Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Миңа балаларым кирәк түгел – 2

$
0
0
02.09.2013 Язмыш
Без ул язмада Кукмара районы Төркәш авылында яшәүче Мәдинә Ширманова турында язган идек. Ул, үзенең газиз балаларыннан баш тартып, Татарстаннан китәм дип белдергән иде.

Күңелгә бик тигәнгә, Кукмара районының социаль яклау бү­леге хезмәткәрләре белән тагын элемтәгә кердек. Алар: “Үзебез дә шаккаттык. Мәдинә уеннан кире кайтмаган. Киресенчә, мине ана хокукыннан мәхрүм итегез, монда яшисем килми, балаларым да кирәк түгел, ди. Балаларымнан бер елга баш тартам дип аңлатма язып китеп барды”, –диделәр.

Төркәш авылына кайтып, әле­ге гаиләнең хәлен белеп килергә булдым. Таңсылу белән Әмирне әтиләре Тимербай белән әбиләре Орфага тәрбияли. “Балалар тик тормый. Эш көннәрендә бакчага илтәм. Ял көннәре яннарында үзем булырга тырышам. Әни 80не узып бара, аларны куып та тота алмый ул”, – ди Тимербай. Балалар, мин килгәндә, рәсем ясый иде. “Әтиегез кайда?” –дигәнемә: “Без әтине яратабыз, ул бик әйбәт, безгә сукмый. Ә менә әни аркама суккан иде. Ул китте. Бүтән кайтмый”, – ди кеч­кенә Таңсылу. Карап торышка бер дә кечкенә димәссең. Гәүдәле кыз ул. Яшьтәшләреннән зуррак күренү хикмәте нидә дигәнемә: “Гел кәҗә сөте белән үсте. Авырып караганы да юк”, – дип җавап бирде әбисе. Әмир исә – оялчан малай. Миннән качып, апасына елыша. Еларга ук тотынды. 3 яшь тә 4 айлык Таңсылу 2 яшь тә 2 айлык энесен кадерләп кенә йөртә. Балалар әниләрен сорап интек­термиләр, ди. “Күптән түгел Мә­динә шалтыратты. Кукмарага кай­там, каршы килеп ал әле, балаларны күрәсем килә, ди. Ир­тән каршы алдым. Кукмарадан чыгуга: “Син миңа яңадан өйлән әле, әйдә язылышыйк. Миңа гражданлык алырга кирәк. Мин сиңа 50 мең сум акча бирәм. Балаларга тотарсың”, – ди бу. Ки­редән кушылмаячагыбызны әйт­кәч, машинадан төшеп калды. Мамадыш ягына таба китеп барды. Мин авылга кайтып киттем. Төш вакытында Мәдинә үзе кайтып керде. Балаларны кочаклап үпте дә кереп ял итте. Кичке якта кызымны алып китәм, ди. Башта бирмим дип карыштым, соңын­нан ярар дигән идем, алып китмим дип чыгып китте. Кызымның кәефен генә бозды, бала елап калды. Мөгаен, язылышуны сорап кына кайтуы булгандыр”, – ди Тимербай.

Сабыйларның өс-башлары чиста, пөхтә, тамаклары тук. Әм­ма ятимлектәндер, күрәсең, күз­ләрендә сагыш уты бар. Тимербай белән Орфага апа никадәр тырышмасын, сабыйлар әнисен көтәдер шикелле. Әмма “күке” ана гына үзенчә яшәвен дәвам итә. Аңа сабыйлары кирәк түгел. Язма басылып чыкканнан соң редакциягә шалтыратып, Мәди­нәне Мамадыш шәһәрендә күр­гәннәрен әйтүче булды. Тимербайга да үз киңәшләрен җит­кезделәр. Сабыйларның да хәл­ләрен сорап торалар. Мәдинәне илдән куарга кирәк, диючеләр дә юк түгел. Гражданлыгы, вакыт­лыча теркәлү урыны булмаса да, Мәдинә Татарстанны ташлап ки­тәргә ашыкмый әле. Башкаланың бер кафесында эшләп, 9 үзбәк хатыны бергә фатир “снимать” итеп яшәгәнен дә яшерми.


Гөлгенә ШИһАПОВА

в„–--- | 02.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>