Илебез белән горурланабыз! Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру барышында халыкның 85 проценты әнә шулай дип белдергән. Респондентларның 77 проценты илнең спорттагы уңышлары, 75 проценты мәдәният һәм сәнгать, 63 проценты армия, 60 проценты илнең фән һәм галимнәре, 50 проценты Россиянең дөньяда тоткан урыны белән горурлана икән.
Шул ук вакытта россиялеләрнең нибары 14 проценты гына илдәге яшәү дәрәҗәсеннән канәгать. Өч ел элек шундый ук сораштыру вакытында 64 проценты россиялеләрнең үз иле өчен оялуын белдергән. Респондентларның 25 проценты моның төп сәбәбен – түбән хезмәт хакы, социаль тигезсезлек, 6 проценты – илнең спорт өлкәсендәге уңышсызлыклары, 5 проценты – эшсезлек, 4әр проценты – икътисадның көчсезлеге һәм хөкүмәтнең начар эшләве, 3 проценты ришвәтчелек, илдәге законнарның эшләмәве, эчкечелек, бәяләрнең югары булуы белән аңлаткан. Ә сез илнең кайсы уңышы белән аеруча горурланасыз? Аның нинди уңышсызлыгы өчен оят булырга тиеш?
Ильяс Галимов,милли көрәш буенча атказанган спорт остасы:
– Мин Россиядә яшәвем белән горурланам. Ләкин аяк терәп горурланам дип әйтерлек әйберләр Россиянең үзендә юк әлегә. Ришвәтчелек, хезмәт хакларының түбән булуы, ата-аналарның балаларын ташлап калдыруы, аларның ятим үсүе өчен оят миңа. Ә инде авыл җирендә яшәп эшләүчеләргә хезмәт хакы түләнмәү аеруча аяныч. Кулына 1000 сум хезмәт хакы да алмаган кешеләрне беләм. Күптән түгел Казанда узган Универсиаданы исә республикабыз өчен зур уңыш дип саныйм. Республикабызның Президенты белән дә горурланам. Соңгы елларда юллар күзгә күренеп яхшырды, яшьләргә күпләп фатирлар бирелде. Монда аның өлеше зур.
Илназ Гарипов,җырчы:
– Мин илебезнең табигый байлыкларга, фән дәрәҗәсенең югары булуына куанам, аның акыллы һәм сәләтле халкына сокланам. Илебезнең иң зур территория биләве белән горурланам, ә менә 26 яшемә җитеп, көне-төне эшләп тә, үземә йорт төзергә бер җир кисәге дә таба алмаганым өчен миңа безнең ил өчен азрак оят.
Роза Хисамова,татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Безнең илдә минималь хезмәт хакы егермемеңнән артык дип язып та хәерчеләр күплеге, “түләүсез” медицинаның сүздә генә булуы, акыллы балаларның уку йортларына керә алмавы, авылларга игътибар кимүе өчен миңа бик оят. Илебезнең зурлыгы, көче, күпмилләтле халкы һәм, иң мөһиме, Россиянең тынычлыкка юнәлдерелгән халыкара сәясәт алып баруы белән чын-чынлап горурланам. Безнең халыкны сугышлардан сакларга кирәк. Ул болай да күп күргән инде.
Лилия Галимова,журналистика факультеты студенты:
– Безнең илдәге кимчелекләр нигездә кешеләрнең әдәпсезлегенә барып тоташа. Экология һәм мәдәният елы дип игълан итәләр дә кычкырып торган исем кала, ә мәдәният ни алга, ни артка бармый. Безнең илдә кеше гомере дә бер тиен тормый. Медицина өлкәсендә тәртип булмавы, кешене санга сукмаулары, электрон чират кертеп, кайбер табибларның талонсыз авыруларны кабул итмәүләре, медикамент җитмәү, рецепт алу өчен чират тору, аннан даруны атналап-айлап көтү, бар җирдә дә акча чыгару да ил өчен плюс түгел. Уңай яклары да бар. Илебез соңгы елда спорт өлкәсендә зур үсеш алды. Социаль программаларның да кешеләргә булышуы зур плюс. Башка илләр белән чагыштырганда салымнар, торак-коммуналь хезмәтләрнең арзанлыгы, төрле милләтләрнең бер-берсе белән дус яшәүләре дә хөрмәткә лаек. Шәхсән мин үзем илнең минусларына күз йомып, плюсларын гына күреп яшәргә тырышам.
в„–126 | 02.08.2013