көнне шалтыратып туган көне белән котламакчы идем. Телефонны алучы булмады. Менә бу юлларны язып утырганда, 23 июль көнне дә җавап бирүче юк.
Илдус хәзрәтнең телефон номерын нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесе дә, мөфти урынбасары да, озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән ярдәмчесе, хәзер мөфтиятнең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе итеп билгеләнгән Ришат Хәмидуллин да белми икән. Аптырап Илдус хәзрәт озак еллар имам булып торган “Болгар” мәчетенә, имам-хатыйб вазыйфаларын башкаручы Марсель хәзрәткә шалтыраттым. Ни гаҗәп: ул да бихәбәр. “Без аның белән Интернет аша гына аралашабыз”, – дип шаккатырды ул мине.
Бер дә күңелле хәл түгел инде бу. Кайчандыр байтак халыкны үз авызына каратып торган, күпләргә үгет-нәсыйхәт биргән хәзрәтләр кеше күзеннән качып йөрсен инде. Яңа мөфти Камил хәзрәтне, нигә Рамил хәзрәткә эш бирмисез, берәр мәчеткә имам итеп куймыйсыз, дип берничә мәртәбә аптыратканым бар. Яныма килгәне юк бит, ди ул. Чынлап та, мөфти булып сайланган көнне үк журналистлар каршында, килсен, кара-каршы утырып чәй эчәрбез, табын янында аңлашырбыз, дигән иде Камил хәзрәт. Бүген дә шул сүзләрен кабатлый. Рамил хәзрәтне генә түгел, Кол Шәриф мәчетенең тулып торган чакларын сагынып язуым. Әнә хәзер тәравих намазларында халык берничә рәткә дә тулмый, диләр. Яхшы түгел бит. Ни генә булмасын, Кол Шәриф мәчете – үзәк мәчетебез ул. Аның туфрагы изге. Сер түгел: Кол Шәрифтә намаз укуыбызга кайберәүләрнең эче поша. Тик ул музей түгел, сәҗдә кыла торган урын, Аллаһ йорты итеп төзелде. Аллаһ йортын музей ясарга берәүнең дә хакы юк. Халкыбыз сәдака акчаларын төзелешкә тапшырганда музей өчен дип бирмәде. Безгә ничек тә, мәчет буларак, Кол Шәрифнең абруен күтәрергә, аңа даими йөрергә кирәк.
Рамил хәзрәт тә, Илдус хәзрәт тә – милләтебез балалары. Икесен дә якын итүчеләр аз түгел. Беләм: дәгъва белдерүчеләр дә байтак. Әмма адәм балалары зәгыйфь бит. Аларга артык зур дәгъвалар куеп ялгышмыйбызмы? Дөнья бит ул кызык: кайчандыр, бездә ошамый икән, әнә чит илгә китсеннәр, диючеләрнең үзләренә дә чит илгә китәргә туры килә. Шуңа күрә бер-береңне гафу итеп, тәүбәгә килеп, җәмәгатең янына кайтырга кирәк. Хәзрәтләрнең икесенә дә Казанда имамлык итү мөмкинлеге бирәсе, тәгаен мәчет тәкъдим итәсе иде. Кинәнсен тыңлап үз итүчеләре.
Рәшит МИНҺАҖ
в„–121 | 26.07.2013