Казан читендә Иске Аракчино бистәсендә туристларны үзенә җәлеп итә торган бер корылма бар. Илдар Хановның барлык диннәрне берләштерүче әлеге храмын үзе исән чагында ук кемдер кабул итте, ә кемдер теше-тырнагы белән каршы килде.
Ләкин ике як та кызыксынып карарга килә, еш кына фикерләрен үзгәртеп китәләр иде. Бүген бу бина иң кайнар бәхәс объектына әйләнде.
Заманында Илдар Ханов, бу –дини корылма түгел, бәлки мәдәни үзәк, дип аңлаткан иде. Аның төп куполында обсерватория, залларының берсендә балалар театры эшләде. Хәтердә әле, хатыны Рауза Солтанова белән бергәләп Яңа ел кичәләре, Аракчино балалары өчен рәсем сәнгате буенча төрле дәресләр үткәрделәр. Аларның берсендә без дә катнашкан идек.
Илдар Ханов киләчәктә йога, Көнчыгыш көрәше төрләре буенча курслар, диңгезчеләр клубы, ат спорты мәктәбе ачарга җыенган иде. Танылган скульптор һәм дәвалаучының күп идеяләре тормышка ашмый калды, ул 9 февральдә арабыздан китте. Ни кызганыч, Казан өчен ачыш, яңалык булган корылма тирәсендә бүген, әйтерсең лә, тормыш тукталган. Мозаика белән бизәкләнгән тәрәзәләрнең кайсысы ватык, тирә-юньдә ник бер кеше булсын. Гадәттә һәр шимбә саен бирегә туристлар килә. Ләкин хәзер ишекләр бикле, экскурсияләр үткәрергә кеше юк.
Рауза Солтанова әйтүенчә, Илдар Хановның төп нигезенә сеңлесе Флюра гына дәгъва кылган. Калган туганнары төзелеш башланганчы ук үз өлешеннән Илдар файдасына баш тарткан. Корылма зураеп, башка кишәрлекләргә чыккач, Ханов җирне арендага алган. Рауза ханым бинаны рәсмиләштерергә ирек бирмәделәр дип аңлата. Шулай итеп, бу корылма һәм Хановның картиналары, скульптуралары коллекциясенә беренче никахтан туган кызы Юлия, ә биштән бер өлешенә сеңлесе Флюра дәгъва кыла. Ханов йортын саклап калу өчен оешкан инициатив төркем һәр ике як белән дә очрашкан һәм варисларның Ханов эшен дәвам итә алмаячакларын ачыклаган. Алар шулай ук кызы – 10 млн сум, сеңлесе 2 млн сум тирәсе акчага үз өлешләреннән баш тартачагын да белешкән. Инициатив төркем, хәзер документларны әзерләп, Дәүләт Советына тәкъдим белән чыкмакчы. Алар дәүләтнең варисларга компенсацияне түләвен, ә бинаның Мәдәният министрлыгы карамагына күчүен тели. Рауза Солтанова да шул теләктә. “Бина бандитлар кулына калса, күңелсез булачак”, – ди ул.
Бер караганда бар да ачык: 9 августтан варислар үз өлешләреннән файдалана яки баш тарта ала. Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте дә шулай җавап бирә. Варислар ачыкланганнан соң гына бинаның киләчәк язмышы турында сөйләшә алабыз дип белдерә. Анысы шулай, ләкин бу корылма нинди генә уникаль булмасын, мәдәни мирас объекты була алмый. Бу исемлеккә эләгер өчен аның кимендә 40 ел элек төзелгән булуы кирәк. Ә икенче яктан, бинага бүген бу ике ханым түгел, “Бизнес-онлайн” газетасы хәбәр иткәнчә, Мансур дигән прораб хуҗа. Ул ишекләрне йозакта тота. Кайбер чыганаклар исә, киресенчә, акчага экскурсияләр оештыра башлаган дип хәбәр итә. Мансур белән безгә дә очрашу насыйп булмады, бина тирәсендә бернинди кешене дә, тавышларны да ишетмәдек. Варисларның берсеннән хокук саклау органнарына гариза булса, аның астыртын гамәлләренә нокта куелыр да иде. Ләкин варислар бүген дәшмәү ягында. Күрәсең, Мансурның да бу бинага ниндидер катнашы бар.
Рауза Солтанова, барлык документларны да әзерләп бирдем, дип белдерә. Әлеге мәсьәлә Дәүләт Советында каралырмы, аның язмышы ничек хәл ителер – алга таба вакыйгаларны күзәтеп барырбыз.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
в„–--- | 03.09.2013