Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Казанда Якупов укулары башлана

$
0
0
02.09.2013 Дин
4 сентябрь көнне Россия ислам университетында икенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Әлеге чара узган ел 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. Тирән белемле мәгърифәтче, дин әһеленә быел 50 яшь тулган булыр иде.

1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды, дип искәртә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Вәлиулла хәзрәт – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, РФ Юстиция министрлыгының Дәүләти дини экспертиза үткәрү буенча Эксперт советы рәисе урынбасары, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман оешмалары белән бәйләнеше буенча Консультатив совет әгъзасы, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре булып та көч куйган шәхес иде.


---

в„–--- | 02.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>