Ел саен урып-җыю вакытында Татарстан язучыларының төрле районнарда үз укучылары белән очрашуы матур традициягә әйләнеп бара. Чираттагы очрашуларның нәкъ менә Буа районында узуы да тикмәгә түгел.
Хуҗалык кырларында быел республикада иң зур уңыш җыеп алырга җыеналар. Язучылар район игенчеләренең зур хезмәт җиңүе – амбарларга 100 меңенче тонна ашлык кайтарылуының шаһиты булды.
Беренче тукталыш
Букчада... китаплар
Балкып торган мәктәп каршында язучыларны ачык йөз, күпереп пешкән икмәк белән каршылауларын күргәч, шагыйрьнең “Кояш сыман балкып каршы ала, үзенә килгән һәрбер кунакны” дигән сүзләре искә төшә. Иртә таңнан районның төрле авылларыннан ерак юлларны якын итеп яраткан язучысын күрергә, сүзен ишетергә җыйналган бит алар. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту, китапханәче булып эшләүчеләр генә түгел, күп санлы ата-аналарның язучы сүзенә сусаганнары сизелә. Бу кадәресен кулларындагы китаплар гына түгел, очрашуга килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай бүләге иясе Марсель Галиев, шагыйрь Рифат Җамал, драматург Рәдиф Сәгъди, Буа якларында туып үскән галим, шагыйрь Равил Рахмани, шагыйрь Нәсим Акмалның иҗаты турында мәктәп фойесында оештырылган күргәзмә дә раслап тора.
“Районга барыр алдыннан унсигез ел элек газетага язылган бер мәкаләмне карап утырдым әле. Анда, Буа районының якты йөзле, җор телле кешеләрен бер күрүдә үк яраттым. Булдыклы һәм эшчән икән алар, дип язылган. Шушы фикерем хәзер тагын да күбрәк ныгыды”, – диде Марсель Галиев, очрашуга килгән халык алдында чыгыш ясап. Очрашуда катнашучы башка язучыларның чыгышларын да буалылар яратып кабул итте. Равил Рахмани исә кайчандыр үзе укыган бу мәктәптәге уңай үзгәрешләргә сөенүен әйтте.
Берничә ел элек яңабаштан диярлек төзелгән мәктәпнең инде үз традицияләре генә түгел, әледән-әле яңа экспонатлар белән баетылып торучы музее да бар икән. Музейның Габдулла Тукай бүләге иясе, якташ шагыйрьләре Ринат Харис исемен йөртүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Быел җиденче тапкыр уздырылучы хәйрия акциясе кысаларында мәктәп бусагасын атлап керүчеләргә Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов бүләк иткән букчаларга язучыларның култамгалары төшкән китаплары да өстәлде. “Район башлыгы кулыннан мондый зур бүләк алуы бер шатлык булса, язучыларны күрү, алар белән аралашу үзебезгә генә түгел, балаларыбыз өчен дә гомергә онытылмас вакыйга”, – диде ата-аналар исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә, язучыларга рәхмәт белдергән Сәрия Гафурова.
Буа районында махсус программа нигезендә һәр елны диярлек берничә авылда яңа мәктәп төзелә. Яңарак кына Кыят һәм Протопопово авылларында яңа мәктәп ачылган. Тагын берничәсе яңабаштан диярлек төзелеп, сафка баскан. Районда барлык мәктәпләр дә яңа уку елына тулысынча әзер, ди Азат Касыйм улы.
Икенче тукталыш
Җир кешесе димәссең
Татарстан язучылары бүген Буа төбәгендә яшәп иҗат итүче өметле каләм ияләрен күз уңыннан ычкындырмый икән. Язучылар бу килүләрендә озак еллар шушы төбәктә эшләгән Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай исемендәге бүләк иясе Гөлнур Айзатуллова иҗатын тирәнрәк өйрәнү максатын да куйган. Дөресен әйткәндә, аның берсеннән-берсе эчтәлекле җырларын моңарчы да ишеткәнем бар иде. Бигрәк тә Башкортстанның танылган җырчысы Илнур Мусин башкаруында “Пар наратлар” җыры беркемне битараф калдырмыйдыр.
Татарстанда да җырлары еш яңгырый аның. Бигрәк тә Габделфәт Сафин, Илсаф, Вил Усманов, Гүзәл Җәләлова, Илнар Сәйфиев кебек танылган җырчылар башкаруындагылары күңелдә калырлык. Шигырьләре тирән мәгънәгә ия.
Ун яшеннән шигырь яза башлаган гына түгел, хикәяләре дә төрле матбугат чаралары, шул исәптән “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә басылган.
