10.03.2018 Җәмгыять
"Матбугат.ру"да яңа сәхифә ачып җибәрдек. Анда чибәр татар кызлары белән таныштырып барабыз. Чираттагы кунагыбыз - Нәҗипова Эльвина, Мөслим районы Татар Бүләреа вылыннан.
Алинә АЙДАРОВА
--- | 10.03.2018
"Матбугат.ру"да яңа сәхифә ачып җибәрдек. Анда чибәр татар кызлары белән таныштырып барабыз. Чираттагы кунагыбыз - Нәҗипова Эльвина, Мөслим районы Татар Бүләреа вылыннан.
“Бүгенге көндә Казанда яшим. КФУ, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә әлеге уку йортында педагогик белемемне магистратурада укып тәмамлыйм.
Казан шәһәре, Вахитов районы, 27 нче татар телендә белем бирүче гимназиядә укытучы булып эшлим. Шулай ук, параллель рәвештә, "Тәртип" радиосында "Калеб" тапшыруын алып барам”, - дип бүлеште Эльвина Матбугат.ру белән.
Нәфис сүз, сәхнә теле – Эльвина өчен икенче дөнья икән. “2016 нчы елны “Яз гүзәле” вузара бәйгесендә җиңдем. Шул ук елны Республикабызның Халыкара "Татар кызы" бәйгесендә катнашып, "Иң камил" һәм "Татар телен яхшы белүче" исемнәренә лаек булдым”, - дип дәвам итте туташ. Студент елларында алган уңышлары да бихисап. Мәсәлән, бүгенге көндәге иң зур уңышы - район этапларын җиңеп, "Ел укытучысы -2018" бәйгесенең шәһәр турында 2 урынга лаек булуы. Хәзер исә Россиякүләм "Ел укытучысы"на әзерлек бара икән. “Кечкенәдән иҗади мин. Биеп, җырлап үстем. Биюмне Казанга килгәч тә, дәвам иттем. Әмма җырлавымны үзем генә белә торган булып калдым. Ретро җырларны бик үз итәм. Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Шамиль Бариев, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов, Равиль Харисов җырларын яратам дип әйтү генә аз. Рөстәм Яхинны аерып әйтер идем. Җырчылардан исә, Фирая Әкбәрова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин иҗатына мөккибән. Гомумән, сәнгатьнең бар юнәлешен дә үз итәм, шулар белән яшим, сулыйм мин”, - ди Эльвина. Үзебезнең татар теленнән кала, төрек телен бик ярата икән. Әнисе: "Кызым, бөтен нәрсәгә дә җитешеп булмый," - диюенә карамастан, ул җитешәм дип яши. Аның өчен мәхәббәт ул - бар тормыш! Хатын-кыз бәхете турында да хыяллана ул: “Икеяклы булган ярату, хөрмәт тулы мөнәсәбәтле насыйп ярым белән, озын-озак гомерләр иңне иңгә куеп, киләчәктә туган җанлы, иманлы балалар тәрбияләп үстерү минем теләк! Җәмгыятьтә, тормышта төпле урынымнан кала, гаиләдә яраткан, сабыр, тыйнак хатын, әни буласым килә!”Алинә АЙДАРОВА
--- | 10.03.2018