Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38233

Скрипкачы Иркә ни өчен узган гасыргы скрипкасын алыштырырга җыенмый? (ФОТО)

$
0
0
09.03.2018 Шоу-бизнес
Тамашачы соңгы айларда скрипкачы Иркә ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВАны күздән югалткандыр. Әле кайчан гына җырчы Илсөя Бәдретдинова белән көн саен гастрольләрдә йөри иде, тик кинәт Иркә эштән туктады. Моңа бик җитди һәм яхшы сәбәбе булды — ире Марат белән бәби көтәләр иде — уллары Булатка сеңелкәш алып кайттылар...
— Иркә, җырлы гаиләдә туып-үскәнеңне беләбез...    — “Сәхнә артында туган бала”, — диләр мине. Әти-әнием гел гастрольдә, абыем Ирек тә алар белән. Әти 40 ел чамасы элек Түбән Камада “Ләззәт” ансамбле оештырды, анда 30 лап кеше җыйды. Ансамбльгә халык исеме бирелде. Мин сәхнә артында үстем. 3 яшьлек чакта зур сәхнәдә берничә кешене алыштыра идем: биим, җырлыйм, шигырь сөйлим, курайда уйныйм, синтезатор артына басам... Әтием курайны үзе ясап биргән иде. Ул, скрипкадан кала, бик күп уен коралында уйный. Шуңа мине скрипкачы итеп күрәсе килде. 5 яшемнән музыка мәктәбенә бирде, беренче скрипкамны да шул елны алдылар...    — Скрипкалар коллекцияң баймы?    — Өйдә ике скрипкам бар: электр һәм акустика. Акустикада уйнавы җиңелрәк, ул терерәк, җанлырак кебек. Электр скрипкасын запас вариант итеп тотам. Скрипка нык кыйммәт тора. Еллар үткән, күбрәк уйнаган саен бәясе арта. Ул гомер буе хезмәт итә ала. Үзем училищеда чакта алган, 1961 елда эшләнелгән скрипка белән уйныйм. Музыкантлар гел текәрәген ала. Миндә андый теләк юк. Ияләшкәнмен, эшләсен генә. Әле ремонты да кыйммәт. Шуңа саклап йөртергә туры килә.       

 


Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 09.03.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38233


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>