Ул меңләгән халык арасында аерылып, әллә кайдан балкып тора. Бу ханымны күргәч туган беренче уй: безнеке түгел, мөгаен, чит ил кешеседер. Әмма аның тавышы ишетелгәч тә бу фикернең ялгыш булуын аңлыйсың. Чөнки ханым саф татарча, үтә йомшак мәкам белән сөйләшә.
Гөлүзә Зыятдинова –милләттәшебез, тумышы белән Тукай районының Югары Байлар авылыннан. Чит ил кешесе дигәнебез дә хакыйкатькә туры килә. Ул Швециянең Стокгольм шәһәрендә яши. Гөлүзә ханым “ВТ” укучылары өчен чит илдәге милләттәшләребезнең яшәеше, аларны борчыган проблемалар хакында сөйләде. Әңгәмәбез исә татар кызының ерак Скандинавиягә ничек китүе турындагы сораудан башланып китте.
– Гадәттә чит илгә бай тормышка кызыгып китәләр...
– Минем тормышым болай да җитеш, тулы һәм мәгънәле иде. Вәсим Әхмәтшин җитәкчелегендәге “Нократ” вокаль-инструменталь ансамблендә җырчы, Салават бригадасында, бераз соңрак “Болгар” җыр һәм бию ансамбле солисты булып эшләдем. Фатирым бар, яраткан эшем, иҗатым гөрли. Яңа гына икенче җыр кассетам чыккан иде. Менә шулай тормыш көйле генә тәгәрәгәндә Чаллыга Швеция радиосының журналисты белән Түркәр Сауккан килде. Һәм мин һич уйламаганда-көтмәгәндә барысын да ташлап, чит илгә киттем. Безне Түркәр белән җыр кавыштырды.
– Швед радиосы журналистын Татарстанда ниләр кызыксындырды?
– Алар фольклор материал тупларга һәм шул материал аша шведларны татар милләте белән таныштыру өчен тапшыру эшләргә килгән иде. Алты тапшыру әзерләделәр. Ул тапшыруларда мин дә катнаштым, ул вакытта бик популяр “Чаллы сиреньнәре”н һәм халык җырын җырладым. Кунаклар “Болгар” ансамбленә ияреп авылларга чыктылар. Тәрҗемәче сыйфатында килгән Түркәр татарча яхшы белә, ә менә русча белми. Мин тәрҗемәчегә тәрҗемәче булып та йөрдем. Тукай районының керәшен авылында без аның белән адресларны алмаштык. Шуннан бер ел буе ике арада хатлар йөрде. Хатлар аша без инде нәсел-нәсәбебезне белештек, тагын да якынрак таныштык. Мин аны сабантуйга чакырырга уйлап тора идем, әмма ул өлгеррәк булып чыкты һәм мине беренче итеп Швециягә кунакка чакырды. Чит илгә чыгуымны бары тик апам гына белде. Ә Түркәр Швециянең бөтен матур, истәлекле урыннарын күрсәтте һәм фотолар ике альбомлык булды. Әле дә хәтердә: туганнар да, дуслар да мине Петербургта булган дип уйлый бит. Җизни фотоларны карый да, карале, Санкт-Петербург шушындыймыни ул, дип шакката. Көз көне Түркәр кыз сорарга килде. Безгә никахны бабамның энесе – туксан яшьлек Әхкяметдин бабай укыган иде. 1996 ел иде бу. Минем Стокгольмга киткәнне күп кеше белми дә калды.
– Төрек гаиләсенә килен булып төштегезме?
