Бу хакта “Левада-Центр” аналитика үзәге уздырган сораштырудан билгеле булды. Үзәк социологлары Россия халкына күпме акча кирәк булуын, халыкның кемнәрне бай, ә кемнәрне ярлы дип санавын белешкән.
Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халык, нормаль тормыш алып бару өчен, гаиләнең бер әгъзасына айга уртача 32 мең 943 сум керем туры килергә тиеш, дип саный. 5 ел элек исә бу күрсәткеч – 19 мең сум, 11 ел элек 11 мең сумга якын булган. Ә 17 ел элек – 1996 елда – россиялеләргә нормаль яшәү өчен нибары 1 мең 427 сум җитәсе булган.
Бер кешегә туры килгән керем 9 мең 263 сумнан түбән булган гаиләләрне исә россиялеләр ярлылар рәтенә кертә. 2008 елда бер кешенең кереме – 5 мең сумнан, ә 2005 елда 2,5 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр ярлы дип саналган.
Ә бай булу өчен, халык фикеренчә, бер гаилә әгъзасына туры килгән уртача айлык керем 150 мең сумнан артырга тиеш. Биш ел элек бу күрсәткеч – якынча 93 мең сум, 11 ел элек – 68 мең сум, ә 17 ел элек 5 мең сумга якын булган. Әмма бай дип саналу өчен бу гына җитми икән әле. Халыкның 58 проценты фикеренчә – яхшы торак, 51 процент фикеренчә – акчаны санамыйча тоту, 29 процент фикеренчә балаларга яхшы белем бирү дә байлык күрсәткече булып тора. Шулай ук яхшы туклану (28 процент), яхшы автомобиль (25 процент), чит илләргә сәяхәт итү (22 процент), дачага ия булу (16 процент) да – бай булуның дәлиле.
---
в„–--- | 14.08.2013