Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37754

Казанда Каюм Насыйрины искә алдылар

$
0
0
17.08.2013 Мәдәният
Каюм Насыйрины искә алу чарасы Иске татар зиратында, аның кабере янында дога кылудан башланды. Соңрак әлеге чара Каюм Насыйри музеенда дәвам итте. Чарада аның нәсел дәвамчылары, якташлары, музей кунаклары катнашты.

Мәгърифәтченең якташы Асия Гобәйдуллина үз чыгышында белдерүенчә, Яшел үзән районының Каюм Насыйри туган Югары Шырдан авылы бүген бетеп бару хәлендә, мәктәп тә күптән ябылган, хәзер авыл китапханәсен дә ябалар икән. “Халык шәһәргә күчеп китә, авыл сүнеп бара, аны саклап калырга кирәк”, дип сөйләде ул.

“Мин Каюм Насыйриның туган авылының авыл булып калуын телим, чөнки ул авылның бик зур тарихы бар. Каюм Насыйри язуынча, безнең авыл Болгар ханлыгы таркалганда барлыкка килгән. Шуңа күрә XXI гасырда авылның бетүе дөрес түгел, авылны саклап калырга кирәк. Соңгы елларда халык шәһәргә күчте. Авыл әкрен генә сүнеп бара. Авылга булышырга, ничек тә булса ярдәм итәргә кирәк.

Шәһәргә китеп яшәүчеләр  дә, кире кайтырлык булсын иде. Анда пенсиядәге кешеләр яши. Андый урыннар бар бездә. Менә еракка барасы түгел, Зөя утраучыгында да шундый ук хәл иде, анда эшләргә эше юк, яшәргә кызык түгел иде, менә хәзер кызык булды.

Безгә дә шундый ук нәрсә кирәк. Авылда кешесе дә, эше дә, акчалары да юк. Каюм Насыйрига багышланган музей, дип тә әйтерлеге юк, бер почмак ул. Авылны тулаем карарга кирәк, хөкүмәт тарафыннан игътибар кирәк, әлбәттә бу акча белән бәйле”, дип сөйләде Асия Гобәйдуллина.

Чара барышында әлеге проблемны хәл итү максатыннан президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать хаты юллау кирәклеге әйтелде. Казан федераль университеты галиме Миңгол Галиев татарның бүгенге күренекле шәхесләре бу хатка кул куюга битараф калмаячагын белдерде:

“Каюм Насыйри бөтен дөнья халкына хезмәт иткән кеше, бөтен дөнья халкын тәрбияләүгә гомерен биргән кеше ул. Димәк, мондый шәхесләр турында сүз барганда, аларның язмышы, киләчәге турында  илнең җитәкчесе җавап бирергә тиеш.

Аннары безнең татарның күпме күренекле шәхесләре бар, шуларның бөтенесен йөреп чыга башласагыз, бөтен кеше кул куячак. Чөнки бүгенге безнең дин әһелләре, җәмәгатьчелек, галимнәр булсын, алар берсе дә милләт язмышына битараф түгел. Без Каюм Насыйриның иҗатында тәрбияләнеп үстек. “Әбүгалисина” кыйссасын кем генә укымаган, кем генә белмәгән.

Каюм Насыйри әйткән сүзләр шулкадәр бүгенге көнгә туры килә, аларны укысаң, шаккатасың. Ул бит халыкчан булган, шулкадәр табигый, гади”, дип сөйләде Миңгол Галиев.


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

в„–--- | 17.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37754


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>