Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ветеринария һәм күзәтчелек органнары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында узган “Татарстанда дуңгызчылык тармагы үсеше турында” киңәшмәдә республикада эре комплекслар тирәсендәге шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны туктату буенча конкрет чаралар күрү турында махсус карар кабул ителгән иде
Авылда яшәүчеләр, бигрәк тә гомер-гомергә дуңгыз асрап көн күрүче рус, чуаш, мари һәм башка кайбер милләт вәкилләрендә генә түгел, милләттәшләребездә дә әлеге карар буенча каршылыклы фикерләр бар. Редакциягә килеп ирешкән шалтыратулар, хат-хәбәрләргә караганда, бу гамәл өстәгеләрнең эре агрохолдинг мәнфәгатьләрен яклап, авыл халкын терлек асраудан биздерер өчен эшләнмәдеме икән дигән шик тудырган. Татарстан Республикасы крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та республика җитәкчеләренең бу адымын “шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучыларны үз кулларыбыз белән буу” дип атый. Усал телле бер укучыбыз исә: “Чиратта тавык гриппы дип кош-корт асрауны, сарык муры һәм тагын әллә ниләр уйлап чыгарып, шәхси хуҗалыкларда терлек-туар асрауны тыячаклар. Аннары инде бәрәңгедә – корт, кыярда – бет, помидорда – вирус, кишердә – бактерия, карлыганда – гөмбәчек, кура җиләгендә – бацилла һәм башка куркыныч авырулар да табылуы мөмкин”,– дип фаразлый.
Кайсы кыйммәтрәк?
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, эреле-ваклы дуңгызчылык комплексларында 560 мең баш дуңгыз исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда исә ул берничә тапкыр азрак – нибарысы 113 мең икән. Дөрес, Камияр Байтимеровның “арифметика”сы башкача. Ул, республикадагы 315 мең шәхси хуҗалыкның утыз меңендә дуңгыз асрыйлар, дигән фикердә. Ярый, шулай да булсын, ди. Тик Россия буенча әле бер, әле икенче урында баш калкытучы “Африка чумасы” дип аталган зәхмәтнең Татарстанга да килеп чыгу мөмкинлеге бар бит. Соңгы биш елда “Африка чумасы” афәтеннән зыян күргән дуңгызларның саны 700 меңнән артып китә, ди белгечләр. Нәтиҗәдә дуңгызчылык тармагына турыдан-туры 2 миллиард сумлык, ә барлык югалтуларны исәпкә алганда 30 миллиард сумлык зыян килгән.
Әлеге җәһәттән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре Рөстәм Гарифуллин Белгород өлкәсендә күптән түгел булган вакыйганы искә алып узды. Шәхси хуҗалыгында яшереп дуңгыз асраучы бер гаилә “Африка чумасы” афәтен тарата язып калган. Мондый хәлләр бездә дә кабатланмас дип кем ышандыра ала?
Татарстанда күпләп дуңгыз тотучы 179 эре комплекс эшләп килә. Аларда үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле белгечләр дә җитәрлек. Куркынычсызлык чаралары өчен җаваплы махсус хезмәтләр эшләп тора. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, якынча исәпләүләр буенча дуңгыз асраучылар утыз меңнән артып китә. Һәрберсенә белгеч беркетү дә, каравылчы кую да мөмкин түгел. Дуңгызларның күбесе көн дәвамында кая тели – шунда чемченеп йөри. Шул исәптән урман буйларында кыргый кабаннар белән аралашырга да мөмкиннәр.
Дөрес, ничарадан бичара кабул ителгән мондый карар бер селтәнү белән шәхси хуҗалыкларда булган йөз меңнән артык дуңгызны пычак аша уздыру дигән сүз түгел әле. Хуҗалыкларга башка төр терлек-туар тәкъдим ителергә тиеш. Ә инде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, муниципаль район оешмалары, авыл җирлеге хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларга бу мәсьәләдә төрлечә ярдәм итәргә бурычлы.
Чүлмәк ватылганны көтәсе түгел
Инде Татарстанда булган эре комплексларга килик. Министрлыкта узган киңәшмәдә әйтелгәнчә, аларның хәлләре дә җиңелдән түгел. Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүе белән бәйле рәвештә соңгы вакытларда вәзгыять аеруча катлауланган. Моңарчы авырлык белән булса да очын-очка ялгап килә алган дуңгызчылык тармагы бүген зыянга эшли. Шуңа да, шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны чикләгәннән яки бөтенләй тыйганнан соң, эре агрохолдинглар, дуңгызчылык комплекслары отышлы эшли башларга мөмкин, дигән фикер – бары тик проблеманы бер яклап кына аңлатырга тырышу нәтиҗәсе ул.
Шулай да, ни өчен моңарчы ким дигәндә 20-25 процент табыш белән эшләп килгән дуңгызчылык комплекслары бүген табышын югалткан? Бу хәлнең сәбәбе берничә. Беренчедән, чит илдән кертелүче дуңгыз итенә тариф пошлинасы бетерелде. Элек ул 40 процент иде. Тере дуңгызларга чик аша узганда салына торган пошлина 8 тапкыр киметелде. Димәк, бу акча хәзер чит ил җитештерүчесенең кесәсен калынайта, аның өчен болай да отышлы бизнесны тагын да файдалырак итә. Нәтиҗәдә чит илләрдән кертелүче дуңгыз итенең күләме артканнан-арта.
Икенчедән, 2012 елның корылык нәтиҗәсендә терлек азыгы бәяләре дә бермә-бер артты. Нәтиҗәдә үзебездә җитештерелгән дуңгыз итенең бәясе тере үлчәмдә бер килограммы 90 сумнан 45 сумга калды.
Инде килеп, Татарстанның кайсы да булса төбәгендә “Африка чумасы” афәте килеп чыкты, ди. Бу – болай да көч-хәл җан саклаган хуҗалыкларны гына түгел, республика икътисадын куркыныч астына кую дигән сүз. Кем әйтмешли, саклану чарасын чүлмәк ватылганчы күрә торганда кулайрак.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–--- | 30.08.2013