Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742

Каршы якта әҗәл көтеп торган

$
0
0
25.08.2013 Фаҗига
Мамадыш районы Түбән Яке авылы янында булган юл фаҗигасе районны гына түгел, республика халкын да тетрәндерде. 19 август көнне “ундүртле” машина “фура” астына килеп кергән, нәтиҗәдә андагы биш пассажирның дүртесе шундук якты дөнья белән хушлашкан. Бары тик 8 яшьлек Резидә генә махсус саклык каешын эләктергәнгә исән кала. Әмма нык җәрәхәтләнә, аны шундук хастаханәгә озаталар.

Җиңел машина руле артында Әлфит Җамалетдинов була. Ул – Буа районының Вольный Стан авылы егете. Мамадыш районындагы юлчылар ял итеп хәл ала торган урында төзелгән “Рәхмәт” мәчетенә Казан мәдрә­сәсен тәмамлаганнан соң имам итеп билгеләнә. Сентябрь аенда биредә эшли башлаганына 8 ел туласы булган. Хатыны Гөлназ, ике кызы белән, Мамадышта яши.

18 август көнне Әлфит хатыны белән ике кызын Буага кунакка илтеп куя. Кире кайтканда, Мамадыш районының Катмыш авылы тирәсендә “Мамадыш чатына кадәр” дип, ике кызы белән Алсу абыстайны утырта. Абыстай дүрт баласы белән Катмыш авылына Чаллыдан кайтып урнашкан була. Бире­дә йорт алып яши башлыйлар. Гаиләнең хәле җиңел­ләрдән булмый, шуңа күрә имамнар кайвакыт җыелган сәдака­ны да аларга илтеп тапшыра торган була. Алар янәшәсенә Әлфит үзе эш­ләгән мәчеттән Исмәгыйль хәз­рәтне дә утырта. Ул Мамадыш районы Иске Завод авылыннан, икенче төркем инвалид. Аңа да ниятләгән җиренә барып җитү насыйп булмый. Кешеләр төягән машина әллә ни ерак та китми, һәлакәт килеп чыга. Бик нык ашыккангамы, Әлфит, юл төзек­ләндерүгә бәйле тоткарлыкны тизрәк үтү өчен, каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы астына килеп керә.

Әл­фит­нең Буа районында яшәү­че апасы Гөлүсә ханым ме­нә ниләр сөйләде.

– Без гаиләдә җиде бала идек. Дус-тату яшәдек. Әти-әни­лә­ре­без исән-сау. Сөенеп кенә яши идек тә бит, Әлфитебез китеп бар­ды. Киленебез – күрше авыл кызы. Аңа 32 яшь. Шул авылда туганыбыз яши. Әлфит аларга кунакка барган җирдән Гөлназны ошатып кайткан иде. Матур итеп яшәргә генә язмаган икән үз­ләренә. Олы кызларына – 7, кеч­кенәсенә 3 яшь тулып калды. Мамадышта фатирлары булса да, Гөлназ анда кайтмас инде, туганнары янында калыр. Ара бик ерак бит, – ди ул.

Ирен югалту кайгысыннан Гөлназның да хәле бик авыр. “Әлфит белән 8 ел яшәдем. Бәхет диңгезендә йөзгәнмен икән. Бер­гә яшәгән елларның бер мину­тына да үкенмим. Быел Әлфит миңа карата бигрәк тә игътибарлы булды. Җәй буе туган ягымда тотты. Үзе ялларда кайтып йөрде. Ахыргы айда бигрәк тә изге кү­ңелле булды. Кешеләргә гел яр­дәм итте. Мамадышта безне якын иткән хәзрәтләргә, абыстайларга рәхмәт. Кызым Гайшә­гә әтисе­нең үлгәнен әйтеп, дин буенча аңлатып бирдем. Кечке­нәсе әле белми. Ике яктан әти-әнием исән, туганнарым күп. Аллаһ Тәгалә­нең ярдәме белән ничек тә яшәрмен әле. Сабыр итәргә ки­рәк”, – ди ул.

Мамадыш халкы Алсу абыс­тайны да, Әлфит хәзрәтне дә, Исмәгыйль хәзрәтне дә бик уңай яктан гына телгә ала. Нишлисең, күрәчәк күзне йомдыра, ди. Машина руле артында беренче кө­нен генә утырмаган Әлфит тә әҗәле җиткәнне сизеп каршы як юлга чыккандыр инде. Әмма бәхетсезлек аның ике кызын, Алсуның тагын ике баласын, Исмәгыйльнең улын ятим калдырды. Язма әзерләнгәндә, кеч­кенә Резидәнең хәлен белештек. Ул Чаллы шәһәренең 2нче номерлы балалар хастаханәсендә дәвала­на.


Гөлгенә ШИһАПОВА

в„–--- | 25.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>