Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38214

Башкортстанда давыл нәтиҗәләре: ауган агачлар, каерылган түбәләр

$
0
0
23.04.2018 Хәвеф-хәтәр
Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Татар-информ» язуынча, 6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать эчендә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.   Көчле җил шулай ук Дәүләкән шәһәре Үзәк район хастаханәсенең түбәсенә зыян китергән, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә - реклама баннерларын, Уфада һәм Благовещенск районында агачларны аударган.   Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
---

--- | 23.04.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38214


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>