Кияүгә чыкканыма бер ел да юк әле. Әмма бу бер ел ун елга тиң булды. Ирем көн-төн эштә.
Бар эшне үземә алып барырга туры килә. Азык-төлекне дә, йортка кирәк-яракны да үзем сатып алам. Ирем ял иткәндә йоклый, йә инде авылга кайтабыз. Үзенең туган ягына кайтырга ашкынып тора. Минекенә исә, йә кайтарып кына куя, йә кичтән кайтабыз, иртән китәбез.
Баштарак мәлдә ирле тормыш шулай була торгандыр инде дип үз-үземне юата идем. Хәзер, кечкенә кызым тугач, башкачарак уйлый башладым. Ишегалдындагы хатыннар белән дә аралашам. Кайберсенең хәтта банкка барып кредит түләгәне, азык-төлек сатып алганы юк икән. Ә мин монда елак бала белән хастаханәгә кадәр үзем барам. Туйдырды бу тормыш. Ирем кайтып керә дә тавыш чыгара, эштә вакытта шалтыратсаң, трубкасын алмый. Кайвакыт: “Мине борчыма, мин – зур кеше”, – дип тә кычкыра. Чөкердәшеп кенә яшисе урынга гел тавышланабыз. Мин эндәшми калырга тырышам. Ә аның ачуы чыга. Сәгатьләр буе миңа акыл өйрәтә.
Күптән түгел иремнең авылына кайтып, озак итеп яшәп килдек. Баксаң, аларда бөтен эшне хатын-кыз эшли икән. Ирләр хуҗалык, бакча эшләрендә катнашмый. Мин шаккаттым. Малларга дигән чиләк тулып киткәч, иремә алып чык әле дигән идем, каенанам: “Син нәрсә, иреңә эш кушасыңмы, бездә ирләр эшләми”, – димәсенме! Менә бит эш нәрсәдә икән!
Атна буе яшәгәч, әллә ниләр белдем. Минем бу як кешеләре белән беркайчан да аралашканым юк иде. Татарстанда яшәсәк тә, икебез ике почмактан. Биредә хатынына бер чиләк су алып кереп биргән ир – кеше түгел. Андыйлардан көләләр икән. Бакчадагы эшләр вакытында ирләр өйдә ята, телевизор карый. Хатын-кызлар бәрәңге утырта, аны эшкәртә, ала, урнаштыра. Капчыгына кадәр күтәрә. Су ташу, мунча ягу да хатын-кыз өстендә. Әле ул гынамы, һәрвакыт ашарга пешкән, өең чиста булырга тиеш. Баланың тәртибе өчен дә сиңа җавап бирәсе. Кызык, бу ирләр ни өчен кирәк була соң инде алайса?
Без – башкача тәрбия алган балалар. Өйдәге эшне әни башкарса, ишегалды, каралты-кура әти өстендә булды. Әнием иртән сыер сава да, көтүне әти үзе куа. Абзарларны, ишегалларын ялт итеп чистартып куя. Бездә хатын-кыз авыр чиләкләр күтәрми. Тәмле итеп ашарга әзерләп, йортны чиста тота.
Менә шулай, ике төрле тәрбия алган кешеләргә бер гаилә булып яшәп китүе бик авыр икән. Баштарак моңа игътибар итмәсәм дә, хәзер уйлана башладым. Алга таба ничек яшәргә? Бер-береңне ныклап белмичә кияүгә чыксаң, шулай була икән ул.
Гүзәл Гомәрова. Казан
Психолог Зилә МаҺиярова киңәш бирә:
– Гаиләдә ир кеше һәрвакыт лидер булып тора. Гаилә коргансыз икән, бергә утырып сөйләшергә, киңәшләшеп яшәргә кирәк. Бары тик бер нәтиҗәгә килеп кенә тату яшәргә була. Хатын-кызның гаиләдә төп тәрбияче икәнен онытмыйк. Тәрбия проблемасын да, гаилә проблемасын да алдан сөйләшеп кую мөһим. Кайбер эшләрне үзара бүлегез. Мәсәлән, өйгә су алып кайту, баланы бакчага илтү-алу иргә йөкләнсә, көндәлек ашау ризыкларын хатын-кыз сатып алсын”.
Россия гаиләләрендә кемнең баш булуы гади генә билгеләнә. Кем күбрәк акча алып кайта, шул баш булып санала.Чит илләрдә ничек икән соң?
Швеция. Монда вазыйфалар үзеннән-үзе бүленә икән. Закон буенча, ана кеше балага 1,5 яшь тулганчы өйдә утыра ала. Шул ук закон буенча әлеге 18 айның ким дигәндә икесен ир кеше үз өстенә алырга тиеш. Гадәттә, шведлар әлеге вакытны урталай бүлә. Бу очракта гаиләдәге вазыйфалар да нәкъ урталай бүленә һәм алмашынып тора.
Польша. Кайчандыр йорт эшләре тулысынча хатын-кыз җилкәсендә булган. Бүген исә хәлләр бераз үзгәргән. Ир-ат йорт эшләренең ким дигәндә яртысын үз өстенә алса, бу нормаль булып санала. Ничек кенә булмасын, Польшада хатын-кыз кухняда тәм-томнар пешерә, ә менә кибеткә йөрү – ир-ат эше.
Ирландия. 50 яшьтән узган ирландлар әле дә хәтерли: аның эштән әзер табын янына кайтып, корсак тутырып, телевизор карап яткан заманалары бар иде. Хәзер исә Ирландия ирләре ашарга да пешерә, бала да карый. Бакчада теләсә нинди эшне башкару да монда гел ир-ат җилкәсендә.
Италия. Илнең төньяк һәм көньяк өлешләрендә хәлләр төрлечә. Әйтик, төньякта яшәүче хатыннар вакытын ял итеп, кибетләрдә йөреп, дус кызлары белән очрашып үткәрә. Йорт эшләрен исә хезмәтче башкара. Көньякта исә бар эш хатын-кыз җилкәсендә, ир-ат аңа булышмый. Аның каравы, көчле затлар бала караудан беркайчан да баш тартмаячак. Төн уртасында елап уянган баланы да нәкъ әти кеше юата.
Литва. Озак еллар бергә яшәгән парлар сүзне кыска тота: “Син – хатын-кыз, син барысын да эшлә!” Заманча яшь парлар исә бер-берсенә карата итагатьлерәк булырга тырыша.
---
в„–--- | 08.09.2013