29.08.2013 Криминал
Бүген иртән Түбән Кама районы Прости авылында Каряжное күле янында, тәнендә күпсанлы киселгән-чәнчелгән җәрәхәтләр белән ике ир-ат гәүдәсе табылган. Аларга якынча 45-50 яшь.
---
в„–--- | 29.08.2013
Бүген иртән Түбән Кама районы Прости авылында Каряжное күле янында, тәнендә күпсанлы киселгән-чәнчелгән җәрәхәтләр белән ике ир-ат гәүдәсе табылган. Аларга якынча 45-50 яшь.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан, РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (ике кешене үтерү) нигезендә җинаять эше ачылган.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
---
в„–--- | 29.08.2013