Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

«Тиатр»

$
0
0
03.09.2013 Юмор
Бер елны (мин әле ул чакта мәктәпкә дә йөрмәгән бәләкәй малай идем) безнең Түбән оч урамы егете Галимҗан абый өйләнде. Көз икәнен хәтерлим. Нишләптер, икенче ноябрь иде дип истә калган. Ул көнне тәүге кар яуды. Җир өсте ап-ак булды. Галимҗан абый кәләшне Иске Байсар авылыннан (Актаныш) алып кайтасы, имеш. Кәләш Мәрьям исемле икән. Әбиләр, әниләр, җиңгиләр үзара сөйләшә бит – барысын да ишетәм, һәммәсен дә белеп торам.

Галимҗан абый үзе әйтте микән, әллә әни җиткердеме, кыскасы, кияү кәләшне алып кайткан вакытта мин капканы ачып җибәрергә тиеш булдым.

Кар ява. Мин Галимҗан абыйларның капка төбен саклыйм. Күзләрем юлда. Беркая да китәргә ярамый. Чөнки вазыйфам җитди – кияү абыйның ышанычын акларга кирәк. Өстемә җылы киенгәнмендер инде, өшегәнем, туңганым сизелми. Менә бер мәл кемдер (әллә үзем булдыммы?!) кычкырып җибәрде:

– Кайталар!

Калган барысын да томан эченнән күргәндәй генә хәтерлим: капкадан керешли кияү егете төрле тарафка көмеш-бакыр акчалар, чыштырдавык кəгазьле кəнфитлəр чəчеп җибəрде, миңа – капка ачучыга – матур кулъяулыкларга төйнəлгəн ике күчтəнəч сузды. Олысы-кечесе, бала-чагасы дигəндəй, һəммəсе этешə-төртешə җирдəн акча чүпли, кəнфит җыярга тотынды. Ике төенчекне кулдан ычкындырмаска тырышып, мин дə шуларга барып кушылдым...

Шушы вакыйганың тəэсире булгандыр, мөгаен, алдагы кыш үтеп, ямьле яз җиткəч, мин дə «өйлəндем». Үзебезнең урам кызы, яшьтəшем Рəмилəгə. Кем əйтмешли, зурдан кубып, җиренə җиткереп – «тиатр» уйнап.

Айзирəклəрнең (минем булачак беренче укытучым Ания апаның кызы) капка төбендə ыгы-зыгы килəбез. Урамның барлык бала-чагасы шунда җыелган. Эскəмиядə – кияү белəн кəлəш, ягъни Рəмилə белəн мин. Мин бахырыгыз, əртистлəнеп, такмак əйтəм:

Алдыр-гөлдер итə ул,
Гомер бик тиз үтə ул –
Матур булып үсеп җиткəч,
Кыз кияүгə китə ул!..

Пар ат җигелгəн тарантаска утырып баргандай кыяфəт чыгарып, эскəмиядə селкенгəлəп алабыз. Мин җəһəт кенə күлмəгемнең түшендəге бердəнбер кесəдəн төрле төстəге кəгазь кисəклəрен («акчалар!») учлап алам да тирə-якка сибеп җибəрəм. Шуннан соң, инде бу урында тиешме, тиеш түгелме икəнен уйлап тормастан, Рəмилəнең бит очыннан үбеп алырга өлгерəм... Бераздан күңелле бəйрəм Айзирəклəрнең ишегалдына күчə...

Шушылай өйлəнгəн булып, кияүгə чыккандай кыланып, «тиатр» уйнавыбыз белəн без, үзебез дə белмəстəн, халкыбызның матур гореф-гадəтлəрен дəвам итəргə тырышканбыздыр инде. Мин шулай дип уйлыйм. Безнең кебек уйнаучылар хəзер бар микəн? Авылларда, диюем?! Белəсе, күрəсе, булса, читтəн генə сокланып карап торасы иде үзлəренə...

Минем дымсу күзлəрем хəтер аша ерак балачакка төбəлгəн.


Ләбиб ЛЕРОН

в„–8 | август 2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732