Дус кызыма операция булгач, төнгә сакларга бардым. Менә шунда табибларның чын йөзен күрергә туры килде дә инде миңа. Палатада өч кеше ята. Шуның икесе танышлык буенча, берсе “урамнан кергән” булып чыкты. Хастаханәләрдә “ашыгыч ярдәм” яки табиб юлламасы белән кергән кешеләрне шулай дип атап йөртәләр икән.
Дустым сөйләшеп килгән булса да, операция барышында төгәлсезлек җибәреп, икенче кат ясарга мәҗбүр булганнар. Иртәнге якта Зөлфия, йөрәгем авырта, сулап булмый дип, зарланды. Мин, аптырагач, ярдәм итәрлек кеше эзләп киттем. Коридорда очраган бер ир табибны ияртеп килеп тә җиттем. Ул Зөлфиянең кулындагы баш бармагын каера башлады. “Тәк, сине травматологиягә җибәрәбез”, – ди бу. “Нигә алай эшлисез, болай да авырыйм”, – ди танышым. “Авыруыңны бер җирдән икенчесенә күчерәм”, – ди табиб. Тик авырту гына барыбер басылмады. Яңадан коридорга чыгып киттем. Бүлек мөдире бүлмәсенә кереп, хәлне сөйләп бирдем. Ул авыруның фамилиясен сорады. Әйткәч, тиз генә палатага йөгерде. Зөлфия янында йөгереп кенә йөри. Матур сүзләрен дә жәлләми. “Бу – наркоз тәэсире, сезгә ингаляция ясатырга кирәк. Әмма бүген шимбә, дүшәмбегә кадәр түз инде”,– ди ягымлы гына.
Төнгә каршы Светлана исемле ханым бик нык авырый башлады. Эчен тотып, идәнгә үк егылды. Баксаң, карынындагы биш айлык баласы чирле булган. Шуны белгән табиблар ясалма тудырырга кушканнар. Светлана “урамнан кергән” ханым булып чыкты. Янына ник берәү килеп карасын. Керәләр дә тупас кына сөйләшәләр. Әйтерсең, эчкече, бомж хатын бишенче баласын табып ята! Малай янына кыз гына табасы килгән югыйсә. Әмма аны ишетүче булмады. Әлеге хатынга карап, йөрәк туктар хәлгә җитте. Ничек инде, бүлектә гел хатын-кыз эшли бит! Үзләре үк бала тапкан кешеләр. “Хәле бик начар”,– дигәнгә, баласы тугач килерсез, чәй эчәбез әле“, – дип кенә җибәрделәр. Шулай да арада бер мәрхәмәтле яшь кыз табылды. Светланага җайлап кына караватка ятарга кушып, йомшак кына әйтеп матур сүзләр белән тынычландырды. Әмма ул киткәч, хатынның авыртуы тагын да көчәйде. Табиблар һаман чәй эчә. Түзде, сабыр хатын, ниһаять, баласын тапты.
Бала табу йортларында да шундый хәл бит. Гомумән, Гиппократ антына тугры табибларны табу кыенрак хәзер. Алдан сөйләшеп яки акчасын түләп куйсаң, бер белмәгән акушерның “кызы”на әйләнәсең, “ашыгыч ярдәм” чакырткан булсаң, сәгатьләр буе тулгак тотуга түзеп, чират көтәсең. Ә чират көткән арада ни хәлләр буласын кем белә?!
Республика клиник хастаханәсендә озак еллар эшләүче травматолог, профессор Якуб Ибраһимов мондый фикер әйтте: “Авырудан нидер көтү тәрбиядән килә, дип уйлыйм. Төрле һөнәр ияләре арасында төрле кешеләр бар. Кемдер рәхмәт әйткәнгә риза, ә кемдер нидер эләктерергә тырыша. Зур түрәләр миллиардлар урлаганда, гади эшче ник урламасын ди”.
Гөлгенә ШИһАПОВА
в„–--- | 28.08.2013