Соңгы көннәрдә Үзәк банк үткәргән стресс-тест нәтиҗәләре игълан ителде. Алар финанс системасы өчен куанычлы түгел, чөнки кулланучылар кредитларының күләме чамадан ашып үсү сәбәпле, кредитлау хәтәр зонага аяк баскан, кредит дефолтының типик билгеләре күзәтелә.
Кайбер хәсрәт “әҗәт капчыклары” биш һәм аннан да күбрәк кредит алганнар, бирәчәк акчаларының гомуми күләме 500 мең сумнан да ашып киткән. Россия банклары портфелендә 426,6 миллиард сумлык проблемалы кредит бар, аның үсеш темплары айдан айга кискен рәвештә өскә сикерә. Быелның беренче биш аенда андый кредитлар күләме 92 миллиард сумга үскән, үткән елның шул ук чорында үсеш 50 миллиард сум гына булган. Халык ашкын темплар белән әҗәт җыя, кредитларның гомуми күләме, соңгы ике елда ике тапкыр ишәеп, 2013 елның июленә 8,8 триллион сумга җиткән, ә россиялеләрнең җан башына уртача табышлары шул ук чор эчендә бары тик 22 процентка гына арткан. Үзенең кредит тарихын 5-6 ай саен яңа әҗәт рәсмиләштерү хисабына яхшыртучы кредитоманнар саны да артканнан-арта бара. Болар алган кредитларының бер өлеше белән алдагы әҗәтләрен каплыйлар, шул рәвешле бурыч күләме гадәттә ике ел эчендә кимендә 3 тапкыр арта. Чираттагы кредитны рәсмиләштерә алмаса, кредитоман өчен кара көннәр башлана, уңга-сулга кредит өләшкән банклар өчен дә проблемалар туа. Кризис көчәйгән очракта, банклар болай да 25 проценттан алып 42 процентка кадәр капиталларыннан колак кагарга мөмкинннәр, бу – 1,5 триллион сумнан алып, 2,6 триллион сумга кадәр акча дигән сүз. Банкларның өчтән бере бөлү куркынычы алдында тора, әмма, гомумән алганда, экспертлар әйтүенчә, банк секторы бу тетрәнүләрне кичерәчәк, бер дә булмаганда хөкүмәт ярдәмгә киләчәк.
Бөтен авырлык кредитын түли алмыйча упкын чигенә килеп җиткән кредитоманнар җилкәсенә төшәчәк. Көзге сессиядә Дума гамәлдәге законнарга кулланучылар кредитын түли алмаучыларны бердәнбер торакларыннан куып чыгару турындагы төзәтмә кертергә җыена. Андый төзәтмә кертелсә, алдын-артын карамый әҗәт җыючылар гадәти стресс кына кичереп котыла алмаслар, билгеле. Инде миңа таныш булган кредитоманнар арасында гына да муенына элмәк салган берничә кеше җыелды, түләнмәгән әҗәтләре миллионлаган сумнар белән исәпләнә. Әҗәт алганда миллионнарны җыю исә бер дә авыр эш түгел, чөнки, бердән, процентлар бик югары, икенчедән, түбән булып күренгән процентлар да ахыргы чиктә түләнгән сумманың берничә тапкыр артуын тәэмин итәләр.
Әйтик, менә “Хоум Кредит” банкының рекламасын карыйк. 700 мең сум акчаны ярты сәгать эчендә рәсмиләштерергә вәгъдә итә, бары тик ике документ кына таләп ителә. Процент ставкалары исә 22,9 дан башлана. 8-14 процентлы ипотека кредиты алучылар 15-20 ел эчендә торак бәясеннән ике-өч тапкыр һәм аннан да артыграк суммадагы акча түләячәкләр. Әле генә бер кредит калькуляторында Мәскәүдән 10 миллион сумлык фартирга алган ипотека кредитын еллык 18 процентлык ставка белән түләүченең 20 елда күпме акча чыгарып салачагы белән таныштым. Айлык түләү 154 мең 331 сум, егерме ел эчендә 34 миллион 40 мең сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Кредитны утыз елга дип алсаң, кесәдән 54 миллион 260 мең сум акча чыгачак. Шунысы кызык: ай саен 154 мең сум акча җыйганда, 10 миллион сум акчаны туплау өчен 5 ел да 5 ай вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә рибадан курыкмаучыларга әҗәткә акча алганчы башта кредит калькуляторы белән танышу файдалы.
Әҗәтнең проценты кечкенә булып күренергә мөмкин, ай саен түлисе акча да көч җитәрлек булсын ди, барыбер ахыргы сумманың күпме булачагы белән кызыксын. Ышаныгыз: ул сез уйлаганга караганда берничә тапкыр артык булачак. Банклар синең көймәң комга терәлеп акча түләүдән туктавыңнан күп югалтмаячаклар, чөнки син инде алган акчаны әллә кайчан кайтарып бирдең, син бирмәсәң, синең урыныңа икенче берәү түләп азапланачак, ә менә сиңа коллекторлар белән танышырга туры киләчәк. Бу бик күңелле танышлык түгел, чөнки нәкъ менә коллекторлар үзәгенә үткәннән соң муенына элмәк салалар да инде рибалы акчага хирыслар. Коллекторларның эшчәнлеге исә канун кысаларына бик үк сыеп та бетми, аннан бик артык чыгып та китми. Россия кануннарын бик яхшы белгән бик сирәк рибачылар гына коллекторлар белән алышта җиңеп чыгалар. Болай үзе коллекторларның янаулары бары тик буш сүзләр генә, чынлыкта профессиональ әҗәт сыгучылар бурыч инәсендә утыручыларны берни дә эшләтә алмыйлар. Россиядә әлеге законнар гамәлдә булганда алардан бик җиңел котылып була. Әмма процент тоткыннары гадәттә ихтыярсыз кешеләр була һәм коллекторлар кармагына бик теләп кабалар: алар таләп иткән кәгазьләргә кул куялар, милекләреннән колак кагу белән ризалашалар һәм башкалар, һәм башкалар.
Россиядә банклардан да, профессиональ әҗәт сыгучылардан да бер тиен дә түләми котылуның бер генә юлы бар. Бик катлаулы юл ул, әмма шуңа ирешкән кредитоманнар да билгеле. Әҗәт кайтаруда озаклык срогы (срок давности) дигән төшенчә бар. Ул соңгы түләүдән соң өч ел тәшкил итә. Банк өч ел эчендә кредит алучы белән элемтәгә керә алмаса, яисә контакт булып та ул документлар белән расланмаса, әҗәтне инде берничек тә кайтарып ала алмый. Бу очракта канун түләмәүчене яклый. Банктан һәм коллекторлардан ничек итеп качып йөрисең, бу инде – синең проблемаң.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–148 | 11.09.2013