Республиканың Апас районы Иске Әнәле авылында туып үскән Гөлнур ханымның тыйнаклыгына да сокланырлык. Бер якта гаилә, ике бала, тынгысыз хезмәт, икенче якта – көн саен диярлек өстәлеп, тулыландырылып торган иҗат җимешләре: шигырьләр, хикәяләр, җырлар... Шуның өстенә күңеле боеккан минутларда кулына баянын алып, үзе чыгарган җырларын сузарга да вакыт таба. Ясаган рәсемнәре дә сокланырлык. Һич кенә дә, үзе әйткәндәй, “сәгать иртәнге биштән кичке караңгыга кадәр тормыш ыгы-зыгысына күмелгән җир кешесе” дип уйламассың.
Иҗатын тагын бер кат күздән кичергәннән соң, язучылар төпле бер фикергә килеп, шагыйрәгә киләчәктә уңышлар теләделәр. Берлек рәисе, булачак шагыйрәне студент елларыннан ук яхшы белгән Рафис Корбан: “Сез күптәннән танылуга лаек”, – дип куйды. Бу кадәресе авторның киләчәктә Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булу мөмкинлегенә дә ишарә иде бугай.
Өченче тукталыш
“Чәчкәнме – чәчкән”нәр күп түгел
Көннәр шулай торса, Буа районы кырларында урып-җыю эшләрен тагын бер атнадан тәмамларлар, шәт. Бүген кайсы гына хуҗалыкка барып чыкма, кырдагы ыгы-зыгыга карап сокланырлык. Эш, кем әйтмешли, сәгать механизмы кебек көйләнгән. Уңыш та хәйран калырлык. Көзге культуралардан 35-40 центнер чыга! Кукуруз басуы тирәсеннән узганда Марсель Галиев соклануын яшермәде. Мондый биек, тыгыз булып үскән кукурузларны соңгы тапкыр җиде-сигез ел элек кенә күреп була иде. Хуҗалык кырларында чөгендер уңышы да шактый матур булып күренә. Кыскасы, язучылар кай тарафка гына күз салса да, башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күреп сөенерлек. Буа шәһәрендә генә түгел, авыллары да ничектер үзенең төзеклеге, йортларының биеклеге, ишегалларында мал-туар күплеге белән аерылып тора. Терлекчелек комплекслары турында сөйләп тә торасы түгел.
Дөрес, анда-санда хәл ителәсе проблемалар да күзгә ташлана әле. Чүп үләненә күмелеп утыручы басулар да юк түгел. Анысы фермер җирләре икән. Вакытында эшкәртеп, ашлап, сыйфатлы орлык чәчмәсәң, югары уңышка өмет итеп булмый шул инде. Фермерларның исә мөмкинлеге чикләнгән. Техникалары да шактый искергән. Шуңа күрә дә кайбер фермерлар “чәчкәнме – чәчкән” дигән принциптан чыгып эш итә бугай. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Ярый әле, андыйлар күп түгел, диләр.
Районда мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар да бар. Республикага танылган “Коммуна” үзе генә дә ни тора! Язучылар булган ”Авангард”, “Дружба” һәм башка кайбер хуҗалыкларда эшләр аеруча оешкан төстә бара. Урып-җыюда катнашучыларның һәркайсы өчен матди кызыксындыру чаралары каралган. Комбайнчылар хезмәтенә даими нәтиҗә ясала, күчмә кубоклар, акчалата бүләк бирелә. Район газетасы, җирле радио хезмәт алдынгыларының уңышлары белән даими таныштырып бара.
Хуҗалыкларда барган урып-җыю эшләре белән танышып йөргәндә, район башлыгына язучылар сүз арасында шундый сорау да бирде. Башка район хуҗалыкларында быел уңыш сездәгедән шактый ким, сәбәбе нәрсәдә икән? Югыйсә шундый ук кырлар, шул ук шартлар бит...
Бу сорауны күптән көткән сыман, район башлыгы кыска гына итеп: “технология таләпләрен үтәгәнгә”, – дип җавап бирде.
Дүртенче тукталыш
Раил кино төшерә
Драматург Рәдиф Сәгъди, уенын-чынын бергә кушып, “Буа районына килеп, Раил Садриевны күрми китү зур гөнаһ”, – дигәч, кайберәүләр аптырап та калды. Театрда ремонт-төзәтү эшләре бара бит, янәсе. Баксаң-күрсәң, Раил Садриев туган авылында өр-яңа нәфис фильм төшерү белән мәшгуль икән. Булганнан бар да була дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул инде.
Туган авылы Толымбайга икенче сулыш өргән, аның киләчәге өчен җан-фәрманга эшләүче Раил Садриев унбер ай эчендә авыл уртасындагы ярымҗимерек бинаны затлы хан сараена әверелдереп ята. Биредә “Тамак” кафесы, кунакханә, тагын әллә ниләр төзелә. Бер үк вакытта нәфис фильм да төшерәләр икән.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–--- | 16.08.2013