Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38207

25 апрельдә "Бердәмлек"газетасына 28 яшь тула

$
0
0
22.04.2018 Матбугат
Без бу түгәрәк булмаган датаны халыкның исенә төшереп тормаска уйлаган идек. Ләкин редакциябезгә килгән берничә хат, туган көнебезне газета битләрендә булса да, билгеләп үтәргә мәҗбүр итте.
Газета укучыларының ихластан язылган сүзләре йө¬рәкләребезгә җылы йө¬гертте, күңелләребезгә май булып ятты. Башкалар да шул фи¬кердә булса, без, көнебезне төнгә ялгап, алга таба да эшләргә, халкыбызга хезмәт итәргә әзер.   Редакциябезгә шалтыратып, почта аша да, электрон адресыбызга да хәбәрләр, язмалар җи¬бәреп торучы штаттан тыш хәбәрчеләребез Нур¬синә Хәкимова, Разия Әюпова, Саимә Морзаханова, Фәния Кәримова, Рәйсә Төхбәтшина, Римма Нуретдинова, Рузалия Гафурова, Рәис Биг¬лов, Минвагыйз Зәйнетдинов, фотохәбәрчеләр Әнәс Минга¬лиев һәм Хәмзә Мортазинга, биредә аталмыйча калган башка авторларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез.   Киләсе елның апрелендә кечкенә генә юбилеебыз кө¬телә икән әле - газетабызның 1500нче саны дөнья күрәчәк. “Бердәмлек”не алгач та, башыннан ахырына кадәр укып, төпләп, еллар буе саклаган кешеләрне беләбез. Берәр кимчелеген табып, язылудан туктаучылар да бар. Һәркемнең үз ихтыяры, дигәндәй. Бүген безнең белән 2420 укучыбыз бар икән - без бәхетле. Күп кенә рус газеталары, бу хәтле дә тираж җыя алмыйча, ябылып тора. Ә безнең укучыларыбыз яраткан газеталарын андый хәлгә калдырмаслар, киләсе ярты елга да язылырга онытмаслар, дип ышанабыз.    Тирән ихтирам белән “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.      на фото -   Баш мөхәррир Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (сулдан уңга), журналистлар Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА, Алия АРСЛАНОВА, версткалаучы Гөлнур РЫБАКОВА, җаваплы сәркатиб Гөлгенә СӘЛАХОВА һәм фотохәбәрче Хәмзә МОРТАЗИН.   Эт өрә, ә караван бара торсын... Исәнмесез, Рәфгать абый, исәнмесез, хөрмәтле «Бердәм¬лек» редакциясе хезмәткәрләре!
Якынлашып килүче туган көнегез белән котлап, изге те¬ләкләрен теләп калучы күптәнге укучыгыз Наилә Гайнуллина булам.  Күптән инде сезгә хат язарга теләп йөрим, тик йә вакыт табалмыйм, йә җае чыкмый.
Үткән елда “Бердәмлек”тә Шаһидә исемле бер ханымның хатын укыганнан бирле кү¬ңелемдә тынгы юк, газетабыз өчен борчылам. Быелгы туган көнегез алдыннан, вакыт табып, хат язарга утырдым менә. 
«Бердәмлек»не мин әнием¬нән калган мирас итеп яратам. Ул бит, татар газетасы дип, куана-куана, басмага күп еллар язылып килде. Безне дә - кызларын, апасын, 8 Мартка бүләк итеп, «Бердәмлек»кә яздыра иде.
Әниебез арабыздан киткәнгә инде 12 ел тула, ә без, әни башлаган матур гадәтне дәвам итеп, әле дә «Бердәмлег»ебезне бер-беребезгә бүләк итешеп яшибез. Хәзер инде киленем дә бар, татар кызы. Бергәләшеп укыйбыз.
«Бердәмлек»тә укыр нәрсә юк, дип язган кеше йә конкурент, йә ул газетаны бер дә укымый, җан кисәкләрем! Аның ише хатлар укып, күңелегезне төшермәгез! Рәфгать абыйның аналитик язмалары бик гый¬б¬рәтле! Байларыбыз турында да, милләтебез турында да ул бик дөрес сүзләр яза! Шул байлар өлкәбезнең бердән-бер татар газетасына (башкаларын мин газета дип атамыйм да, үпкәләмәсеннәр!) ярдәм итә алмыйлармы инде? Шундый-шундый бәйрәмнең спонсоры шундый-шундый ми묬ләттәшебез, дип язып тора¬сыз бит үзләрен! Сез дә бул¬масагыз, без ул байларны кайдан танып белер идек икән соң, ә! Татарлар элек-элек¬тән бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр, ә менә шундый эчтәлекле газетага ярдәм итүче табылмый. Ачуым да бер килмәгәе: язмагыз сез алар турында! Шул вакытта үзләре сезне эзләп килерләр, шунда кадерегезне дә белә башларлар. Бәйрәмнәр турында язганда, спонсорлар турында язмасагыз да, сезнең матур язмаларны халык укыр. Ул хәтлесе газета укучыга кирәкми дә! Сез бит ул исемнәрне безнең өчен түгел, алар өчен язасыз. Ярдәм иткәннәр икән, рәхмәт, теге дөньяда (гомерләре озын булсын берүк!) әҗере булыр. Ә исемнәрен яздырырга телиләр икән - акча түләсеннәр! Гомергә бу шулай булды бит. 
