Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Июль аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 25762 сум булган

$
0
0
04.09.2013 Икътисад
Кече эшмәкәрлек субъектларын һәм иҗтимагый оешмаларны да кертеп, республикада предприятие-оешмалар хезмәткәрләренә исәпләнгән уртача эш хакы күләме быел июль аенда 25762,1 сум булган. 2012 елның июль ае белән чагыштырганда, үсеш 9,8 процент тәшкил итә.

Агымдагы елның гыйнвар-июль айлары нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы күләме 24809,8 сум тәшкил итә (үсеш 14,1 процент).
Товарлар һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексы исәпкә алынган реаль хезмәт хакы күләменә килгәндә, ул быел июльдә, узган елның шул чорына караганда, 3 процентка артыграк булган. Узган җиде ай нәтиҗәләре буенча аның үсеше 6,5 процент тәшкил итә, дип хәбәр итәләр Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсеннән.

 

 

 


---

в„–--- | 04.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>