Күңелсезрәк темага алынсам да, мәкаләне сөенечле хәбәрдән башлыйсы килә. Президент Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр белән очрашуы вакытында, елның үтә авыр килүенә карамастан, шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм итәргә тырышачакбыз, дип ышандырган иде.
Ел дәвамында шәхси хуҗалыгында терлекнең баш санын киметмәгәннәргә ярдәм итәр өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча биреләчәк. Шәхси хуҗалыкларда булган мал башына бүлгәч, бу – һәр сыерга 2 мең сум дигән сүз. Авыл кешесе шунысына да рәхмәтле. Ни генә дисәң дә, иш янына куш бит. Шуңа өстәп кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларга кирәк кадәрле ашлык бирелүен дә әйтергә кирәк. Бу эштә бигрәк тә Спас, Балтач, Чистай, Әлки, Кукмара һәм Тәтеш районнары өлгерлек күрсәтә. Шәхси хуҗалыкларга инде 35 мең тоннадан артык ашлык таратылган. Күп районнарда терлек азыгы әзерләргә дә булышалар. Шуның нәтиҗәсе буларак, шәхси хуҗалыкларда терлекнең баш санын киметүгә юл куелмый.
Шул ук вакытта бу мөһим эштән читтәрәк торырга тырышучы районнар да җитәрлек. Югыйсә шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асрау өчен шартлар булдыру, җитештергәнне тиешле бәядән сатуны оештыру – авыл һәм район җитәкчеләренең эше. Ил табынын баетуның да төп юлы шул.
Үзебезне үзебез яклыйсы
Шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асрау, ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукция җитештерү, бердән, авыл кешесен эшле итсә, икенчедән, шәһәрдә яшәүчеләрне экологик яктан чиста, югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Кайберәүләр, исең киткән икән, хәзер әнә чит илләр кибет киштәләрен нәрсә кирәк, шуның белән тутырырга тора, дип тә әйтер. Чыннан да, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылгач, йөзләгән чит ил Россияне гигант сәүдә базары итеп күрергә тели. Бездә хәзер кем теләсә шул үз продукциясен сатарга хокуклы.
Югыйсә Россиядә иң күп терлек асраучы буларак, башка регионнарга ит, сөт һәм башка төрле продукцияләрне сатарга мөмкинлегебез зур. Россиядә җитештерелгән сөтнең 8 проценты – безнең терлекчеләр хезмәте җимеше. Кош ите җитештерү буенча да күрсәткечләребез югары. Тик менә чит илләр белән ярышырга иртәрәк шул әле. Беренчедән, озак еллар дәвамында үз дәүләтләреннән дистәләрчә, йөзләрчә тапкыр күбрәк ярдәм алып эшләгән чит илләрдә техника һәм технологияләр безнекенә караганда югары. Икенчедән, аларда үз продукцияләрен башка илгә сата алган хуҗалыклар дәүләт тарафыннан өстәмә кызыксындыру чараларына ия. Аннан килеп, табигать шартларын да безнеке белән чагыштырып булмый шул инде. Озакка сузылган кыш көннәрендә терлекчелектә чыгымнар бермә-бер арта. Билгеле инде, салкын кышның ни икәнен дә белмәгән илләрдә терлек асрау җиңелрәк тә, чыгымнары да кимрәк. Тик элек-электән авыл хуҗалыгы державасы булып саналган Россия өчен авыллардан башка киләчәк юк. Шуның өчен үзебезнең җитештерүчене якларга һәм сакларга кирәк. Аннан килеп, үзебездә җитештерелгәннең халык сәламәтлеге өчен файдасы зуррак икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый.
Безгә бар да бара?!
Россельхознадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген күп илләрдән Россия базарына үзләрендә кулланырга ярамаган түбән сыйфатлы, файдасыннан зыяны күбрәк булган продукция ташкын булып ага. Кем әйтмешли, һәр төргәкне сүтеп, тартмаларны ачып, тикшереп бетерү дә мөмкин түгелдер. Ачыкланган кадәресе дә уйландыра. Югыйсә Чилидан җибәрелгән эчәклектәге таякчык микроблары һәм листерия авыруы булган керкә балыгы һәм мидия ите, Польшадан китерелгән зарарлы сыер ите һәм шпик, Америкадан җибәрелгән кош һәм балык ите дә төрле куркыныч авырулар белән зарарланган булып чыга. Әлеге исемлектә Кытайдан килгән краб, Норвегиядән җибәрелгән балык һәм балык продукцияләре, Бразилиядән кош ите, Австрия, Нидерланд, Польшада җитештерелгән азык продукцияләре дә бар. Без аеруча күп куллана торган Белоруссия продукцияләре, шул исәптән Яңа Зеландиядән җибәрелгән сарык ите дә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч авыру белән зарарланган булып чыкты. Ходай саклагандыр инде, әлегә ул-бу сизелгәне юк сыман. Әмма бит теләсә нинди авыруның, кеше организмына эләккәч, әкренләп көч туплавы һәм билгеле бер вакыттан соң үзен сиздерү кыркынычы да юк түгел.
Иң хәтәре шунда: дистәләрчә мең тонна белән исәпләнүче бу продукцияләр безгә килеп җиткәнче дә төрле ил лабораторияләре аша узгандыр бит? Әллә соң ул илләрнең тикшерүчеләре Россия халкын ниндидер тәҗрибә куяннары итеп исәпли микән? Шунысы аяныч: бу илләр үз продукцияләре белән бүген дә безне “сыйлап” яши әле. Мондый хәлләрдән соң башка илләр аларны якын да җибәрмәс иде.
Дөрес, Россельхознадзор андыйларга киртә куя тора. Әйтик, Яңа Зеландиядән кертелүче сөт һәм сөт продукцияләре, сарык итенең күләмен 12 августтан вакытлыча чикләгәннәр. Чикләвен чикләгәннәр дә, ил базарына кергән кадәре күптән кулланылган шул инде.
Тагын шунысы да бар: белгечләр чит илдән кертелгән продукциянең әллә ничә төрле куерткычлар, өстәмәләр, тәмләткечләр һәм биоөстәмәләр белән ясалуын ачыклаган. Аларның кайберләре, шул исәптән кеше организмы өчен аеруча куркыныч тудыручы “Е”-өстәмә җитештерелгән продукциядә эчәк таякчыгы микробларын хәтта лаборатория шартларында да ачыкларга мөмкинлек бирми. Бу җәһәттән иң куркынычлысы – биштән дүрт өлеше ясалма ит һәм соядан торган колбасаларның кеше организмында дистәләрчә төр куркыныч авыру, шул исәптән яман шеш авыруына китерүе бар.
Төрле тәмләткечләр кушып ясалган продукцияләр бала организмына аеруча куркыныч тудыра. Шул ук “Е”- өстәмәсе балаларда баш мие, төрле нерв һәм күз авыруларына китерергә дә сәләтле, ди белгечләр.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–--- | 20.08.2013