Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264

И туган тел, и матур тел

$
0
0
20.04.2018 Мәгариф
Т.Новгород өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә һәм “Туган як” газетасы белән “Татар радиосы”ның информацион булышлыгында Сергачтагы региональ Татар милли үзәге 5 майда Габдулла Тукайга багышлап, ана телебезне саклап үстерүгә юнәлтелгән мәгърифәтчелек акциясе – “Татарча диктант” уздыра.
Шул максатка уннан артык махсус мәйданчык булдырылачак. Мәсәлән, Спас районында Татар Моклокасы мәктәбендә, Сер-гач  районында  Камка  мәктәбе  белән  шәһәрнең  Балалар иҗаты үзәгендә, Пильна районында Сафаҗай белән Петрякс мәктәбендә, К.Октябрь районында Яндавишча, Семочки, Уразавыл, Чүмбәли, Кече һәм Зур Рбишча мәктәпләрендә, “Нур аль-Ильм” уку йортын-да “Татарча диктант” язар өчен бөтен шартлар тудырылачак.   Кнәген белән Сечен районнарында яшәүче милләттәшләребез  өчен  дә  бу  акциядә  катнашырга мөмкинлекләр эзләнә. Текст төгәл 12.00 сәгатьтә “Татар  радиосы”  эфиры  аша  укылыр.    Катнашучыларны теркәү шул ук биналарда 11.30 сәгатьтә оештырылыр, ә “Татарча диктант”ны өйләрендә язарга теләүчеләр югарыда  язып  үткән  уку  йортларыннан  махсус  блан-каларны  алдан  алырга  тиеш  һәм  язылган  эшләр шунда ук кайтарылачак та. Диктантларны татар теле укытучылары  берләшмәсе  вәкилләре  тикшереп  чыкканнан соң, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылыр.   Белешмәләр өчен телефон: 8 903 607 16 16.   Олег ХӨСәИнОВ.  
Олег ХӨСӘИНОВ

--- | 20.04.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264