20.04.2018 Язмыш
Мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көнендә, 30 май көнне, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Яр Чаллыда һәм Уфада хәйрия концертлары узачак. Əлеге тамашадан кергән акча Хәния Фәрхи истәлегенә ачылачак һәйкәлгә сарыф ителәчәк.
Җырчыны кызы - Алия Уфадагы концертта чыгыш ясыячак, ә казанлылар Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның моңлы тавышын ишетәчәк. Кызганычка каршы, соңгы арада интернетта мәрхүмә турында күп гайбәтләр йөри. Бу хакта Хәния Фәрхинең туганнары: "Ышанмагыз ул ялганнарга", - ди. Якты рухын искә алып, матур җырларын тыңлар урында кемдер шундый начарлык белән шөгыльләнә. Андыйларга җавап итеп, Азнакайдан Халидә Галимова үзәк өзгеч бәет дә иҗатт иткән. "Хәния Фәрхи истәлегенә" Ак кәфенгә төргән гәүдәләрем Каралтмагыз, зинхар, каралтмагыз! Алай булган, болай булган диеп, Гайбәтемне, зинхар, таратмагыз! Иң газизләр, җанны ярып чыккан Кызларымны нигә хурлыйсыз. Артта калган бәхетле көннәрем, Нигә инде шулай урлыйсыз? Бәндә хаталардан хали түгел Дөнья булгач, була төрлесе. Мизаннарга салып бер үлчәрләр, Менә шунда гына белерсез. Куллар чабып, чәчкәләр сиптегез. Мин бит сезне шундый яраттым! Күңелемдә - сөю-сагышларым, Бәхетемне сезгә тараттым. Кайгылардан кайчак елаттым, Җырым белән сезне юаттым. Җырлый-җырлый кердем бу тормышка, Киттем матур җырлар калдырып. Сөйләмәгез инде гайбәтемне, Җаннарымны өзеп, яндырып. Исегезгә төшсәм җырым белән. Кул күтәреп дога кылыгыз. Кеше сөйләсә дә кысылмагыз, Мәрхәмәтле, зинһар, булыгыз. Ак кәфенгә төргән гәүдәләрем Каралтмагыз, зинһар, каралтмагыз! Тынычлыклар эзләп китте җаным, Гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!
---
--- | 20.04.2018