– Түркәрнең әтисе – төрек, әнисе – татар, Түбән Новгород ягы кызы. Әмма әнисе дә Россиядә түгел, Финляндиядә туган. Сәүдә белән шөгыльләнгән бабалары революциягә кадәр үк Хельсинкига килеп төпләнгәннәр. Түркәр дә Хельсинкида дөньяга килгән. Аңа 7 яшь тулгач, гаиләсе Стокгольмга күченгән. Ул үзен һәрвакыт татар дип таныштыра һәм татарлыгы белән ихлас горурлана. Әгәр милләттәшенең русча кушып сөйләвен ишетә икән, мишәрчәләп әйткәндә, чын күңелдән “йөрәкләнә” (ачулана), ризасызлыгын белдерә һәм милләттәшен оялта. Ул шундый матур итеп татарча сөйләшә! Берничә Европа илләрендә чыгыш ясаган этнограф һәм юрист, шул ук вакытта Татарстан белән Швеция арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыруда зур роль уйнаган җәмәгать эшлеклесе дә.
– Стокгольмда татар җәмгыяте бар, димәк.
– Безнең рәсми теркәлгән оешмабыз юк. Әмма бу очрашулар, кичәләр үткәрергә һич тә комачауламый. Без бинаны арендага алабыз һәм бик матур очрашулар үткәрәбез.
– Гөлүзә ханым, шулай да, татар кызына чит мохиткә ияләшү читен булгандыр.
– Бөтенесен өр-яңадан башларга кирәк булды. Килеп төштем, бар да үзгә, хәтта бер-береңә мөнәсәбәт тә башкача. Барысы да елмаеп исәнләшә, 80-90 яшьлек әби-бабайлар велосипедта җилдерә. Һәр тарафта чисталык, пөхтәлек. Иң беренче эш итеп швед телен өйрәнергә тотындым. Анда уку сезоны гыйнвардан башлана. Әле декабрь ае иде, мин өйдә Түркәр ярдәме белән чит тел үзләштерә башладым. Ә инде мәктәпкә баргач, укытучым мине мактап, ярты елга алданрак укый башлаганнар курсына билгеләде. Мин башлангыч курсларны да, урта курсны да алдан тәмамладым. Аннан – инглиз телен, хәзер испан телен өйрәнәм. Шведларда бик әйбәт әйтем бар: кая барасың, шул ил гадәтен үзләштерәсең. Башкача мөмкин дә түгел кебек. Хәер, шунда егерме ел яшәп тә швед телен өйрәнмәгән кешеләр бар. Андыйларны мин аңламыйм инде.
– Швециядә татарлар күпме?
– Күп түгел, әмма соңгы елларда бирегә килеп төпләнүчеләр саны артты. Үзбәкстаннан, Төрекмәнстаннан, Башкортстаннан килеп төпләнүчеләр бар. Әмма Татарстаннан килүчеләр бик аз. Бердәнбер дус кызым –Әтнә ягыннан Зөлфирә. Түркәр милләттәшләребез өчен кичәләр, очрашулар оештыруда көчен кызганмый. Шулай итеп биредә Рәшит Ваһапов фестивален үткәрдек. Мөфти Равил Гайнетдин, Финляндиядән хәзрәт Рамил Билал белән очрашу оештырдык.
– Швециядә яшәүче татарлар арасында тел, дин мәсьәләләре ничек тора?
– Бу – иң четерекле сорау. Чөнки мондагы гаиләләрнең күпчелеге катнаш. Көрд – татар, швед – татар, әзәри – татар гаиләләрендә, билгеле, татар телендә генә аралашмыйлар. Шуңа күрә мин кичәләрне татарча алып барам. Бирегә килгән татарлар да башта татарча сөйләшергә кыенсына, аннан акрынлап ияләшә, соңрак саф татарча аралашуга күчә. Безнең максат та шул: җыелып татарча аңлашу, аралашу бит инде. Элек тел бетү проблемасы кискен тормаган. Әйтик, элеккеге буын фин татарлары бик матур татарча сөйләшә. Ләкин алар да олыгайды һәм кичәләргә килми башлады. Хәзерге буында милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләү безнең бурычыбыз булып тора. Стокгольмда мәчет һәм шәһәр читендә тагын бер мәчет бар. Күптән түгел мәчеттә көнгә бер тапкыр азан яңгыратырга рөхсәт ителде. Әби-бабаларыбыз рухына дога кылу, ашлар үткәрү шулай ук безнең матур гадәткә әйләнде.
