Мәктәптә алган белем ни дәрәҗәдә хәтердә калган? Казанның 19 нчы гимназиясе коллективы башкалабыз урамнарында халыкка мәктәп курсына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Әйтик, СССР кайчан таркалган?
“Җинаять һәм җәза” романын кем язган? Бөек Ватан сугышы кайчан башланган? Архимед законын беләсезме? “Пи” ничәгә тигез? Дәүләтнең төп законы? Җаваплар арасында дөресләре дә, дөрес булмаганнары да бар. Берәүләр икеләнеп калса, икенчеләр “хәтерләмим” дип җавап биргән.
– Бу сораулар барыбызга да яхшы таныш. Моның өчен мәктәптә күп вакыт сарыф иттек. Энштейн: “Белем ул – мәктәптә өйрәнгәннәрнең истә калганы”, – ди. Без XXI гасырда яшибез. Бүген мәгълүмат ташкыны арта, технологияләр, менталитет үзгәрә. Болар барысы да белем бирү системасына үзгәрешләр кертүне таләп итә. “Ничек һәм нәрсә укытырга?” дигән сорау туа. Дәрес материалының бүген һәм иртәгә ни дәрәҗәдә актуаль булуы мөһим,– дип сөйләде әлеге гимназиянең директор урынбасары Динар Габидуллин мәгариф хезмәткәрләренең Арчада узган республикакүләм август киңәшмәсендә. – 9 нчы сыйныфта информатика курсларында “электрон почта” дигән тема бар. Бүген 3-4 сыйныф укучысы да аны ничек кулланасын яхшы белә. Проект әзерләгәндә, укучыларга чит илдә эшләнә торган деталь кирәк булды. Шуны табу өчен алар Кытай, АКШ предприятиеләренә инглиз телендә хат язды. Бу очракта хат тема түгел, инструмент буларак хезмәт итә. Алар хатны инглиз телендә рәсми рәвештә язды, моның өчен онлайн-тәрҗемә, Интернет кулланырга туры килде. Хат актуаль җавап алу өчен кирәк иде. Гуманитар белемгә килгәндә, икътисад, җәмгыять белемен өйрәнгән балалар “Акчаны кайда сакларга?” “Рейс кичектерелгәндә нишләргә?” дигән сорауларга җавап бирә аламы? Дәресләрнең эчтәлеге бүгенге заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Фәнара бәйләнеш, ягъни бер фәнне икенчесенә бәйләп укыту да яхшы нәтиҗәләр бирә. Укытучы ничек үзгәрергә тиеш? Ул укучысының биргән белем белән генә чикләнмичә, алга китәргә мөмкин булуын аңларга, моңа әзер торырга тиеш. Укытучы көн саен укучысы белән бергәләп үсәргә тиеш.
“Без, укытучылар, балаларның кечкенәдән кызыксынучанлыкларын үтерүдә гаеплебез”, – диде Educare Сингапур компаниясе генераль директоры Майк Тируман педагогларның төп киңәшмәсендә. Программаларга йөз тотып, педагоглар аптыратучан, күпне белергә теләгән сабыйларны “үз урыннарына утыртып” куялар. Укытучы сөйләме кыска булырга, сыйныфта аралашуда бөтен укучы да катнашырга тиеш, дип саный ул. Югыйсә, бала игътибарын читкә юнәлтәчәк. Сингапур укытучылары бездә август аенда 400 методистны укыткан иде. Ә сентябрь ахырында алар арасындагы “иң-иң”нәр 10 мең педагогны укытырга керешәчәк. Укучылар әлеге укытуның тәмен ноябрь аенда татый башлар.
Мәктәптә алган белемне яхшы хәтерлисеңме?
Ринат Таҗетдинов (Камал театры артисты):
– Мәктәп елларында язган иншаларымны әле дә саклыйм. Укытучыларымны да яхшы хәтерлим. Әгәр укытучы яхшы белем биргән булса, ул беркайчан да онытылмый. Ел саен сынаулар тапшыра, аны хәтердә калдыра идек. Хәзер БДИлар, мәгарифтәге әледән-әле аңлашылмый торган үзгәрешләр балаларның уку кәефен бетерә. Татар мәктәбен тәмамлап, вузларда белем алдык. Хәзер университетларда элеккеге кебек укытмыйлар, үзегез әзерләнегез, диләр. Бөтен кешедә дә Интернет юк бит.
Ленар Госманов (эшмәкәр):
– Мин 7 нче сыйныфка кадәр “2ле” капчыгы идем. Хәтта кайбер көнне бишәр фән буенча “койрык” алганым булды. Өйгә кайткач, әни миннән билгеләрне сорый. Ә мин: “Биш... “2ле”, – дип туктап калам. Начар укуымны мәктәпкә җитлекмичә керүдән дип уйлыйм. Үземнән өч яшькә олырак кыз белән очраша башлагач, белемем яхшырды. 9нчы сыйныфны тәмамлаганда берничә фәннән “3ле”м чыкса, 11 нче сыйныфта хәтта “4ле”ләрем дә бик сирәк иде. Пифагор теоремасын белмим, әмма геометрияне начар укыдым дип әйтә алмыйм. Математиканы укытучы бер калып буенча укыта иде. Ә мин мәсьәләне үземчә чишәм, нәтиҗәсе дөрес булса да, укытучы башкалар кебек эшләргә куша иде. Татар әдәбиятыннан бик күп әсәрләр укысак та, бары тик Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”ен генә бераз хәтерлим. Мәктәптә укучыларны гуманитар, табигый-фәнни юнәлешләргә бүлеп укытырга кирәк дип саныйм. Бөтен укучы да математик яки гуманитарий була алмый.
Ландыш Сабирҗанова, ике бала анасы:
– Хәзерге акылым булса, мәктәптә бик тырышып укыр идем. Чөнки вузда укыганда мәктәптә тиешенчә белем алмавымны аңладым. Сыйныф җитәкчебез татар һәм рус телләрен укыта иде. Шуның аркасында дәрес вакытында еш кына стена газетасы чыгардык, бәйрәмгә әзерләндек. Бу фәннәр күп вакыт укылмыйча калды. Шуңа күрә мәктәптә алган белемнең яртысыннан азрагын гына хәтерлим. Сайлаган һөнәрем буенча үземә өстәмә шөгыльләнергә туры килә.
Гөлзилә Зиннурова:
– Укытучы дәресне аңлата белгәндә бала дәрестән канатланып, рухи канәгатьлек алып чыга. Башта укытучыларга катлаулы әйберләрне гадиләштереп, тормышка бәйләп аңлатырга өйрәнергә кирәк. Сәләтле балаларга күп игътибар биреп, урта звеноны белемсез калдыручылар да бар. Бар нәрсә дә педагогтан тора. Укытучы әйбәт булганда, тырышып укыйсың, аның йөзенә кызыллык китерүдән куркасың.
Сәрия САДРИСЛАМОВА
в„–--- | 28.08.2013