Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Дәреслекне сатып алырга кушсалар, “кайнар линия”гә шалтырат

$
0
0
05.09.2013 Мәгариф
Бүген Казанда мәктәп укучыларын дәреслекләр белән тәэмин итү буенча кайнар линия эшли башлый. Белүебезчә, узган елны әлеге мәсьәләгә бәйле шактый гына кыенлыклар туган иде. Кайбер мәктәпләрдә дәреслекләрне ата-аналарга сатып алырга туры килде.

“Быел мондый хәлләрне булдырмаска тырышабыз”, - дип белдергән иде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Чынлыкта бу вәгъдә ни дәрәҗәдә үтәлгән, узган ел хәлләре яңадан кабатланмаганмы? Бу сорауларга җавап “кайнар линия” ярдәмендә ачыкланачак.

Казан мәктәпләре укучыларының ата-аналары дәреслекләргә бәйле сорауларны 5,6 һәм 7 сентябрь көннәрендә 15.00дән 19.00гә кадәр бирә ала. Элемтә өчен телефоннар:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы: 520-71-85
Вахитов һәм Идел буе районы: 224-52-74
Киров һәм Мәскәү районы: 555-19-89
Совет районы: 295-06-47
Шәһәр мәгълүмати-методик үзәге: 292-45-03


---

в„–--- | 05.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>