РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл мәктәпләренең 30 процентында җылы бәдрәфләр юк. Җәй башында мәгариф министры Дмитрий Ливанов Россия Президентына аларны нормаль канализацияләр белән тәэмин итү зарурлыгын җиткергән иде.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, бүген республиканың 780 мәктәбендә бәдрәфләр урамда урнашкан. Быел 248 авыл мәктәбендә җылы бәдрәфләр булдырылачак. Моның өчен республикага федераль бюджеттан субсидия билгеләнгән.
Азнакай, Аксубай, Актаныш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче, Чистай, Балтач, Зәй, Югары Ослан, Лениногорск районнарында мәктәпләр әлеге эшкә керешкән дә инде.
– Безнең мәктәп төзелгәндә бәдрәф бина эчендә урнашкан иде. Әмма берничә елдан соң канализация чокыры тыгылу сәбәпле, ул ябылды. Укучыларга урамга чыгарга туры килә. Элеккеге урыны буш тора. Җәйге каникул вакытында ул шунда төзекләндерелергә тиеш иде. Әлегә күренми, булыр дип өметләнәбез. Җылы туалетлар бик кирәк. Балалар бәдрәфкә еш йөри, салкында да өс-башларына кимичә чыгып китәләр. Җәй көне ярый әле, ә бит кышкы бураннарда, коеп яуган яңгырларда, бозлавыкларда йөрү бер дә рәхәт түгел, – ди Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбенең директор урынбасары Руфия Ярмөхәммәтова.
Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та моны балаларның сәламәтлеге өчен кирәк дип саный. Мәктәп җитәкчеләре яңалыкны шатланып кабул итте. Әти-әниләр бигрәк тә. Бүген Балык Бистәсендә бәдрәфләр белән тәэмин итү программасына 17 мәктәп кертелгән. Хәзерге вакытта аларда кызу эш бара. Теләче районында исә быел 7 мәктәптә эшләнеп беткән. “Капиталь төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрнең барысында да җылы бәдрәфләр булдырылды. Алдагы елларда Алан, Шармыш, Мишә, Шәтке мәктәпләрен төзекләндерелү көтелә. Шуны башкарып чыксак, барлык белем йортлары да җылы бәдрәфле булачак. Моңа кадәр кайсы калай, шифер белән тышланса, хәзер алар заман таләпләренә туры киләчәк”, – ди Теләче районы мәгариф бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов.
Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры урынбасары Наилә Галләмова сүзләренә караганда, бәдрәф мәктәп эчендә булса да, канализация өчен акча каралмаган булган. Шуңа күрә эшләнмәгән дә. “Менә шушы көннәрдә генә үлчәмнәр алып киттеләр. Төзелергә тиеш. Урамдагы бәдрәф якында гына булса да, балаларга аяк киемнәрен алыштырып чыгарга кирәк. Уңайсыз яклары бар инде”, – ди Наилә Әбрар кызы. Чүпрәле районының Яңа Кәкерле мәктәбендә бу мәсьәләне сентябрь башында хәл итәргә җыеналар. “Җыелышта акча күчкән дип әйттеләр. Җылы бәдрәфләр бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен кирәк дип саныйм. Беренчеләр – алар сабыйлар бит. Кайсы бакчада балаларның урамга бәдрәфкә йөргәне бар? Сәламәтлек өчен бу бик мөһим”, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлинә Насыйбуллина.
Районнарда командировкада йөргәндә бәдрәфләр турында кызыксынгалаганым бар иде. Кайбер мәктәпләрдә ул эчтә булса да, ишекләре ябык. Моны күбесенчә чиста тота алмау белән аңлаттылар. Сер түгел, кайберләренә керүгә борынга сасы ис килеп бәрелә. Бәдрәф кәгазьләре турында әйткән дә юк. Менә шуңа күрә дә, җылы бәдрәфләр булдыру – бер нәрсә, аларда тәртип булырмы соң, дигән сорау да туа. Күптән түгел Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов: “Бәдрәфне исе буенча тапмас өчен эшне тиешенчә оештырырга. Санитар челтәрләр мәктәпнең планировкасына туры килергә тиеш”, – диде.
Сәрия САДРИСЛАМОВА
в„–--- | 19.08.2013