Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37917

Бишенче “Филармониада”да кемнәр катнашачак (ФОТО) #7002

29.11.2012 Мәдәният
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе быел 75 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу истәлекле вакыйгага багышланып филармониядә бишенче “Филармониада” фестивале узачак. Ул беренче тапкыр 2008 елны оештырылган иде. Чараның максаты - югары сәнгатьне дөнья күләм осталар ярдәмендә киңрәк чагылдыру, бу өлкәдә яңа талантлар ачу. Быел “Филармониада” V Халыкара фестиваль 6-14 декабрь көннәрендә узачак.

Мондый эчтәлекле фестиваль Казанда бердәнбер. Сәхнә сәнгатенең һәр тармагын колачлаган чарада барлык жанрларга да игътибар бирелә - классикадан алып джазга, нәфис сүздән биюгә, фольклордан - эстрадага чаклы. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һәр ел саен “Филармониада”ның георграфиясе киңәя, анда катнашучылар саны арта бара.

Сигез көн дәвамында Г.Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә төрле сәнгать коллективларын күрергә мөмкин булачак. “Тенора XXI века” арт-проекты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының халык уен кораллары оркестрына кушылып чыгыш ясаячак. Шулай ук Казан тамашачысына СССРның халык артисты Лев Лещенконың юбилей концерты да тәкъдим ителә. Американың атаклы джаз-баритоны Джейми Дэвис һәм Анатолий Василевский җитәкчелегендәге джаз-оркестр чыгышы да тамашачыда зур кызыксыну уятыр дип көтелә. “Халыклар биюе” программасын Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт халык бию ансамбле тәкъдим итәчәк. Мәскәү кунагы Геннадий Хазанов үзенең иң шәп эстрада номерлары белән чыгыш ясаячак.

Моннан тыш та фестиваль сюрпризарга бай булачак, дип ышандыра филармония җитәкчелеге. Бишенче тапкыр уздырылучы “Филармониада”га Мәскәү опереттасы йолдызлары нокта куяр дип фаразлана.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 


---

№--- | 29.11.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37917


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>