“Атна”, “Азатлык”, “Кара-каршы”, “Ирек мәйданы” аша танылган журналист Римма Бикмөхәммәтова “Ватаным Татарстан”да Яңалыклар бүлеге мөдире булып эшли башлаган. Моңарчы ул урында Илнар Хөснуллин иде. Илнар “повышение”гә китте.
“Җәй көнне ике урынга кызыклы тәкъдим булды, эшкә чакырдылар, икесе дә кызыктыра торган иде. Озак уйладым, ләкин ахырда үземә хәерле булганын сайладым. “Ватаным Татарстан”да кайчан да булса эшләрмен дип күз алдыма да китермәгән идем, ләкин бүген мин монда эшлим, - диде Римма “Матбугат.ру” хәбәрчесенә, - “В.Т.” мөхәррире Миңназыйм абый Сәфәров демократичный мөхәррирләрнең берсе. Алдан күрү, дөрес юнәлеш бирү осталыгы бар, милли җанлы кеше, шуңа артык курыкмадым. Минем өчен ят өлкә, күнегү авыр. Көн саен эшкә йөрү дә минем өчен зур бәла, ләкин бу мине дисциплинага өйрәтер дип өметләнәм”.
“Ватанымда” даими рәвештә планеркалар үткәрелә, берсенә Римма инде соңга да калган. Көндәлек чыга торган газетада динамика башка, тиз уйларга, тиз эшләргә кирәк.
“Ирек мәйданы”нда Римма 7 ел эшләгән. “Бу басманы бик яратам, - ди, - Раиф Усманов та, коллектив та сыйфатлы газета чыгарырга тырыша. Милли җанлы газета, халыкчан. Гел укучылар яклы. Укучыларның түләнгән акчасын исәптә тотып, газета мәйданының һәр сантиметры кирәкле, файдалы мәгълүмат белән тула, бер реклама кыстырмыйча, "язылыгыз" дип кыстамыйча, оешмадан оешмага теләнеп йөрмичә тираж җыя, үзенең көнен үзе күрә”.
Римма иң яхшы материаллары, интервьюлары “Ирек мәйданы”нда басылган дип саный: “Әлбәттә, сагыначакмын. Эш урынын алмаштырып торырга кирәк. Уфада “Атна” газетасында 6 ел эшләдем, “И.М”да 7 ел. Чит ил белгечләре дә кеше бер урында берекмәсен, мүкләнмәсен, үсеш булсын өчен 5 ел саен эш урынын алмаштырырга кирәк дип әйтә бит”.
---
в„–--- | 06.09.2013