– Унҗиде ел читтә яшәсәгез дә, ел саен кайтып йөрисез икән. Читтән караганда яхшырак күренә диләр бит: Татарстан, монда халыкның зәвыгы үзгәрдеме?
– Әле кичә Казаннан кечкенә генә автобус белән Чаллыга кайттым. Керә-керешкә гадәт буенча елмаеп исәнләштем дә, сәерсенгән карашларны тоеп, монда бу артык икән дип уйлап куйдым. Бер караганда, бик гади, табигый нәрсә бит инде ул – исәнләшү, елмаю... Киресенчә шул: этешү, дорфалык. Алдан кычкыралар, аннары гына сүзләре ишетелә, нәрсә теләгәннәре ачыклана. Икенче яктан, һаман да шул җитмәүчелектән башы чыкмаган гади халыктан нәрсә таләп итәргә соң? Чисталык ягыннан да әллә ни үзгәреш күрмәдем. Подъездларга борыныңны тотып керәсең. Лифтларда көзге, өлкәннәр өчен утыргычлар һаман да юк икән. Кибетләргә кергәч исә, киресенчә, бай яшиләр! – дип тел шартлатасың. Ул күлмәкләр, ул косметика – мин үзебездә андый бәягә тауар алмыйм. Йә монда артык бай халык яши, йә... Швеция социаль яктан нык алга киткән. Анда мондагы шикелле интегеп-гарьләнеп яшәмиләр. Барысы да кеше, аның рәхәт яшәвен кайгыртып эшләнгән. Бигрәк тә лаеклы ялга чыккан өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аларга нинди генә ташламалар юк! Швециядә гомер озынлыгы 80нән артып китә. Гомумән, анда пенсионердан баерак кеше юк.
– Улыгыз ничә тел белә?
– Илхан швед телендә, татарча иркен сөйләшә. Мин аның белән фәкать татарча гына сөйләшәм. Инглиз мәктәбендә белем ала, күптән түгел французча да укый башлады.
– Гаиләгез белән иҗат кешеләре. Иң истә калган чыгышларны искә алыйк әле.
– Әлбәттә, Уфадан Болгарга су юлы буйлап сәяхәт. Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми, Фәридә Кудашевалар белән сәяхәт иттек һәм шушы асыл затлар алдында гаиләбез белән чыгыш ясадык. Урыннары оҗмахта булсын. Онытылмас чыгышларыбызның берсе – Түркәр тырышлыгы белән Стокгольм концерт залларының берсендә шведлар өчен татарча концерт оештыру иде. Анда Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар да чыгыш ясады. Без эстрада җырларын да, халык җәүһәрләрен дә тәкъдим иттек. Түркәр һәр чыгышны шведча аңлатып барды. Залда 90 процент тамашачы швед иде, аларга бу кичә бик ошады. Сабантуйлар оештырабыз. Башка илләрдәге сабантуйларда катнашабыз. Узган елны Лондонда беренче тапкыр сабантуй узды. Мин анда җырладым.
– Туган илдән нинди хисләр белән китәсез?
– Сагынып кайтам һәм бер елга җитәрлек энергия алып китәм. Әле менә бу юлы да ике җыр иҗат иттем һәм яздырып алып та китәм. Берсе аның Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә “Син ашыктың” дип атала, икенчесе Сания Әхмәтҗанова сүзләренә “Сагыну” җыры. Узган елны Салават “Язмышым син” (Р.Насыйбуллина сүзләре) дигән җырымны башкарды. Бик сагынып кайтам... Авылымда зиратка барып догалар укыйм, туган нигездә ашлар үткәрәбез. Ни дисәң дә, туган якны бер генә җир белән тиңләп тә, алмаштырып та булмый. Минем моннан якты өметләр белән китәсем килә. Әмма мондагы проблемалар, яшәү рәвеше, халыкның социаль якланмавы борчуга сала, йөрәкне әрнетә шул.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
в„–130 | 08.08.2013