Салаватның 25нче сезон концертларында Казан тамашачысы яңа җырчы белән танышты. Ул – Айдар Фәтхетдинов. Салават Фәтхетдиновның абыйсының улы, Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы икән.
– Айдар, сине кем дип белик?
– Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылы урта мәктәбе сәхнәсендә җырлап чирканчык алганнан соң, ике дә уйламыйча, Уфа сәнгать училищесына барып кердем. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында укуны тәмамлап булмады. Гаиләдә барыбыз да җырлый безнең. Мин дә җырдан аерыла алмадым инде, Яңавыл шәһәре мәдәният йортына эшкә кердем. Үзебезнең Тәтешле районы мәдәният йортында да, авыл клубында да эшләгән чаклар булды. Халык һәр чыгышны яратып кабул итә иде. Район мәдәният йорты директоры мине күзәтеп йөргән дә, беркөнне: “Айдар, син бу сәхнәләргә генә сыеша алмыйсың, Уфага яки Казанга бар әле”, – ди. Җиңел генә кузгалып та китеп булмый бит әле ул. Беренче тапкыр Уфа телестудиясенә әтине туган көне белән котлап җыр яздырыр өчен килдем. Шәһәрне начар беләм, үтенеп сорагач, Интернет аша танышым Миләүшә мине озата барды. Һәм минем бәхеткә булып чыкты бу озату. Җыр яздырырга килгән җиремнән гомерлек юлдашымны, иҗатташымны таптым.
– Концертта тамашачы сезне Салаватның яшь чагы дип кабул итте. Төс-кыяфәтегез белән сез аңа бик охшаган.
– Бу хакта миңа еш әйтәләр. Төс-кыяфәтне берничек тә үзгәртә алмыйсың, тавыш тембры да Ходайдан. Ә менә репертуарны үзенчәлекле итеп төзергә була. Бүген Миләүшә белән шул юнәлештә эшлибез дә. Миңа салмак, тирән мәгънәле, бормалы җырлар ошый. Миләүшә әле мине оялчан кеше дә ди. Салават абый холкы белән әтигә охшаган. Әтием мәрхүм шундый ук тиктормас, җор телле, мәзәкчән иде. Ә мин холкым белән әнигә охшаганмын. Абыйга охшаталар икән инде, бик яхшы, мин шат кына. Мин Салават абый белән горурланам. Фәтхетдинов дигән фамилия генә дә ни тора!
– Концертта үгет-нәсихәт стилендәге җыр башкардыгыз. Репертуарны ничек сайлыйсыз, кайсы композиторлар белән эш итәсез?
– Бу җырны Салават абый үзе сайлады. Анысы да кызык килеп чыкты аның. Ул минем җыр дискын кемнеке икәнлеген белмичә генә тыңлаган. Тыңлап торган да, карале, Ләйсән, берәү монда миңа охшатып җырларга тырыша, дигән. Ләйсән апа: “Безнең Айдар ич ул”, – дигәч, концертка чакырырга уйлаган. Башкару җәһәтеннән “Ташлады дип, елама” (Ә. Әтнабаев сүз., М. Гайсин көе) җыры җиңелләрдән саналмый. Ләкин мин аны ихластан җырларга тырыштым. Күбесенчә Башкортстан композиторлары белән эшлим. Шунысы да кызык: “Ташлады дип, елама” җырын Казанда беренче генә җырлавым түгел. Аны композитор Мурат Гайсин концертында башкарган идем инде. “Туганлык сере” (Ә.Әбүбәкеров сүз. И.Мөсәлләмов көе), “Әллә көзләр якынлаша” (Р.Хәкимҗанов сүз., Р.Батыров көе), “Бураннар белән барам” (Р.Миңнуллин сүз., А.Имаев көе) дигән җырларны да яратып башкарам. Беренче дискым “Туганлык сере...” дип аталса, халык җырларыннан гына торган икенче диск яздыру ниятем дә бар.
– Аңлавымча, сезнең сәхнә образын хатыныгыз Миләүшә тудыра.
– Миләүшә беренче көннән үк минем концертларны оештыру, диск чыгару эшләренә алынды. Ул мине сәхнәдә хәрәкәтчән булырга кирәк, физик формада торырга кирәк дип өйрәтә, үзе күзаллаган образга яраклаштырырга тырыша. Ләкин авыл малаенда кирелек тә хәттин ашкан. Аңа минем белән җиңел дә түгелдер инде. Сәхнәдә сикереп йөрү минем холкыма туры килми, әмма багана кебек басып торырга ярамаганлыгын да аңлыйм. Бүген Миләүшә тәэсирендә тискәрелегемә каршы килеп яшәп ятышым. Салават абый концертында Фәрештә белән Шайтан бәхәсләшә бит әле. Миндә дә әнә шул диалог бара. Әле Шайтан җиңә, әле Фәрештә...
Шулай итеп Казан тамашачысы Айдар Фәтхетдинов дигән җырчы барлыгын белде һәм аның башкаруындагы җырны да ошатты. Димәк, сәхнәдә тагын очрашулар булыр дип өмет итик.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
в„–132 | 13.08.2013