10.09.2013 Җәмгыять
Бу хәбәр әле генә килеп иреште. "Идел" журналында бәйрәм бүген!
---
в„–--- | 10.09.2013
Бу хәбәр әле генә килеп иреште. "Идел" журналында бәйрәм бүген!
Рөстәм һәм Эльвира Галиуллиннар моңарчы Камилә исемле кызларын тәрбияли иде. Аңар 2 яшь тә 4 ай. Хәзер менә дүртәү булдылар. Бүген иртәнге 10да РКБда уллары туды. Авырлыгы 3600 грамм. Исеме дә күптән уйланылган. Әмма Рөстәм аны әлегә әйтми. Колагына мулла кычкырсын инде ди.
Малай бик озак "ялындырган". Инде август уртасыннан бирле көтәләр иде туганын. Хәер 4000 грамм булып туган Рөстәмне үзен дә заманында бик озак көткәннәр. "Әни колхоз чөгендерен җыярга чыкмаса, әле тагын да йөрисе булганмын," - ди көлеп "Идел" журналының баш мөхәррире.
Эльвира белән Рөстәм бер төркемдә укыганнар. Рөстәм Эльвираны күргәч тә, мин бу кызга өйләнәм, бик күп балаларыбыз булачак, дигән. Шулай итеп старт алынды...
Котлыйбыз!
---
в„–--- | 10.09.2013