Әхлакый кыйммәтләр төсен җуйган, җенси тотнаксызлык тамыр җәйгән гөнаһлы заманда яшибез. Илдәге гаилә кризисы – аның төп чагылышларыннан берсе. Җимерелгән, буталган язмышлар. Тумый калган балалар. Гаилә кризисының нәтиҗәсе, дәвамы булган демографик кризис. Соңгысы, зурдан алганда, хәтта дәүләт, милләт куркынычсызлыгына китереп сугучы алагаем чукмар.
Югарыдагылар да моны аңлый, тик демографияне яхшырту өчен ана капиталыннан гайре башка нәрсә уйлап таба алганнары юк әле. Дәүләт гаилә, аның иминлеге өчен бармакка бармак та сукмый. Ә Россия халкы кимүдә. Демографияне гадәттә сугышлар боза. Әмма, Аллага шөкер, бүген андый гарасат күзәтелми. Тик сансыз, тәртипсез тормыш, әхлак дефициты сугыштан да хәтәррәк. Ул үзенең кара эшен астыртын, сиздерми генә башкара. Кайберәүләр бәлки белмиләрдер: дөньяда иң зур территория биләгән Россияне халык саны ягыннан, мәсәлән, шул ук Япония куып җитеп килә. Япон утраулары безнең җирләрдән 50 тапкыр кечкенә булып та, анда 130 миллион тирәсе кеше яши. Ул илдә традицион гаилә культы сакланып килсә, Россиянең чиксез киңлекләрендә исә гомуми затсызлану һәм әхлакый бушлык демографик вакуум тудыра.
Кагыйдә һәм нормалар дефициты: ничек телим – шулай яшим дип кабул ителгән ирек. Телисең икән – өйлән яки кияүгә чык. Теләмисеңме – никахсыз да кирәкне табып, яшәп була. Хаҗәтләрне канәгатьләндерү өчен партнерларны озак эзлисе түгел бүген. Секс һәм балага узып, аны табып үстерү – хәзер инде аерым категорияләр, хәтсездән икесе ике нәрсә. Аларның арасы ерагая гына бара. Беренчесе – эндорфин, табигый наркотик биргән рәхәтлек, ләззәт. Шуның артыннан куу. Икенчесе – мәшәкатьләр, җаваплылык һәм чыгымнар. Кирәк микән анысы? Гаиләдән туйдыңмы – тот та аерылыш. Беркемнең дә сүз әйтергә хакы юк. Тыючы да булырга тиеш түгел. Ил, җәмгыять, мораль шундый. Илдә чыпчык үлми, бала барыбер үсә ул. Кыскасы – тоташ җавапсызлык. Хатынсыз йөргән өчен борынгы Спартадагы кебек таяк белән суктырмыйлар, өстәмә салым да салмыйлар. Ирсез яки ирдән аерылып кайтып туйганчы азынучыларны гаепләү дә бетеп килә. Ул ирсез – аңа ярый инде, диләр. Иргә чыкканчы ук утны-суны кичкәннәрне дә, ир өстеннән чапканнарны да киртә башына бәйләп, битләренә корым сөртеп, элекке кебек урам буенча йөртмиләр. Барысын да йөртә башласаң, ни киртә, ни корым җиткерә алмассың.
Моннан ике дистә еллар элек ишегебезне тибеп ачып кергән, башта кызык, хәтта гөнаһсыз да тоелган сексуаль революция бүген бик күп язмышлар өстеннән зилзилә булып узды. Бар геройлары бер-берсе белән йоклап беткән “Санта-Барбара”ны караганда ук Россия үзе дә бик күп тапкырлар зурайтылган “Санта-Барбара”га әйләнгән иде инде. Кыргыйлану, инстинктларга юл бирү затлылануга караганда күпкә җиңелрәк ич...
Азгынлык һәр дәвердә дә булган, яшәгән. Тик ипле җәмгыятьләрдә ул абсолют күпчелек гыйбрәт алырлык дәрәҗәдә генә булган, аз булган. Иң озак – ике мең елдан артык яшәүче милләт – яһүдләрдә гаилә бар чорларда да яшәешнең беренче кыйммәте, иң изге, иң кагылгысыз категория саналган.
Бүгенге тотрыксызлык, тәртипсезлек, мәҗбүрилек булмау, кыска вакытлы никахлар – гаилә институтының тамырындагы балта. Бу – җәмгыятебезнең энергетикасы кимеп, анда, мин – фәкыйрегез элегрәк билгеләп үткән энтропиянең яки хаосның артуын, ташып чыгуын күрсәтә. Андый җәмгыятьнең киләчәге юк.
...Тик сүзне барыбер оптимистик рухтарак тәмамлыйсы килә. Универсиада сәбәпче булдымы, Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе 2013 елның беренче яртысында туучылар санының узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 600 нарасыйга артык булуын белдерде. Районнар буенча хәл артык уңай булмаса да, Татарстанда гомуми демографик хәл бик зарланырлык түгел, диләр. Тик кайсы милләтнең күпмегә артуы турында аерым мәгълүмат кына юк.
Милләтебезгә сан ягыннан кимемәскә иде дә бит. Тик, өлкән туганнан аермалы буларак, безнең кимү ике яклырак. Без – фәкыйрьләргә биологик кимү ул кадәр янамаса да, саныбыз азаюның башка төре якадан алып тора. Ул да булса – ассимиляция, ягъни урыслашу. Тик монысы инде икенче тема.
P.S. Урыннардагы кире демографиягә һәм гаилә кризисына бер мисал: Лениногорск шәһәре һәм районы буенча беренче ярты еллыкта 508 сабый дөньяга килсә, 579 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Шул ук чорда 276 никахка 188 аерылышу теркәлгән.
Наил ШӘРИФУЛЛИН
в„–127-128 | 03.08.2013