Сездә шундый оста хә¬бәрчеләр, журналистлар эшли - байларны мактап язмасагыз да, темаларга кытлык кичермисездер, дип уйлыйм. Эльмира Шәвәлиева, Алия Арсланова, Римма Нуретдиновалар үзебезнең кызлар кебек, Самарада, районнарда үткән бәйрәмнәр, өлкә яңалыклары белән даими таныштырып торалар. Шундый тере, аңлаешлы тел белән язалар, искиткеч. Шул бәйрәмне үз күзем белән күргән кебек булам. Рәхмәт аларга! Кызлар (шулай дип язам инде, күңел яшь бит әле) күпме әби-бабайлар, мөхтәрәм кешеләр турында язып, аларны, туганнарын куандыралар. Андый кешеләр турында укып, яшьләребез дә: «Минем дә шундый буласым килә», - дип уйлыйлардыр. Димәк, газетабыз безгә тәрбия дә бирә.
Кызганычка, Нурсинә Хәки¬мованың язмалары гына аз күренә башлады. Өлкәнең барлык авылларыннан яңалыклар язып тора иде бит! Авыл җи¬рендә яши, үзенең дә эшләре күптер инде. Шулай да, көтәбез синнән мәкаләләр, Нурсинә ханым!Тиздән язгы чәчүләр, кыр эшләре башлана. Безгә, авылда туып-үскән кешеләргә, бу тема бик кызыклы. Нурсинәбез кыр яңалыклары белән таныштырып торса, бик әйбәт булыр иде.
Әминә Шиһапованың хи¬кәя¬ләрен дә көтеп алам. Олы¬¬лар өчен дә, балалар өчен дә әйбәт яза. Ул язма ге¬ройларының кыланмышларын, эчке кичерешләрен шундый итеп ачып бирә ки, мин аларны читтән генә күзәтеп торган төсле булам: алар белән елыйм да, көлке җирләрендә рәхәтләнеп көләм дә.
Төрле авыллардан һәм шә¬һәрләрдән хатлар язып торучы каләм осталарының язмаларын да яратып укыйбыз. Самарадан Разия Әюпова, Галидән Саимә Морзаханова, Совет Норлатыннан Фәнүзә Кә¬ри¬мова, Зеленовкадан Динура Вәлиеваларның язмалары һәм шигырьләре күңел¬ләр¬гә үтеп керә. Афәрин, мил¬ләт¬тәш-ләрем!
Җаваплы секретарь Зәйнәп апа Әһлиуллина мәрхүм булгач (урыны ожмахта булсын), аның урынына алмаш табылмас, дип уйлаган идем. Кара син аны: газетаның сыйфаты начар якка бер дә үзгәрмәде, димәк, лаеклы дәвамчысы бар. Кызганыч, яңа ответсекретарьның исем-фамилиясен белмим. Тик Зәйнәп апаның эшен лаек¬лы дәвам иткән өчен аңа газета укучыларыннан олы рәхмәт! «Бер¬дәмлек»не компьютерда җыю-чыга, аны матурлаучыга да шундый ук теләкләр теләп калам.
Кайбер хезмәт¬кәрләре¬гез¬нең исемнәрен белмәвебез бәл¬ки сезнең хатадыр, җан ки¬сәкләрем (күңелегезгә авыр алмагыз инде). Димәк алар турында язмыйсыз, мәгълүмат юк дигән сүз бит бу. Газетаның чираттагы туган көне алдыннан һәр хезмәткәр белән кыскача таныштырып үтсәгез, безгә яраткан редакция хез-мәткәрләре тагын да якынрак булыр иде, аларны танып белер идек. Бәлки килешмәссез дә, бу минем шәхси фикерем генә инде.
Кадерлеләрем! Сезне тагын бер кат газетаның туган көне белән котлыйм! Беркемне дә тыңламыйча, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм ризалыгы (хөкүмәт, байлар ярдәменә ышанырга юктыр инде, кызганычка) белән безне озак еллар куандырып торыгыз! «Собака лает, а караван идет» диләр бит. Сез дә Шаһидә ханымнар ишеләрне тыңламыйча, алга бара бирегез!
Сезне яратып, Наилә ГАЙНУЛЛИНА. Самара шәһәре.    

 


---

--- | 22.04.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38207