15.08.2013 Шоу-бизнес
"Поле чудес" тапшыруының узган чыгарылышында якташыбыз Марат Хәбибуллин катнашты. Маратны кемдер 90нчы елларда "синдә пейджер бармы, миндә пейджер бар" дип җырлаучы Dj Шүрәле буларак хәтерлидер, кемдер русча җырлаучы Марик Чизано буларак.
---
в„–--- | 15.08.2013

"Тапшыруны әле яз көне үк яздырганнар иде, Универсиадага кадәр, ә ул августта гына эфирга чыкты, " - диде Марат "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Марат булган җирдә гел шау-шу, эпатаж яки мәзәк хәл килеп чыга. Бу юлы да ул үз-үзен тотышы белән тамашачыларның күңелен күтәрде.
Ә тиздән эфирга Марат Хәбибуллин катнашкан "Давай поженимся" тапшыруы чыгачак. "1 канал"дагы бөтен тапшыруда йөреп чыкмый туктамыйм, ди Марат шаяртып.
Тапшыруда Марат беренче өчлектә катнашты, менә карагыз:
Маратның Казан турындагы җыры:
---
в„–--- | 15.08.2013