Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264

Укучыларга һәм укытучыга пычак белән ташланган 17 яшьлек егет тоткарланган

$
0
0
19.04.2018 Криминал
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җинаять кылуда шикләнелгән 17 яшьлек яшүсмерне “ике яки аннан да күбрәк затны куркыныч ысул белән үтерергә җыену” маддәсе буенча тоткарлаган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
“Тикшерүчеләр шикләнелә торган затны аңа медицина ярдәме күрсәтелә торган хастаханәдә тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр тоткарланган заттан табиблар рөхсәте белән сорау алалар. Аннары аңа карата җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителәчәк”, - дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.   Алдарак "Татар-информ" Стәрлетамакта 1нче номерлы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташлануын, сыйныфка ут төртүен, үз-үзенә кул салырга тырышуын хәбәр иткән иде.   Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар.
---

--- | 19.04.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>