Шушы көннәрдә Мәскәүнең Домодедово аэропортында яңартылган намаз уку бүлмәсе эшли башланды. Әлеге кечкенә генә Аллаһ йорты мөселманнар өчен тәүлек буе ачык булачак.
Мәскәүнең бу аэропортында намаз уку бүлмәсе 2002 елда ук ачыла. Тик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан аның беркайчан да тәүлек буе эшләгәне булмый. Моннан берникадәр вакыт элек әлеге бүлмәне яңарту, төзекләндерү өчен гомумән ябып куялар. Һәм менә, ниһаять, яңартылган намаз уку бүлмәсе мөселманнар өчен яңадан үз ишекләрен ачты.
Россиянең мөфтиләр Советы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер Аллаһ йорты куркынычсызлыкның өр-яңа таләпләренә буйсынырлык итеп җиһазландырылган, аэропорт кунаклары әлеге кечкенә генә изге йорттан рәхәтләнеп файдалана ала.
Ә иң мөһиме, намаз уку бүлмәсе тәүлек буе эшләячәк. Анда Мәскәү мөселманнарының Диния Нәзарәте махсус билгеләгән кеше сакта торачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгы.
Мәчет аэропортның икенче катында урнашкан һәм 30 квадрат метр мәйданны алып тора. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылган. Бүлмәдә тәһарәт алу өчен дә тиешле шартлар бар.
---
в„–--- | 29.08.2013