27.08.2013 Җәмгыять
Эшсез россиялеләрнең күбесе хезмәт хакы югары һәм, иң мөһиме, үзенә ошый торган эш эзләп табарга хыяллана. Тик әлеге хыялларын тормышка ашырырга аларга һәрвакыт ни дә булса комачаулый.
Бу хакта сораштыруны Superjob.ru порталының тикшеренү үзәге уздырган. Респондентлар булып 18 яшьтән өлкәнрәк булган 1200 эшсез россияле сайлана. Кагыйдә буларак, аларның барысы да хезмәт хакы югары булган эш эзләп табарга хыяллана. Тик күп очракта алар үзләренә-үзләре үк киртә була икән. Мәсәлән, барлык эшсез россиялеләрнең 15 процентына эш эзләргә начар кәеф комачаулый, ә 14 процент эш эзләмәвенә төп сәбәп буларак үз холкын китерә. Ялкаулык, җавапсызлык һәм үз-үзенә ышаныч булмау кебек сыйфатлар иң еш очрый торган җаваплар рәтендә. Тагын бер кызыклы мәгълүмат — барлык сораштырылучыларның 23 процентына эш эзләргә гаиләләре, туганнары, дуслары комачау итә икән. «Якын кешеләремә эш эзләү процессы берни эшләмәү кебек тоела. Нәтиҗәдә, мин алар көен көйләп, проблемаларын хәл итеп йөрергә мәҗбүр», - дип җавап биргән сораштыручыларның күбесе. Гаиләгә артык зур игътибар бирүчеләрнең күбесе — хатын-кызлар. Аның каравы, ир-атларга эш эзләргә телевизор комачаулый икән. Яшьләр исә Интернет челтәрендә утырып, компьютер уеннары уйнап вакыт уздыруны өстен күрә.
---
в„–--- | 27.08.2013